– Тор-рыл-лыйк! Торыл-лыйк!
Кәшфи күккә карады. Аның да гомере әнә шул торналар киткән кебек китеп бара сыман тоелды. Менә аны комбайннан алдылар, мастерской хуҗасы иттеләр.
– Синең тәҗрибәң анда кирәк, – диде Ахияр. – Кыр шартларында эшләргә яшьләр дә бетмәгән.
Бу инде – син картайдың, туздың дигән сүз. Әйе, дөнья Кәшфине байтак туздырды. Күрәсең, аз гына туктап алырга, капремонт ясарга кирәктер. Подшипникларны тартырга, поршеннарны юарга, цилиндрларның зазорларын тикшереп чыгарга кирәктер. Ә торналар безнең якны авыр җыр белән ташлап китәләр:
– Тор-рыл-лыйк! Тор-рыл-лыйк!
Шулай моңланып тора иде Кәшфи. Кинәт күк йөзендә гөрселдәгән тавыш ишетелде. Күк йөзеннән түбән генә шуып барган линейка сынды, бөгелде. Торналар арасында ыгы-зыгы башланды, нәкъ шул мизгелдә бер торна авыр кагынып буталды да авыл читенә, яшен уты көйдергән карт каенга таба мәтәлә-кадала төшә башлады. Унике йортның уникесеннән дә халык чыгып урамга, ындыр артына чабышты, кычкырыштылар, шауладылар. Бераздан барысы да торна төшкән якка таба йөгерештеләр. Алар арасында Кәшфи дә бар иде. Халык җыелганда, карт каеннан читтәрәк алабута, билчән, тигәнәк баскан чокырда, зәңгәр-көмеш йоннарын очырып, иләмсез бер җан иясе тыпырчынып ята, озын аякларын, канатларын бәргәли, бөгәрләнә, мәтәлә иде. Бу – торна икән.
Халык бер сүз дәшмәде. Барысы да Кәшфигә карадылар. Кәшфи мондый игътибарга ияләнгән иде, гаҗәпләнмәде. Авыл халкы кыен минутта аңа гомер буе киңәш-табышка килде. Кәшфи әллә ничә срок район советы депутаты булды, райком әгъзасы булды, гел дәрәҗәдә йөрде. Монда да халык аннан җавап көтте кебек, әмма беркем дә берни сорамады. Кәшфи гаҗәпләнеп як-якка борылды һәм тынсыз калды: кое бурасы янында тәмәке тартып торган Тависның җилкәсендә ау мылтыгы иде.
Торналар тагын бер сызыкка тезелделәр дә юл алдылар. Тик бер торна аларга иярмәде. Анысы йөрәк өзгеч тавыш белән авыл өстеннән бер әйләнде, биш әйләнде. Авыл кара кайгыга батты. Бераздан болытлар да сирәгәйде, күк аязды. Халык та таралды. Теге ялгыз торна исә, болытлар таралгач, күк гөмбәзенә үк күтәрелде һәм авыл өстендә бөтерелде. Инде аның тавышы бик җете колаклы кешегә генә ишетелә иде.
Иртәгесен иртүк Тавис юлга чыгып китте. Капчыкка салып алып кайткан торнаны әнисе йолыкмады да, пешермәде дә.
Тавис чыгып киткәч тә, Кәшфи, абзар артына зур чокыр казып, торнаны күмде.
Авыр, бик авыр иде аңа…
XI
Дуңгыз итен сатарга Чулак Абдул карчыгы белән бергә барды. Шәһәр базарында халык мал таный: гел майдан гына торган ит арасыннан моны тиз танып алдылар. Төш вакытында Чулак Абдулның куен кесәсенә дүрт йөз сиксән сум акча эһ тә итмичә кереп урнашты. Төштән соңгы поезд белән кайтып та киттеләр. Мондый зур акча Абдулны яшәртеп җибәргән иде, һәм ул, жәлт кенә бер унлыкны чыгарып, шофёрлар арасында йөрде. Зур кузовлы йөк машинасының кабинасында урын булмады: шофёр янында кызмача иптәше дә бар иде. Унлыкка