Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03758-7
Скачать книгу
көн шулай сораштылар да диагноз куйдылар: олы юлга чыккан булыр, узучы юньсез кешеләр бугазлап суеп, машинага салып киткән булырлар; шәһәр базарында итнең килосы биш сум; уртача ике йөз сиксән кило чыкса да, мең дүрт йөз сум саф акча; тиресе, башы-аягы, үпкә-бавыры йөз сум һәм башкалар. Иске бәя белән…

      Тагын өч-дүрт көн шулай акча исәпләделәр.

      Ә беркөнне иртүк Кәшфиләрнең капкасын Катерина какты. Катерина инде олайган, пенсиягә чыккан, тик ара-тирә ул фермага «прорыв»ка гына килгәли иде. Бу юлы исә Катеринаның кулында бау, ә бауның теге очында бура кадәр «швец» нәселле савым сыер иде.

      – Председатель иң тәмле сөтлесен сайлап алырга кушты, сөтсез утыралар икән дип ишеттем, ди, идарәнең карары булган икән…

      Кәшфи шатланды, каушады, йөгерде, Асия гына бауның очын кулына алмыйча торды. Кәшфи һаман йөгерде, сөйләнде:

      – Аның өчен чөнки… Чөнки болай ул. Алдагы базардан Мари ягыннан сыер алып кайтканчы гына. И һәм дә…

      Аны Катерина бүлдерде:

      – Юк, идарәнең карары булган: бу сыер сезгә бөтенләйгә, – дип китеп тә барды.

      Кәшфиләргә килеп чәйгә утырмыйча китүчеләрдән Катерина тарихта беренче кеше иде. Катерина инде күздән югалгач кына, бу хата Кәшфи белән Асиянең хәтеренә килде. «Швец» исә алай тәкәллефләнеп тормады, озын кытыршы телен чыгарып, Кәшфинең йонлы беләген шоштырдатып ялап алды.

      – Өм-м-м, – дип дәшеп тә куйды.

      Кәшфи әтәләнде:

      – Асия! Асия! Кая, апара ясап бир әле! Кая, ипи алып чык әле! Риза була, риза бездә калып торырга. Аның өчен чөнки…

      Йортка яңадан шатлык кайтты.

      Ә бер айдан, Сабантуйлар узгач, бер иртәне, кояш чыкканда ук, Кәшфинең капкасын егерь Минһаҗ какты.

      – Кәшфи абый, анда Торна аланы кырыенда бер кара сыер йөри, янында бозавы да бар, чисти зверьгә әйләнгән, якын да җибәрми, – диде.

      – Ә? – диде Кәшфи, чалбар каешын эләктерә-эләктерә. – Ә? Нинди кара сыер? Нинди зверь?

      – Мин әйтәм, памаему, сезнең «Дучка» ул. Маңгаенда җондызы да бар. Памаему, шул үзе ул…

      – Ә? Нинди «Дучка»? Ә?

      Нәкъ шул вакытта Кәшфинең яңак төпләре тартылып китте дә, нәрсәдер өзелгәндәй итте. Һәм шул минутта егерь Минһаҗ аның каршында авызын кыймылдатып тора башлады. Кыймылдата, әмма бер аваз да чыгармый…

      Егерь Минһаҗ бөтен Гәр Хутор халкын урманга Торна аланына алып кереп китте. Асия җиңги генә халык белән керә алмады: Кәшфи авызын ачып тик тора иде. Кемдер, нәрсәгәдер утырып, каядыр чапты. Каяндыр, нәрсәгә утырыптыр, фельдшер кыз килде. Каян ишетептер, ни арададыр, Ахияр килеп җитте. Кем әмере беләндер, Кәшфи шәһәргә дә чыгып китте.

      Ә кешеләр Торна аланына якынлашып киләләр иде. Озак та үтмәде, күрделәр: алан куенында, карт юкә астындагы куакларга ышыкланып, елтыр кара тиреле сыер басып тора, койрыгын болгап матур, шома тәненнән чебен-черки куа. Юкәнең теге ягындагы бушлыкта арт санын кисәк күтәреп, үгез бозауларча иләмсез-җайсыз хәрәкәтләр ясап, ахмак маңгайлы бер мәхлук сикергәләп йөри. Ул әле көйшәп торган әнисе янына