Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04251-2
Скачать книгу
Әйдә, алайса, су буена.

      Гомәр. Мин бит шигырь язмыйм, Тәнзилә.

      Тәнзилә. Гомәр, әгәр минем белән болай сөйләшсәң, мин, гомумән, синең белән сөйләшмәячәкмен.

      Гомәр. Тәүбә, тәүбә, Тәнзилә.

      Тәнзилә. Әйдә. Анда синең гитараң кирәк.

      Гомәр. Булмый.

      Тәнзилә. Нигә?

      Гомәр (чатырга күрсәтеп). Аларны ташлап китә алмыйм. Программалары белән килешмәсәм дә, мин алар компаниясендә. Алар барса барам, бармаса – юк.

      Тәнзилә. Юкка сезгә иярдем, ахрысы. Күңелсез сезнең белән. (Чыгып китә.)

      Гомәр. Күрдегезме, әфәнделәр, кадеремне белегез, мин дә сезнең белән калдым. Йоклагыз, матурларым. Хәзер мин сезгә бишек җыры җырлыйм.

      Әлли-бәлли итәрләр болар,

      Черем итеп китәрләр болар,

      Ниләр эшләп бетәрләр болар,

      Әлли-әлли, әү-әү, бәлли-бәлли, бәү-бәү.

      Тавыклар да йокламый әле,

      Балыклар да йокламый әле,

      Халыклар да йокламый әле,

      Сез тынычлап йоклагыз, яме.

      Әлли-әлли, әү-әү, бәлли-бәлли, бәү-бәү.

      Гитара аскан Алинә керә, Гомәрнең бишек җырын тыңлап тора.

      Алинә. Абыйга ялкынлы сәлам!

      Гомәр (куанып, Алинә каршына килә). А-а-а, Алинә! Сәлам, Алинә!

      Алинә. Абыемның тавышы әйбәт булмаса да, ярыйсы икән. Нишләп әле су буена бармыйсыз? Әйдәгез!

      Гомәр (чатырга күрсәтеп). Менә саклыйм.

      Алинә. Нәрсә соң анда?

      Гомәр. Минем егетләр. Алар кич җиткәч беркая да чыкмаска, кызлар күзенә күренмәскә ант иттеләр.

      Алинә. Оялчаннармыни?

      Гомәр. Түгел дә… Авыл кызларының берәрсе гашыйк итеп куймагае дип куркалар.

      Алинә. Хәзердән үк йокларга яткан егетләр кемгә кирәк?!

      Гомәр. Кирәкми дә бит… Ә мин ант итмәдем, Алинә, аны-моны уйлый күрмәгез. Әгәр дә сез тагын бер тапкыр «әйдә су буена» дип әйтәсез икән, мин барам.

      Алинә. Рәхмәт инде. Саклагыз – урламасыннар. (Китә башлый.)

      Гомәр. Алинә, ташлап китмәгез. Әйдә дип әйтмәсәгез дә барам. Сезнең белән җир читенә чаклы барырга риза.

      Алинә. Минем беләнме?

      Гомәр. Сезнең белән.

      Алинә. Безнең беләнме, минем беләнме?

      Гомәр. Синең белән, Алинә.

      Алинә. Нигә?

      Гомәр. Ахмак җавап ишетергә теләмәсәгез, андый сорау бирмәгез.

      Алинә. Нигә минем белән?

      Гомәр. Әйттерәсез ич инде, Алинә! «Гашыйк булдым» дип әйттерәсез.

      Алинә. Миңамы?

      Гомәр. Сезгә.

      Алинә. Безгәме, миңамы?

      Гомәр. Сиңа, Алинә!

      Алинә. Ни өчен?

      Гомәр. Уф!.. Бая да аптырашта калдырдыгыз, бу юлы да.

      Алинә. Ни өчен миңа гашыйк булдыгыз?

      Гомәр. Чөнки, чөнки… Сез, беренчедән… беренчедән, чибәр.

      Алинә. Минме?

      «Чибәр» сүзен ишеткәч, Низам чатыр ишегеннән башын суза.

      Гомәр. Сез!

      Алинә. Безме, минме?

      Гомәр. Син, Алинә!

      Алинә. Әйдәгез, абыем, су буена, миннән дә чибәррәкләр белән таныштырам.

      Алинәне күзәтеп торган Низам чатыр ишегеннән чыга, киерелә-сузыла, күзләрен уган була, янәсе, яңа гына йокыдан уянган.

      Алинә. Әнә егетләрегез