Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04251-2
Скачать книгу
чатыр эченә Низам кереп китә. Аңа Ризван белән Заһир иярә. Гомәр әкрен генә гитара чиртүен дәвам итә. Кинәт гармун тавышы ишетелә. Гармунын тартып уйнап, Нәҗип килеп керә.

      Нәҗип (җырлый).

      Аклы күлмәк кияр идем,

      Акка кара төшмәсә.

      Гомерлеккә сөяр идем,

      Күзең ятка төшмәсә.

      Көмеш саплы алтын пәке

      Сынды гөлләр кискәндә;

      Өзелә лә үзәкләрем,

      Таң җилләре искәндә.

      (Уйнавыннан, җырлавыннан кинәт туктап, Гомәргә карап тора.)

      Гомәр. Егетләр йоклый, Нәҗип абый!

      Нәҗип. Бу чактан йоклыйлармы? Менә мин бөтенләйгә йокламаем. Шушыннан туп-туры көтүгә. Нигә син уйнамыйсың?

      Гомәр. Каз муенына кая инде тальян белән ярышырга.

      Нәҗип. Һе, белдеңме инде?

      Гомәр. Белдем. Әкренрәк сөйләш, Нәҗип абый.

      Нәҗип. Син минем янга төшеп утыр.

      Гомәр гамактан төшә.

      Ә син нигә йокламыйсың?

      Гомәр. Үзең әйтмешли, сәгать унда кем йокларга ята?

      Нәҗип. Бер кызны көтәсеңме?

      Гомәр. Кайсы кызны?

      Нәҗип. Бер кыз сезнең янга килеп йөри.

      Гомәр. Алинәме?

      Нәҗип. Исемен әйтмәем. (Җиңен сызганып.) Менә бу беләкне күрәсеңме?

      Гомәр. Күрәм, Нәҗип абый.

      Нәҗип. Әгәр дә ул кызның башын әйләндерсәгез, муеныгызны сугып сындырырмын.

      Гомәр. Алай ук димәгез инде.

      Нәҗип. Сындырам. Алты ел күзем төшеп йөргән кызны алып киттегез.

      Гомәр. Без түгел бит.

      Нәҗип. Барыбер. Сезнең иш.

      Гомәр. Алты ел күзегез төшеп йөргән, шул хакта үзенә әйткән идегезме соң?

      Нәҗип. Кемгә?

      Гомәр. Кызга.

      Нәҗип. Әйтмәдем. Нигә әйтәем, тәмен югалтып…

      Гомәр. Монысына да әйткәнегез юкмы?

      Нәҗип. Әйтмәем. Үзе белсә белсен, әйтмәем.

      Гомәр. Үзләре белмиләр шул алар, Нәҗип абый. Ничә яшь соң сезгә?

      Нәҗип. Утыз.

      Гомәр. Картаеп барасыз икән шул…

      Нәҗип. Утыз яшь – егетнең өлгергән чагы, күмере төшкән чагы.

      Гомәр. Алай булгач, күзегез төшкән кызга әйтегез дә өйләнегез. Юкса, чыннан да, алып китүләре ихтимал.

      Нәҗип. Яратканымны үзе сизсә өйләнәем.

      Гомәр. Тагын утыз ел егет булып йөриячәксез.

      Нәҗип. Йөресен. Каз муенын уйнап караеммы?

      Гомәр. Рәхим итегез! (Гитараны Нәҗипкә бирә.)

      Нәҗип. Син Алинә кебек «рәхим итегез» дип сөйләшәсең икән. (Гитара кылларын чиртә, ләкин көй чыгара алмый.) Булмай. Өйрәт мине уйнарга.

      Гомәр. Сез яратмыйсыз ич гитараны.

      Нәҗип. Ә мин өйрәнәем дә ташлаем.

      Гомәр. Бүген соң, иртәгә иртәрәк килерсез.

      Нәҗип. Әйдә минем белән су буена.

      Гомәр. Анда ни бар?

      Нәҗип. Гармун уйнап, җырлап йөрибез.

      Гомәр. Бүген булмый.

      Нәҗип. Сау бул! (Гармунын уйнап чыгып китә.)

      Гомәр гамакка менеп ята. Чатыр ишегендә Низам күренә, йомшак кына басып бау янына килә, атлап чыга.

      Гомәр. Низаметдин, кая юл тоттың?

      Низам. Тс-с! (Гомәр янына килә.) Май кап!

      Гомәр. Каптым. Кая барасың?

      Низам. Эшләр кәкәйләнде бит әле. Дамирә килеп төште. Адресны да бирмәгән