Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03758-7
Скачать книгу
очыртты, һәм Тавис, сөрлегеп китеп, Чулак Абдулның брезент ботинкасының башына ачык авызы белән килеп ябышты. Дуңгыз аның саен кызды. Икеме-өчме тапкыр Чулак Абдул белән Тависның өстеннән таптап та узды. Ниндидер бер мизгелдә Тавис торды һәм стенага сыенды. Чулак Абдул әле һаман тора алмыйча ята иде. Тавис куркынып кычкырды:

      – Тор, дим, фәлән итим! Тор, дим! Чулак тәре, тор, дим! Фин сугышына бармас өчен кулыңны имгәткән чулак дезертир бит син! Тор, дим!

      Дуңгыз котырынган, һаман әйләнә иде.

      Яңадан куышу, яңадан егылу, аунау китте. Тавис һаман кычкырды:

      – Бауны, дим! Бау белән аягын! Танавын боргычла, дим! Ах… фәлән… Чулак тәре! – Шул арада, бауга буталып, дуңгыз мәтәлчек атты, җир селкенеп алды. Шунда, егылган җирдән үзенең авыр гәүдәсен күтәреп, боларның икесен ике якка бәреп екты да, дөнья күчереп, акырып, стена буйлап чаба башлады. Гыжылдаган Тавис, яткан җиреннән үрмәләп, дуңгызның арт аягына ябышты һәм байтак вакыт әйләнә буйлап шуышып йөрде. Ул арада Чулак Абдул да сүс бауны дуңгызның танавына элдертә алды, һәм дуңгыз тагын, гөрселдәп, тиресле җиргә ауды, тыпырчына башлады. Котчыккыч тавыш, гырлау, сүгенү, тирес, салам, шалтыраган калай, тагын әллә ниткән әйберләр, хәрәкәтләр, авазлар арасында кайсы дуңгыз, кайсы Абдул яки кайсы Тавис икәнен аерып булмаслык бер халәт иде. Шунда Чулак Абдул, сикереп торып, баганага кадалган пычакны алды һәм дуңгызга селтәнде. Әмма дуңгыз зур куәт белән алгы санны күтәреп алды да Абдулны бәреп екты, Абдул дуңгыз борынын боргычлап тоткан Тавис алдыннан пычагын ялтыратып чыгып очты. Әллә дуңгыз акырды, әллә Тавис… Тагын бер бәрелеш, һәм монысында инде пычак үзенекен эшләде. Койма буенда карап торган бала-чага читкә сибелде, дөньяны деңгердәгән тавыш дулкыны басты, аранга кан сиптерә иде.

      Кәшфи бу хәлне карап тора алмады, кайтып китте.

      Ике-өч сәгатьтән соң Асия җиңги, эче пошып, Абдулларга килде. Ишегалдын көйгән йон, көйгән кыл исе баскан, хуҗа хатын табада бавыр кыздырган, өстәлдә бер шешә тора иде. Асия җиңги имәнеп китте: өстәл янында утырган Тависның борыны ике күз турысыннан кечкенә мендәр кадәр чүпрәк белән капланган, аннан кан саркып чыккан, маңгае шешкән, ике кулы кан иде. Шулай да кулында стакан. Асия җиңги куркудан кычкырып җибәрде һәм Кәшфине алырга йөгерде. Кәшфи дә озак тормады, «Москвич»ы белән килде дә, Тависны утыртып, район үзәгенә, больницага чапты.

      …Тавис больницада бер атна ятып кайтты. Аның борынын ике җирдән теккәннәр, бите тартылган, ямьсезләнеп калган иде.

      Кайткан көнне урамда гел дулады.

      – Фәлән итим! Йөрәген кисәм мин аның. Шунда бит бер миллиметр гына калган күзгә. Ни тамаша, шулай ярыймыни?! Йөрәген кисәм әле мин аның. Чулак дисәң чулак шул. Чүт мине суймады, дуңгыз урынына.

      Шулай дулаганда, тыкрыктан Чулак Абдул килеп чыкты. Кулында бозау эчерә торган чиләк иде. Тавис мондый кинәт очрашуга әзер түгел икән, тәмәкесен ташлап үкчәсе белән басты да кычкырды:

      – Исәнмме-се-ес, Габдулла абый…

      – Ә-ә, кайттыңмыни?