Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03758-7
Скачать книгу
вакытлары иде – бу инде, бер дә шиксез, тулыланып, матурланып, түгәрәкләнеп китәр алдыннан булган бер халәт, һәм инде шулай өч торна үстереп галәмгә очырган Кәшфи моның нәрсә белән бетәчәген чамалап йөри иде. Шәһәрдәге ике кыз исә кайттылар да сөйләделәр. Кайттылар да сөйләделәр. Бигрәк тә үткенрәге – балдыз сөйләде.

      – Анда, – диде, – эш бик җиңел, ак халат киеп, кнопкага басып кына утырам, көненә җиде сәгать эшлим, көндезге смена гына, ике көн ял итәм, ике йөз тәңкәгә хәтле акча алам…

      Сыер савучы кызлар моны тыңлап хәйраннар калалар: алар көн-төн эштә, җәй юк, кыш юк, кнопкага алар да баса, әмма кнопкадан тыш әле әллә никадәр авыр йөк күтәрә, кичкә таба бик нык арыйлар, күпме генә эшләсәләр дә, йөз егермедән узмый, һәм атнага ике көн ял да эләкми иде. Ләкин юкка гына баш ваталар: Кәшфинең үткен өченче кызы да (кызлар күп булгач, Кәшфи үзе генә түгел, күршеләр дә исемнәрен хәтерләмиләр, чама белән өченче, дүртенче дип номерлап сөйләшәләр) һич тә ак халат киеп, кнопкага басмый һәм бер генә сменада эшләми, ике йөз тәңкәне әлегә ала алмый иде. Өченче – үткен кыз бик һәйбәтләп кенә мехкомбинатта тире юу цехында өч сменага күчә-күчә эшли һәм тулай торакка кайтыр алдыннан душта юынып чыга һәм әлегә, өйрәнчек буларак, җитмеш ике тәңкәдән дә ары ала алганы юк, авыр эштән арып, буыннары талып йокыга киткәндә, ул, төшендә саташып, кайвакытта колхоз басуына кайта һәм кнопкага гына басып эшләтә торган комбайн белән шикәр чөгендере җыйдыра. Кояшлы көн, имеш, чөгендер тау кадәр өелә, аннан ул комбайнын туктата, шул тау өстенә менә һәм шунда аның күкрәгенә кайвакыт куәтле беләкле, үҗәт кара мыеклы мишәр җизни төртеп җибәрә дә, ул чөгендер тавы өстенә егыла. Кайвакыт ул чөгендер тавы да булмый, ә ап-ак мамык тавы була, һәм мишәр җизни төртеп җибәргәч, ул мамык тавына чумып, озак-озак чокырга төшә, ә теге әрсез җизни һаман моның белән, үзе көлә, үзе һаман моның авызын томалый, күкрәген изә, һаман аякларын көчле тез башы белән аера, үзе һаман көлә, имеш…

      Хәер, авылга ялга кайткач, ул әлеге төшен берәүгә дә сөйләмәде. Ул бер генә нәрсә сөйләде:

      – Анда минем эш җиңел, кнопкага басып тик утырам, – диде. – Ак халат киеп кенә йөрим мин.

      X

      …Менә тагын калын карабодай басулы, кукурузлы саргылт-яшел баллы көз җитте, кышка әзерләнү кебек киеренке, эчке яшерен шатлыклы бер халәт килде. Иген быел бик уңган, көннәр әйбәт тора иде. Кәшфи сентябрь башында үзенең комбайнын паркка кертеп куйды да авыр сулады: идарәнең карары буенча аны иртәгесе көннән механика мастерскоеның мөдире итеп билгеләгәннәр иде.

      Моңсу да, канәгатьле дә һәм канәгатьсез дә бер көз иде. Көз әллә ничек кенә шунда кисәк килде, якты зәңгәр күк, сары камыллы кырлар, карачкыл куе яшел кукуруз басулары, анда-санда җир тырмашып дерелдәп эшләп йөргән «Беларусь»лар, салкынга борылырга әзер торган җылы җилләр белән килде. Кәшфи яңа эш урынына ияләнә алмыйча иза чикте; чыкты да карады тышка, чыкты да карады: кырда булган бөтен техника хәрәкәттә иде, тракторлар, кукуруз комбайннары Кәшфидән башка да йөриләр иде…

      Моңсу көннәрдә, болай