Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03758-7
Скачать книгу
Абдулдан тимер кайчысы алып чыгам да түбәсен дә кисәм. Аннан, Колан Кырга барып, теге хезмәт укытучысының йөрәген кисәм. Шуның йөрәген кисмәсәм, дөньяларда да тормыйм… Нигә яшь совет семьясын боза ул? Чыктым-киттем Тайшет якларына. Кеше үтергән өчен … да юк хәзер. Йөрәген кисәм мин аның. Кулы пычкы тота белгән кешегә өтермәдә дә шул эш. … буду, йөрәген кисәм мин аның… Менә эш бетте: уртак малны эт җыймас, дигәннәр…

      Кәшфи берсүзсез ишегалды уртасында басып торды.

      IХ

      Тавис «Дружба» пычкысы белән йортын кискән көннәрдә Кәшфинең гаиләсе кителә башлады. Олы кызы йорттан инде күптән чыгып киткән, анысы – иң акыллы, иң әдәпле бала – пединститут бетереп, Колан Кырда мәктәптә эшли, ялга гына кайтып йөри иде. Икенче кыз исә шәһәрдә штукатур булып эшли һәм байтак акча ала, әти-әнисенә гел ярдәм итеп килә. Анысы кияүне дә тиз тапты – Чүпрәле районыннан чыккан мишәр, Казанда таксист булып эшли, имеш, акчаны көрәп ала. Таксист кияү шәһәрдә кешенең төрлесен күргән, шуңа күрә теге көнне Тависның йорт турап йөрүенә гаҗәпсенмәде, туй барышына бу хәл йогынты ясамады.

      Туйның мул узуы өченче кызны – игезәк сыңарын әсәртте. Өченче кыз мутрак, үткенрәк иде, туй көнне үк хәл итте: җизнәсенә ияреп, шәһәргә китәргә. Гәр Хуторда кияү табып булмаячак. Сугыш вакытымыни, көн тәртибенә тагын кияү мәсьәләсе куелды. Хәзер югары белем алу да хәтәр. Әнә Рәсимә апа ике-өч фәнне укыта ала, аңа тиң егет авылда гына түгел, Колан Кырда да юк, әнә ул күз алдында утырып кала инде. Әнә ул йөгерә-йөгерә туй уздырышып, оештырып йөри, биш ел шәһәрдә студент тормышын кичергән кеше буларак, ул өстәлгә нәрсәне ни вакытта чыгарасын белә – әмма аңа ни шатлык? Аңа нәрсәгә бу?

      Китәргә! Авылда бер көнгә дә калмаска! Өченче кыз шулай карар кылды. Аның күңеле кузгалды. Җитмәсә, җизни кеше, Чүпрәле мишәре, ишектән кереп-чыгып йөргәндә – көпә-көндез! – ике тапкыр моның калын чәч толымын очраклы рәвештә генә учына алып селекте дә, толым астына кулын тыгып, муеныннан сөеп китте. Балдыз шул ярты сәгать эчендә, савыт-саба юганда бер аш тәлинкәсе һәм ВДНХдан әтисе алып кайткан ике хрусталь рюмканы төшереп ватты. Туй кешеләре бакчага чыгып, урамга чыгып хәл алган вакытлар иде, йортта кызлар гына йөри, алар кичке зур табынны әзерлиләр иде, шуңа күрә савыт-саба ватылганга да, рәтсез Тависның кереп-чыгып эчкәләп, сүз озайтып болагайланып йөрүенә дә игътибар бирүче булмады. Кичкә зур мәҗлес көтелә – вәссәлам! Кичке мәҗлес исә балдызны бөтенләй кешелектән чыгарды: ишегалдындагы таш сарайдан өстәлгә салкын катык алырга дип чыкканда, чолан ишеге янында ул кинәт кенә җизни белән очрашты һәм каушап калды. Чүпрәле җизни исә каушап калучылардан түгел икән, чолан ишегенең яңагына үрелде дә, нәрсәнедер чыртлатты, һәм шул мизгелдә ишегалдын яктыртып торган лампочка сүнде, балдыз әллә ничек кенә мишәр җизнинең куәтле беләкләре арасына килеп керде һәм, аңына килгәнче, мишәр җизни аның авызын томалап суырып үпте. Аннан, гөлт итеп ут янганда, җизни юк иде инде, һәм өйдән җыр тавышы ишетелде:

      Сандугач җибәргән идем

      Тыңларга сүзегезне…

      Балдыз