Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04251-2
Скачать книгу
Нәҗип. Фермада эшләем мин. Җәен көтү көтәм, кышын тирес түгәм. (Гомәрнең гитарасын кулына алып.) Бу каз муенында кайсыгыз уйный?

      Гомәр. Мин.

      Нәҗип. Яхшы уйнайсыңмы?

      Низам. Яхшы.

      Нәҗип. Синнән сорамаем, апаем, уйнаучыдан сораем. (Гомәргә.) Яле, уйнап күрсәт!

      Ризван. Низам! Заһир! Йокларга! Гомәр, бернинди уйнау юк, без йоклыйбыз.

      Нәҗип. Нәчәлник мәллә син, апаем, кыланган буласың. (Гомәргә.) Уйнап күрсәт.

      Ризван чатыр эченә кереп китә. Низам белән Заһир кызыксынып калалар.

      Уйнап күрсәт, мин барында курыкма. Районга – глава, авылга мин хуҗа.

      Гомәр. Нинди көйне уйныйм?

      Нәҗип. «Гөлҗамал» ны.

      Гомәр. Аны белмим шул.

      Нәҗип (куанып). Әһә, белмәйсең. Ә мин беләм. (Гармунын кулына алып, уйнап җырлый.)

      Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,

      Җиткән кызлар киндер-җеп эрлиләр.

      Энҗе-мәрҗән кызларның кул бавы,

      Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.

      Булдымы?

      Гомәр. Булды.

      Нәҗип. Әйдә, син дә булдыр.

      Гомәр. Алай тиз генә булмый ул.

      Нәҗип. Булмаймы? Уйна мин белмәгән көеңне.

      Гомәр. Туктагыз әле…

      Нәҗип. Туктамаем. Уйна! (Низам белән Заһирга.) Уйнасынмы?

      Низам. Уйнасын, уйнасын.

      Нәҗип (Заһирга). Нигә син уйнасын дип әйтмәйсең, апаем?

      Заһир. Уйнасын.

      Нәҗип (Гомәргә). Уйна!

      Гомәр. Әкәмәт! (Әлегә хәтле ишетелмәгән яңа көйне уйный.)

      Нәҗип (бераз вакыт колагын салып тыңлап торгач). Тукта!

      Гомәр туктый.

      (Шул көйне гармунда уйный.) Булдымы? Әйдә миңа кушыл.

      Икәүләп уйнагач.

      Кайда синең каз муеныңның тавышы? Гармун бугазлап ташладымы? Егет булсаң, дыңгылдатма бу каз муеныңны, гармунга өйрән. Гармун орып бирә синең бу каз муеныңны. Дөресме?

      Низам. Дөрес, дөрес!

      Нәҗип (Заһирга). Син нигә дөрес дип әйтмәйсең, апаем?

      Заһир. Һәр инструментның үз урыны.

      Нәҗип. Струмент, струмент… Ышкы да струмент, өтерге дә струмент, бу да струмент. Гармун струмент түгел, гармун ул – гармун. Алинә дә шул каз муенында уйнавы белән мактанган була. Шуны кулларына тоталар да әллә кем булалар. (Еларга җитешеп.) Минем күзем төшеп йөргән кыз каз муенын уйнаучы синең кебек шабашникка ияреп китте. Алты ел, сүз әйтергә дә оялып, яратып йөрдем. Уналты яшемнән егерме икегә хәтле. Алты ел тәрәзә төпләреннән гармун уйнап уздым – сизмәде. Иярде дә китте. Сезнең кебек берәү өченче ел сыерлар абзары салырга килде дә, каз муенын уйнап, Гөлнарны ияртеп китте. Эх! («Авыл көе» нә сыздырып җибәрә.)

      Гармун бәләкәй булса да,

      Әйтә ул кирәкләрен.

      Сикер дә төш, чум суларга,

      Янса яшь йөрәкләрең.

      Шаярмагыз, апайлар, шаярмагыз гармун белән. Бернәрсә белән дә шаярмагыз. (Кинәт борылып чыгып китә.)

      Пауза.

      Низам (кинәт көлеп җибәрә). Шаярмагыз, кызлар!

      Гомәр. Ни булды соң бу? Каян килеп чыкты?

      Ризван (чатыр эченнән). Йокларга!

      Заһир. Шаярмагыз, ди. Мәгънәсе бар бугай бу сүзнең?..

      Нәҗип (яңадан әйләнеп кереп). Безнең авылда бер кыз бар. Хәзер минем