Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04251-2
Скачать книгу
Хәерле кич!

      Тәнзилә. Нинди уен уйлап чыгардыгыз? Мине Гомәр бауның теге ягына кертми.

      Ризван. Гафу ит, Тәнзилә, бу очракта ул дөрес эшләгән.

      Низам. Гомәрнең бердәнбер дөрес эше.

      Заһир. Без ант иткән идек, Тәнзилә!

      Тәнзилә. Ант? Нинди ант?

      Гомәр. Гашыйк булмаска, бер генә кызга да күз салмаска, чибәрләр очраса да, сер бирмәскә ант иттеләр.

      Ризван. Без монда эшләргә ялландык, кызлар артыннан чабарга түгел.

      Низам. Бу авылда чакта беләгебезнең көче, йөрәгебезнең хисе эш өчен генә сарыф ителергә тиеш.

      Тәнзилә. Шулаймыни?

      Заһир. Шулай иде шул, Тәнзилә. Шулай бит, Ризван?

      Ризван. Әйе, шулай.

      Тәнзилә. Тилермәгез, егетләр!

      Ризван. Гафу ит, Тәнзилә! Без тиле түгел, без акча эшләргә килдек.

      Низам. Эш турында онытып, төн йокламый кызлар артыннан чапсак, икенче көнне эленке-салынкы эшләсәк ни була?

      Тәнзилә. Ләкин…

      Ризван. Нәрсә «ләкин»?..

      Низам. Нигә «ләкин»?..

      Тәнзилә (көлеп). Ярый, әйдә кыланыгыз… Тик озакламый су буена төшегез. Авыл яшьләре анда кичке уенга җыела. Танышырбыз, дуслашырбыз.

      Ризван. Гафу ит, төшә алмыйбыз.

      Низам. Без коллектив биюләр, танцы-манцылар, дискотека-мискатека белән мавыкмаячакбыз. Көз көне чебешләрне санагач биербез.

      Тәнзилә. Шаярмагыз инде, егетләр!

      Ризван. Без монда шаярырга килмәдек. Һәм син дә анда-монда йөрмә. Син – безнең бригада члены. Безнең аш пешерүчебез. (Тәнзиләгә сырты белән борылып баса.)

      Низам. Безнең поварыбыз! (Ризванча эшли.)

      Заһир. Шулай сөйләшкән идек шул, Тәнзилә. (Теләр-теләмәс кенә борыла.)

      Тәнзилә. Кыланчыклар! Онытмагыз су буена төшәргә. (Көлә-көлә чыгып китә.)

      Гомәр. Дөрес! Шулай! Нык торыгыз, әфәнделәр! Әмма дә ләкин шунысы бар, Заһирга читен булачак.

      Заһир. Ә ни өчен миңа?

      Гомәр. Язган шигырьләреңне кемгә укырсың? Аларны бит Тәнзиләдән башка беркем тыңламый.

      Низам. Әйт, Заһир, түзәрмен, диген.

      Гомәр. Әйтә күрмә, Заһир.

      Ризван. Әйт, түзәрмен, диген.

      Заһир. Түзәрмен… Тырышырмын.

      Низам белән Гомәр көлеп җибәрәләр.

      Ризван. Көлүне туктатыйк! (Чатырга кереп китә.)

      Аңа Низам белән Заһир иярә.

      Гомәр. Көлүне туктатыйк, иптәшләр, комедия башлана. (Көянтә-чиләк күтәреп узып баручы Алинәне күреп ала.) Авыл кызына ялкынлы сәлам!

      Алинә (туктап). Нәрсә-ә-ә?

      Гомәр. Авылның чибәр кызына ялкынлы сәлам! Мыскыл итеп әйтмим. Мин үзем дә авыл малае. (Гамактан сикереп төшеп, Алинә каршына баса.) Исәнмесез! Минем исемем – Гомәр, фамилиям – Шәйхетдинов.

      Алинә. Булса ни?!

      Гомәр. Сезнең авылга культура учагы кабызырга килдек. Культура йорты салачакбыз.

      Алинә. Салсагыз ни?!

      Гомәр (Алинәнең бер дә исе китмәвенә аптырап). Киләсе елда яңа Культура йортына танцыга йөрерсез.

      Алинә. Йөрсә ни?!

      Гомәр. Туктагыз әле, нәрсә һаман ни дә ни. Елгага кер чайкарга төштегезмени?

      Алинә. Төшсә ни?!

      Гомәр. Нәрсә сез мине үртәгән сыман сөйләшәсез?

      Алинә. Сөйләшсә ни?!

      Гомәр.