Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03758-7
Скачать книгу
дулап китеп, аны йөк төялгән чана астына кысты. Кулы шунда шартлап сынган иде. Ул вакытта узды да китте, ә менә утыз тугызынчы елгы кампаниядә комиссия торып йөргәндә хәбәр таралды: Абдул чулак икән, бер кулы мылтык тотарга ярамый икән, диделәр. Шуннан «Абдул» исеме янына аергыч сыйфат өстәлде: Чулак Абдул. Шулай, бер гаепсез яшәп дөньядан китә Абдул. Әмма җир йөзендә аның бер үкенече бар: нәселе калмый. Балалары булмады. Икесе дә сәламәт кебек иде – бала үстерә алмадылар. Чулак Абдул – районда бердәнбер аерым хуҗалык иде. Ташлытау районының статистик мәгълүматларына һәрвакыт цифра мәшәкате өстәгән кеше Чулак Абдул булды. Башка районнарда эш ансат: районда күмәкләштерелгән хуҗалыклар саны процентларда – 100 процент; районда аерым хуҗалыклар саны процентларда – 0 процент. Ташлытауда исә гомернең гомер буе күмәкләшкән хуҗалыкларның саны процентларда 99,99 процент булып килде. Ит, бәрәңге заданиеләрен аерым хуҗалыклар күбрәк түли иде. Башкалар итне кырык килограмм түләгәндә, Чулак Абдул алтмышны түләп килде. Гомере буе бакча сукалату, утын-печән китертү өчен транспорт, ат эзләде – колхоз, әлбәттә, беренче чиратта колхозчыны карый иде. Олыгайгач, Чулак Абдул колхоз идарәсенә тегене-моны сорап баргалый башлады. Ахияр гел әйтә килде:

      – Абдулла абый, яз гариза, кер колхозга. Беренче утырышта ук кабул итәбез, җыелышка да куеп тормыйбыз.

      Абдул сәбәп тапты:

      – Мин бит инде картайган, колхозга миннән нинди файда?

      – Безгә синнән файда кирәкми. Файдаң тияр вакытта керә белмәгәнсең, колхоз хәзер сиңа терәлеп калмаган.

      – Соң, шулай булгач?

      – Шулай булгачмы? Үзең өчен кирәк. Минем өчен, кешеләр өчен кирәк. Ничек инде син шулай берүзең шүрәле булып яшисең? Менә син миннән өй түбәсенә ябу өчен шифер сорыйсың, йөз табак шифер бирү – колхоз өчен диңгездән бер тамчы. Мин аны бирә алам. Әмма нинди кул белән резолюция салыйм? Колхоз байлыгын ничек итеп читкә чыгарыйм? Син бит – чит кеше. Шул ук вакытта, кеше буларак, минем сиңа ярдәм дә итәсем килә. Караучың юк, түбәгез тузган.

      – Ие, ие, йорт тузды.

      – Менә, алайса, син миңа ярдәм ит. Син хәзер утырып, колхозга алуны сорап гариза яз, ә бер-ике көннән мин синең шифер сораган гаризаңа рәхәтләнеп резолюция салам, «Яңа юл» колхозы члены Фәлән Фәләневкә йөз табак шифер бирергә» дип язам да рәхәтләнеп кулымны куям.

      Чулак Абдул нәрсәдер уйлагандай итә, уйлап карамакчы булып кайтып китә, әмма гариза язмый.

      Бераздан ул утын китертергә трактор сорап килә – Ахияр белән ике арада тагын шундыйрак сүз булып ала. Ахияр аңа тагын шул ук киңәшне бирә, тегесе тагын кайтып китә. Бераздан Ахияр аңа, кызганып, барыбер ярдәм кулы суза. Ара-тирә Кәшфи дә трактор белән ярдәм итә, Ахияр моны күрмәмешкә, ишетмәмешкә салыша. Дөрес, кайбер очракларда колхозчылар кычкырынгалап куялар:

      – Аерым хуҗалыкка нигә колхоз техникасын бирәсез?

      – Колхозның иң авыр вакытында кайда булган ул? Сугыш вакытында басу түренә кул чанасы белән без тирес чыгарганда, Чулак Абдул тире иләп акча сугып ятты. Ул вакытта ник безнең белән