Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04251-2
Скачать книгу
риза.

      Гомәр. Син, Низам?

      Низам. Беткән баш беткән!

      Гомәр. Син, Ризван?

      Ризван. Мин дәшмим.

      Гомәр. Дәшмәү – ризалык билгесе, Аллага тапшырыгыз.

      Низам. Инде нишлибез, Ризван?

      Ризван. Палатка тирәсен бау белән әйләндереп алабыз, безнең территориягә бер кыз да аяк басмаска тиеш.

      Чатыр эченнән бау алып чыга. Өчәүләп бау сузалар. Гомәрнең гамагы янына җиткәч туктыйлар.

      Низам. Гомәрне нишләтәбез, үзебезнең территориягә кертәбезме?

      Ризван. Үзенең мәхәббәте белән читтә калсын.

      Гомәр (гамак өстенә басып). Калырмын да! Йөрәгемдә ут янганда, тәнемдә җан барында беркайчан да, теләсә нинди очракта да һәр минутта, һәр секундта кызлар сөюдән туктамам, йөрәгем утына су сипмәм. Беләгемнең көче – эш өчен, йөрәгемнең хисе – мәхәббәт өчен!

      Ризван. Суз бауны!

      Гомәрнең «биләмәсе» н кырыйда калдырып, бауны суза-суза, сәхнәдән чыгып китәләр. Гомәр кулына гитарасын алып җыр суза.

      Гомәр. Күңелдә җыр туа,

      Күңелгә нур тула,

      Талларда

      Таңнарда

      Сандугач сайраса, моңланса;

      Сандугач кунармы талларга,

      Сандугач сайрармы таңнарда,

      Бу җирдә мәхәббәт булмаса?

      Өч егет, бауны сузып бетереп, сәхнәгә керәләр.

      Низам (Гомәргә). Җырлыйсың, ә?

      Гомәр. Җырлыйм.

      Ризван. Үзең генә җырлыйсың?

      Гомәр. Икәү. Кулымда җан дустым – гитара бар. (Җырын дәвам иттерә.)

      Юл чыгу читен лә,

      Юлыңның чигендә,

      «Кил» диеп елмаеп,

      Бәхетең чакырып тормаса;

      Бәхет соң буламы дөньяда,

      Дөньяда яшәүдән ни файда,

      Бу җирдә мәхәббәт булмаса?

      Ризван. Ә без өчәү булгач гитарасыз да җырлыйбыз. Әйдәгез, җырларга!

      Заһир. Кайсы җырны?

      Ризван. Үзебезнең гимнны. Килегез!

      Сәхнә алдына киләләр, тезләнәләр.

      Башладык. Үзем башлыйм.

      Беләктә көчебез барында,

      Эшлисе эшебез барында,

      Онытып дөньяда барын да,

      «Эш» диеп әйтәбез тагын да.

      Бергә. Ант итәбез!

      Ант итәбез!

      Ант итәбез!

      Низам. Зөһрәләр безгә һич кирәкми,

      Ләйләләр безгә һич кирәкми,

      Тышаулап куябыз йөрәкне,

      Җигәрбез эшкә без беләкне.

      Бергә. Ант итәбез!

      Ант итәбез!

      Ант итәбез!

      Заһир. Эш кенә тормышның тоткасы,

      Эш кенә дөньяның ноктасы;

      Куертмыйк мәхәббәт боткасын,

      Йөрәкләр ял итсен, йокласын.

      Бергә. Ант итәбез!

      Ант итәбез!

      Ант итәбез!

      Гомәр. Аккомпаниатор җитми, әфәнделәр. Миннән башка барыбер эшегез барып чыкмас.

      Низам. Чыкмаса чыкмас, ялынып бармабыз.

      Ризван. Болай сөйләшәбез: Гомәр Шәйхетдинов белән араны өзәргә, һичнинди мөнәсәбәткә кермәскә, соравына – җавап, җавабына сорау бирмәскә! Чөнки ул әлеге көнгә кадәр безнең белән дус булып йөреп, бүген безгә хыянәт итте. Әйдәгез, палатка