Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04251-2
Скачать книгу
Үзегезне үзегез мәҗбүр итәсез. Ә күңелегез… Алай ярамый, иптәшләр. Боздан – салкын, корычтан нык булырга кирәк. Миннән үрнәк алыгыз.

      Заһир. Синең характерың нык шул, Ризван.

      Ризван. Син дә үзеңне шулай тәрбиялә.

      Гармун, гитара уйнаган, җырлаган тавышлар ишетелә.

      Низам. Әллә ни чибәр дә түгел үзе.

      Ризван. Кем?

      Низам. Гомәр танышкан кыз.

      Ризван. Гомәргә тагын чибәрләр!

      Низам. Ә үзе сөйкемле. Әллә соң антыбызны иртәгәдән башлыйбызмы, егетләр?

      Заһир. Чыннан да… Ә, Ризван?

      Ризван (ачуланып). Барыгыз! Теләсәгез нишләгез. Сез мине белмисез, мин – сезне. Эх сез! Җебегәннәр, штрейкбрехерлар! Бер төнгә түзмәделәр. Ант итәләр, имеш. Менә ышан сезгә. Барыгыз!

      Заһир. Ачуланма инде, болай гына әйттек.

      Низам. Сине сынар өчен генә, Ризван.

      Ризван. Мин сыналган. Үзегезне сынагыз. (Чатырга керә башлый.)

      Низам. Тукта инде, Ризван. Бүгеннән үк үпкәләшкәч ни була? Әйдәле, алай эшләмик әле. Без без булып калыйк әле. Йокы алдыннан гимныбызны кабатлыйк та дуслар булып йокыга китик әле. Яле… Бер! Ике! Өч!

      Низам (җыр башлый, аңа Ризван белән Заһир кушыла.)

      Эш кенә тормышның тоткасы,

      Эш кенә дөньяның ноктасы,

      Куертмыйк мәхәббәт боткасын,

      Йөрәкләр ял итсен, йокласын.

      Ант итәбез!

      Ант итәбез!

      Ант итәбез!

      Пәрдә.

      Икенче күренеш

      Вакыт кич. Ризван белән Заһир эштән кайтып керәләр. Арыганнар. Ял итеп алырга җиргә утыралар.

      Заһир. Куллар эштән бизгән булган, һаман өйрәнеп җитә алмый.

      Ризван. Әйе.

      Заһир. Әле дә ярый йокыбыз туйганчы йоклап барабыз эшкә. Әйеме, Ризван?

      Ризван. Әйе.

      Заһир. Эшләр болай барса, күп эш эшләячәкбез. Культура йортының нигезе әзер. Нигез булса, калганы эшләнә. Нигезе нык булсын. Биесеннәр бездән соң килгән буыннар без салган нигездә. Тыпыр-тыпыр биергә бетон нигезләр кирәк, бетон нигезләр өстендә…

      Ризван. Сөйләнми генә утыр әле.

      Заһир. Нигә?

      Ризван. Күрмисеңмени? Арыдым. Юкка алындык. Каникул ял итәр өчен. Бай малайлары диңгез ярында ята, без ишәк кебек…

      Заһир. Син чынлапмы, Ризван?

      Ризван. Мин уйнап сөйләшә белмим.

      Заһир. Үзең эшләп тапкан кадерлерәк була, ди минем әби. Өстәвенә чыныгабыз. Менә кара минем кулларга…

      Ризван. Ярый, әйдә коенырга киттек.

      Заһир. Дөрес! Арыганга гына шулай сөйләшәсең. Су кергәч җиңеләеп китәрсең.

      Бауда эленеп торган сөлгеләрне, киемнәрне алып, китәргә җыеналар. Ризван кемнедер күреп туктап кала.

      Ризван. Нишли ул Низам? Кем алдында шулай бөтерелә?

      Заһир. Алинә ул. Авыл кызы.

      Ризван (кычкырып). Низам!.. Әйтеп тормасаң, хәзер читкә тайпылырга торасыз. Ә син ул кызның исемен каян беләсең?

      Заһир. Ничек инде белмәскә, үзе әйтте ич. Кызлар исемен белергә дә ярамыймыни?

      Ризван. Ярамый. Бары тик эш турында гына.

      Заһир.