Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03758-7
Скачать книгу
буыннарын өшетмәсен, дим. Ат түләргә монда… Шундый расхутлы елны, йорт җиткерәсе бар бит. Еллар да тыныч түгел. Әле аның йортын җиткерерсең, ә дыруг сугыш башланып куйса. Кара ул Вьетнамда ниләр бара… Мин бераз хәл алыйм, аһ иттем. Мин кешедән куркып яшәүче түгел: бирәчәгем юк, алачагым бар…

      Шакмаклы яшел сукно шәлен бөркәнгән әби төнге икедә, шакыраеп катып, ут янып торган өенә кайтып керде. Өйалды ишекләре ачык иде. Өенә керде һәм шаккатты: өй асты ачылган. Тавис диванда түгел, идәндә тәгәрәп ята. Кодагый әби, әле аңышып бетермәстән, чыра кабызып, өй астына төшеп китте. Шунда гына аңлады: нигез балчыгына күмеп асраган ике шешә эчемлеге бар иде. Яз көне бакча сукалаганда, җәй көне печән китерткәндә гел кирәк була торган ике шешә бар иде. Ә хәзер… Нигез актарылган, әйтерсең күсе йөргән, һәм ике шешәнең берсе калмаган. Ярый әле ак түгел, кызыл гына иде.

      …Кодагый әби иртән мал караганда, Тавис чыгып сызды. Атны тиз тапты. Ул аны авыл читендәге бер йортның лапасына кертеп, ышыкка куйган, ашарына люцерна салган икән. Хуҗаларыннан үтенгән:

      – Мин, – дигән, – Гәр Хутордан, күрәсе кешеләрем бар, бер узышлый утын кертермен, атны куеп торыйм, – дигән.

      VIII

      Авылның юкә чәчәге исенә батып, бал сулап йокыдан торган бер иртәсендә Гәр Хутор халкы «Дружба» пычкысының тавышына сискәнеп уянды. «Дружба» тавышы авылда Сабантуйга кадәр, халык утын әзерләгәндә генә ишетелә иде. Берәү дә шикләнмәде: Тавис бу, чөнки кичә генә ул районнан суд торып кайтты. Кичә бер тапкыр «Дружба» яңгырап алган иде инде. Судта мал-мөлкәт, йорт-җирнең яртысын Люция белән Алсуга бүлеп бирергә дип карар чыгарылган иде. Тавис моны өйдән өйгә йөреп сөйләде:

      – Миңа нәрсә? – диде ул, өй саен кереп. – Бүлдем-бирдем, чыктым-киттем. «Дружба»м исән булсын. Пычкымны асам да, Тайшет ягына китәм дә барам. Хатын-кыз шулай ул. Бармагыңны бирсәң, кулыңны тартып алыр. Мин бу йортка күпме расхут тоттым? Аны миннән башка кем белсен? Ашаган белми, тураган белә, ди әнә Чулак Абдул. Минем теге чүпрәк башның туганы. Минем бу йортка тыккан акчамы? Һи-и-и… Осталарны бер кушкачмы? Кирәкнең кыйбаты юк аның.

      Бу нотыкны Гәр Хуторның һәр өендә аерым-аерым тыңладылар. Тавис бу нотыкны Чулак Абдулга гына бераз үзгәртеп, ике җөмләсен кыскартып сөйләде. Аннан, пычкысын асып, әти-әни йортына килде. Әтисе эштә иде, туган нигездә ул коры гына сөйләште дә әнисенә әйтте:

      – Давай, кайда нәрсә турыйсы бар? Пычкы эш сорый. Давай, давай. Ачу килгән чак – кулымда пычак. Кышлык әрдәнә ясап биримме? Анда бер стакан бырага калмаганмы? Бар, карап чык әле. Һи-и-и… Теге хезмәт укытучысынмы? Йөрәген кисәм мин аның шушы пычкы белән. Әйткәние диярсең, биргән булса, … буду, фәлән итим, на…

      Әнисе кызганды, бер стакан бырага бирде. Кәшфидән яшереп кенә, урык-сурык, үткән-сүткәнгә, Тависка дип кенә ясаштыргалап тора иде. Тавис җебеде, сүгенде. Әнисе сыер савып йөргән арада, пычкысын кабызды да ишегалды буйлап йөрде. Аннан кисәрлек, турарлык әйбер тапмагач, ачу белән җир кисә башлады. Күзен алартып бөкрәя дә, котчыккыч газ биреп, пычкының чылбырын җиргә батыра, якын-тирәгә балчык, бәбкә үләне оча. Әнисе сыер савып