Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03758-7
Скачать книгу
кибет тирәсен әйләнде. Шул арада, кызып китеп, зрәгә генә үзенең иң якын туганы турында ямьсез сүз сөйләп ташлады.

      – Әнә безнең Габдерәүф абый кызын карагыз. Алай чибәрләнеп кенә йөреп булмый ул. Больницага нәрсәгә кереп чыкты дип беләсез? Һи-и-и… Имеш, гастрит. Булыр гастрит. Кызларныкын белгән инде аны. Өч көнлек гастрит ул, белдегезме шуны? Га-а-астр-иит…

      Ямьсез сүз шул көнне үк гөнаһсыз кызга барып җитте.

      Тавис әле шулай клуб тирәсендә болагайланып йөрисе иде, кинәт кенә йөрәге купты.

      Колхоз идарәсеннән клубка таба Нәбиев килә икән. Әйе, сайлауга район вәкиле булып Нәбиев килгән дип кемдер сөйләгән иде, әмма Тавис моны аңламыйча гына, кайсы Нәбиев икәнен белмичә генә тыңлады. Баксаң, чын Нәбиев – Тависның йортын салганда күп ярдәм күрсәткән, әбисе ягыннан туганы, яңа өйнең түрендә утырачак Нәбиев икән. Әйе, йорт салынып беткәннән бирле күрелмәгән Нәбиев икән.

      – Йөрәгем урыныннан төшеп китте дип торам. Колан Кырдан ничек чыгып киткәнне белмим. Ничә чакрым йөгергәнмендер. Тыным буылып үләм дип торам. Ярый әле арттан ат килеп җитте. Чулак Абдул авырып ята, өендә генә тавыш бирәсе икән. Сайлау комиссиясе аты. Шуңа утырып кына кайтып, кайткач бер стакан бырага салып, кеше булдым. Хатынга сөйләгән юк инде аны. Ул чүпрәк баш нәрсә белә, нәрсә аңлый ул. Хатын-кыз кешемени ул. Таиландта, Бирмада аларны хөкүмәт эшенә якын да китермиләр.

      Ул көнне урамда гел Тавис кына сөйләде.

      Һәм менә көз җиткәндә, аны Ташлытауга судка чакырдылар. Аш пешерүче кыз, нахак сүзгә бик гарьләнеп, аны судка биргән иде. Сайлау көнне шулай сөйләнгәнен ишеткәч, ул түзеп калган иде. Әмма җәй уртасында Тавис, Колан Кырга килеп, кибет алдында тагын шулай сөйләнеп торганына чыдый алмады – судка бирде.

      Октябрь ахырында Кәшфи башкалага механизаторлар слётына китте.

      Малай – Ташлытауга, судка.

      …Башкаладагы җыелыш бик зурдан иде. Килгән кешеләргә искиткеч зур игътибар күрсәттеләр. Кәшфи монда кара куллы тракторчылар гына булыр дип уйлаган иде. Җыелыш барышында болар алдына чыгып космонавт та, композитор да, бер академик та сөйләде. Барысы да игенче хезмәтенең изгелеге, Кәшфи һөнәренең мактаулы икәнлеге турында сөйләделәр. Җыелышның беренче көнендә алар хөрмәтенә зур концерт бирелде.

      Башкаланы карап, гостиницага җәяү кайттылар. Урамда тимер итеп туңдырган, чалт аяз салкын күктә чекерәеп йолдызлар яна. Салкын кырыс җил, зур йортлар арасында исәргә үзенә җай тапмыйча, өстән, баш өстеннән бәрә сыман иде. Башкала чиста, урамнар аяк тавышына зыңгылдап тора.

      Гостиницага кайтып, соңгы хәбәрләрне тыңлаганда, Кәшфи сискәнеп китте, һава хәлен тапшыручы диктор «Волга-Вятка ягында кинәт суытты, салкынлык төнлә 20 градуска җитте, мондый түбән температура фәлән елдан бирле күзәтелгәне юк иде» дип әллә ниләр әйтеп бетерде. Кәшфинең йөрәге туктады: капка төбенә алып кайтып туктаткан тракторының радиаторыннан суны агызмаган иде ул. Әйе, ул аны карап бетерә алмады, Тавис килеп мотоциклын сорады. Судка чакыралар, диде. Шул борчу белән трактор каралмады.