Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03758-7
Скачать книгу
юанып бара да бара бу. Олы юл кая алып килә? Зур бер шәһәргә. И һәм дә сыер шунда яшәп кала. Чирәмсез, ризыксыз җиргә килеп яши.

      Ахияр көлде.

      – Минеке дә шулай инде, – диде ул. – Әнә кызым шәһәрдә утырып калачак. Тик малай гына механик булып колхозга төпләнәм дип хыяллана. Но мин әлегә ышанмыйм.

      – Менә, менә! Синең икеме?! Димәк, илле процент уңай нәтиҗә бирәсең син! Ә мин – нольдә. Аның өчен чөнки…

      Кәшфи сүзен тәмамлый алмады. Зәңгәр биек күк түбәсеннән, йөрәкне селкетеп, тарихның, Җир шарының үзе кебек борынгы, серле тын аваз ишетелде. Ахияр да, Кәшфи дә күккә текәлделәр. Өч җирдән өч туры сызык булып, көньяктан торналар оча иде.

      Кинәт күңел тулып китте. Ахиярның да, Кәшфинең дә тамак төпләренә нидер утыргандай итте. Күзләргә беренче язгы җил кагылды, һәм күзләр дымланды. Торналар нәкъ Гәр Хутор өстеннән очалар иде. Ачык күккә озак карап торудан күзләр арыды, талчыкты. Хәрәкәт гел бертөрле, тавыш бик тонык иде. Әмма шул вакытта кырыйдагы сызыкның берсе кителде, һәм аерым соры бер нокта сызыктан аерылды. Мондый хәлне, гомумән, үз гомерләрендә бик күп торналар, кыр казлары каршы алган, озатып җибәргән Кәшфинең дә, Ахиярның да беренче күрүе иде. Соры нокта зурайды, аңа канатлар, муен чыкты, ул, әйләнә ясый-ясый, Гәр Хутор өстенә төшә башлады. Менә бервакыт аның озын нәзек аяклары, аш кашыгы кебек саплы башы аермачык күренде, бөтен авыл өстен дерелдәтеп, моңлы музыкаль авазы ишетелде:

      – Тор-тор-тор-рыл-лыйк! Тор-рыл-лыйк!

      Торна зурайды, зурайды, менә ул авыл читендәге башы көйгән каен турысында әйләнә башлады, ә иптәшләре, берни булмагандай, көньякка таба биектән юлны дәвам иттеләр, бу торна исә һаман шул урында әйләнде, ул шулкадәр түбән төште, урыннарыннан сикереп торган Кәшфи белән Ахиярга аның колач кагуыннан чыккан һава тавышы ишетелде, хәзер инде аның тавышы да ничектеркуркыныч, дәһшәтле һәм рәнҗүле булып яңгырады:

      – Тор-рыл-лыйк! Тор-рыл-лыйк!

      Урам тулы кеше, бары да шул якка карый. Көйгән башлы каен турысында байтак әйләнгәч, торна, кыек озын сызык ясап, күккә күтәрелде һәм бик биеккә менгәч, авыл өстеннән бер әйләнә сызды да инде күздән югалган өч сызыкка таба юл алды.

      – Ата торна бу, – диде Кәшфи, тамагын калтыратып. – Ата торна. Тавышыннан таныйм. Менә нинди турылык, агайне. Узган ел нәкъ шушы урында бер торна төшеп үлгән иде. Димәк, ул аның тормыш иптәше булган. Менә бит ничек. Нәкъ шул турыда төшеп үлде ул.

      Кәшфи боларны читкә карап әйтте. Чөнки үз гомерендә беренче тапкыр ялган сөйли иде ул.

      – Йә ярар, – диде Ахияр, сүзне читкә борып. – Әйдә, утыр әле машинага. Алдагы дүшәмбедә – нәкъ өч көннән – Сельхозтехникадан киләләр безгә. Әйдә, синең хуҗалыкны карыйк әле…

      Алар машина янына килгәндә, күк түбәсеннән ялгыз торна тавышы ишетелеп калды.

      Зәңгәр тыгыз күк җиле, ашыга-ашыга, Гәр Хутор өстенә язны куа иде.

      XII

      Бу җәй әллә нинди афәтле, мәшәкатьле булды. Сабантуйлар узуга, беркөнне кинәт кенә Кәшфине паралич сукты. Аяк-кул, тел-авыз, күз исән, әмма колаклар дөм томаланган иде. Ахияр, килеп җитеп, эшнең нәрсәдә икәнен тиз генә төшенеп, Кәшфине туп-туры шәһәргә алып китте һәм республика