Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03758-7
Скачать книгу
мөмкин, әмма каен ылыс бирмәячәк. Мин барысын да хәл иттем инде. Менә ял алган көнне үк китәм.

      Борылып чыгып китәр алдыннан тагын әйтте:

      – Моның белән сөйләштең ни, сөйләшмәдең ни. Безнең авылда андый кешене мунча ташы дип йөриләр: әйткәндә – аңламый, сүккәндә – еламый.

      Тавис, әлбәттә, йокламый, тыңлап ята иде.

      – Тор әле, сөйләшәсе бар.

      Тавис күзен ачты. Ахиярны танымый торган булды.

      – Тор әле. Чыгыйк әле. Син нәрсә, әллә инде ятып йоклау дигән нәрсәне дә оныттыңмы? Әнә шул утырып йоклау харап итә инде сине. Башыңдагы кан, беләсеңме, кая җыела? Әнә шуңа күрә бөтен эшең дә шул төш белән эшләнә инде синең…

      Тавис торды, йокыдан айныган булды, киерелде. Эш буенча председательнең аңа бер дәгъвасы да юк иде. Һәр Ходай бирмеш көнне Тавис иртүк атын җигә дә фермага китә. Эшкә карусыз, бригадир аның теге-бу эшне өзгәнен, каршы килгәнен белми.

      Чоландагы эскәмиягә чыгып утыргач, Тавис тәмәке кабызды.

      – Юкка килгәнсез, – диде ул Ахиярга. – Хатынга мин хуҗа. Сез анысына председатель түгел.

      – Тукта әле…

      – Туктыйсы-нитәсе юк. Мин озын сүзле кеше түгел. Мин көненә ике генә тапкыр сөйләшәм: драстуй, досвидәния. Минеке шуның белән бетте. – Ул урыныннан сикереп торды, утлы тәмәкесен ачу белән идәнгә ыргытты.

      – Нигә ун чакрым җирне бергә кайтканнар алар беркөнне хезмәт укытучысы белән? Урман эчен ник бергә чыгалар алар? Үзегез уйлап карагыз! Ник сөт машинасына утырмаганнар алар, ә? Имеш, машина газы килешми! Тегеннән аерылмас өчен әйткән ул аны. Мин аның йөрәген кисәм әле, ул хезмәт укытучысының, йортына ут төртәм мин аның. Керосин сибеп. Тычкан балалары кебек ояларында кайнап янсыннар шунда. Мин аның йөрәген кисәм әле… Хиросима ясыйм әле мин аларга.

      Ахияр, бернигә ирешә алмыйча, кайтып китте. Чыгып китәр алдыннан гына йөрәк ачысы белән әйтте:

      – Егет кеше шул армияләрдә булып, хәрби хезмәтне күреп кайтсын икән, – диде.

      Кәшфиләрнең дә өендә ут яна иде. «Малай ике нигезне дә дер селкетеп алган икән» дип уйлады Ахияр.

      Люция шул атнада ук кайтып китте. Колхоз машинасына утырып килгән әнисе, әйберләрне төяп бетергәч, бәләкәй Алсуны алып, кабинага кереп утырды, Люция кузовка урнашты. Тавис исерек иде, чоланга сөялеп, тәмәке тартты. Машина кузгалыр алдыннан әби кеше, Тависка карап:

      – Ишегалдыңа бәбкә үләне үссен иде, – дип нәрсәдер укынды. Моны Тавис та, шофёр да аңламадылар. Урамга чыкканда, әби кеше искергән зур урыс капкага сеңеп торган сыек гәүдәле берәүне шәйләп алды. Йөзен чытып, шофёрга борылды.

      – Әнә теге юньсез генә харап итте баламны, – диде. – Ирем ягыннан нәсел. Дөнья мәгънәсезе. Юньле булса, гомере буе колхозга кермичә, ялгыз хуҗалык булып яшәмәс иде ул. Әле дә керми бит. Әнә шул юньсез генә харап итте баламны. Әнә басып тора бит, нократ заманыннан калган иске капкасына сыланып.

      Чулак Абдул, машина узганда, капка эченә кереп китте.

      – Әйдә, ярар инде, – диде әби кеше. – Туасы җан булгандыр. Аннан бәләкәй Алсуны күкрәгенә кысыбрак утырды. Алсу бәхетле, шат иде: ни әйтсәң дә, йөк машинасының кабинасында