Профсоюз малай дүрт яшьлек улы Рабисны (малайның исем тарихын Габделхәмит болай аңлатты: «Рабоче-крестьянское искусство» сүзеннән кыскартып ясалган, – диде. – Сез, – диде, – миңа иске исем кушып, биографиямне кыенлаштыргансыз. – Һәм визит карточкасын күрсәтте. Анда фәлән-фәлән хезмәт кешесе «Ягудин Хэмид Галеевич» диелгән иде) ата-ана йортына җәй уздырырга кайтарып куйгач, шуларны сөйләде.
– Без инде япон методикасына күчтек, сез дә шуны дәвам итегез, без әнисе белән ике атнага бер кайткалап торырбыз, кирәк-яракны үзебез кайгыртырбыз, – диде.
Исламгали агай, тирән сулап, секунд эчендә үзенең сугыш алды һәм сугыштан соңгы еллардагы тормышын баш мие аркылы уздырды. Балаларга каты куллы булды ул. Шаярышып узынсалар, чыгырдан чыксалар, Исламгали агай биргәләп алырга күп сорамый иде. Профсоюз малай сугышка кадәр үк туган иде – әтисе әле сугыш чыгасы елны гына язын тополь башындагы сыерчык оясына кулын тыгып актарынган өчен малайны пешерде. Малай ике-өч сәгать елап, шыңшып, әтисенә рәнҗеп, абзар артында утырды.
…Госпитальдә аңына килгәндә, ике кулы да беләзектән киселгәнен күргәч, Исламгали агай ыңгырашып куйды:
– Һай-й, – диде ул, күз яшьләренә тыгылып. – Һай-й-й… Сабыем Габделхәмит рәнҗегәндер. Юкка гына кызып китеп яңакладым бит шул чакта. Ул бит сыерчык оясына зарар салам дип менмәгән. Аның бит оядан яшькелт-зәңгәр кабыклы бер генә йомырка алып өйдәге гөл төбенә куясы килгән. Аңа бит элеккеге язда үзем шулай күрсәткән идем: тополь төбеннән табып алынган ул йомыркага малай никадәр шатланган иде. Сабый… Шул рәнҗегәндер…
Оныгы Рабисны алып калган көнне аның йөрәге әнә шул истәлекләр белән телгәләнде. Профсоюз малай шәһәренә китеп барды, дәү әти белән дәү әни исә, оныкны японча тәрбияләргә вәгъдә итеп, капка яныннан борылып, лепердәтеп газ биреп шәһәргә таба чапкан «Волга»га карап калдылар.
– Габделхәмит акыллы шул, – диде Исламгали агай, карчыгына таба борылып. Бер җәпләкәсен оныгының җылы, йомшак муенына куйган иде – шул көе басып тордылар. – Акыллы. Әнә мин ни үкендем каты куллы булганым өчен. Дөрес, минем бала әйбәт булып чыкты. Но да ләкин минем тәрбия дөрес корылмаган булган. Әйдә, улым, мультфильм башлангандыр. «Заяц, погоди»ны яратасыңмы? Мин үзем бер дә калдырмыйм аны.
Ләкин «Погоди»ны карарга туры килмәде аларга ул көнне. Өйгә кереп, диванга урнашып рәхәткә чумабыз дип кенә торганда, малай үҗәтләнеп стенадагы герле сәгатьне сорый башлады (ул аны бая әтисе белән ашап-эчеп утырганда ук планына кертеп куйган, сәгатьнең эченнән баш тыгып күкелдәгән кош малайны шаккатырган иде). Сәгатьне стенадан алып бирергә туры килде: моннан ун еллар элек Җиңү бәйрәме көнендә колхоз парткомыннан бүләк иткәннәр иде бу сәгатьне. «Погоди» башланырга ун-унбиш минутлар бар иде әле, малай зур дәрт белән сәгатьнең калай ишеген каерып ачты, бәләкәй куллары белән теге хикмәтле кошны эләктереп җан-фәрманга бугазлый, тарта башлады. Исламг�