Ризван. Ант иттек.
Алинә. Ә төннәрен су буенда шундый рәхәт. Әнә елганың теге борылышында минем яраткан басмам бар. Кайвакыт шунда төшәм дә бер ялгызым уйланып утырам. Бер ялгызым. Гомәр, Низам кебекләрне яратмыйм мин, алар җилбәзәкләр. Төпле, акыллы кешеләр белән сөйләшеп утырасым килә. Җилбәзәклек минем үземдә дә җитәрлек.
Ризван. Әйе, җилбәзәклек кызларга килешсә дә, егетләргә килешми.
Алинә. Димәк, сез миңа ачуланмыйсыз?!
Ризван (елгага карап). Ә елганың ул борылышы чыннан да матур.
Алинә. Төнлә күрсәгез иде сез аны!
Ризван. Искиткеч матур урын. (Низам килгәнне күреп.) Гафу итегез, зинһар, бауның теге ягына чыгыгыз, Низам кайтып килә.
Алинә (бауны атлап чыгып). Мин бүген дә яраткан басмама төшеп утырам.
Ризван. Мине бүген котларга тиешләр.
Алинә. Озак буласызмы анда?
Ризван. Озак түгел. Сау булып торыгыз. (Китә башлый.)
Алинә. Елганың теге борылышында…
Ризван чыгып китә. Низам керә.
Низам. А-а, Алинә! Малинә!
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Алинә;
Күзләре – кара карлыган,
Иреннәре – малинә.
Кемне көтәсез?
Алинә. Ни өчен әле мин егетләр көтеп утырырга тиеш? Үтеп барышлый гитараны күрдем дә туктадым. Гитара күрсәм, тыныч кына узып китә алмыйм.
Низам. Ә мин сезне күрсәм, тыныч кына үтеп китә алмыйм.
Алинә. Сөйләгән буласыз инде, ышана дип уйлыйсыздыр.
Низам. Менә монысы дөрес. Ышанмагыз сез миңа. Ышаныгыз дип әйткәнем дә юк. Ышанычлы түгел мин. Ләкин мин сезгә ышанам. Ышанам, нишләтим? Азмыдыр, күпмедер вакыт үтәр, һәм сез миңа ышанырсыз дип ышанам.
Алинә. Ышанмаучыларыгыз миннән башка да бардыр әле.
Низам. Бардыр, әлбәттә. Нигә алдашыйм. Ләкин кирәгеннән артык ышансалар да әйбәт түгел, күңелсез. Кызлар – егетләргә, хатыннар – ирләренә, карчыклар картларына аз гына шикләнеп карарга тиешләр. Чөнки алай-болай булса, көтелмәгән булмасын.
Алинә. Ә егетләр – кызларга?..
Низам. Монда инде икенче мәсьәлә. Кызлар, хатыннар, карчыклар ышанычлы булырга тиеш. Менә мин шундыйны эзлим.
Алинә. Таба алганыгыз юкмы?
Низам. Әлегә юк дисәм, ни диярсез?
Алинә. Алай икән, диярмен.
Низам. Шуннан?
Алинә. Эзләвегезне дәвам итегез.
Низам. Дәвам итәм һәм сезгә ышанам.
Алинә. Димәк, без табышканбыз. Мин сезгә ышанмыйм, сез миңа ышанасыз. Инде нишләргә?
Низам. Кичләрен очрашырга.
Алинә. Сез бит кызлар белән сөйләшмәскә ант иткәнсез. Ант белән шаярмыйлар.
Низам. Мәхәббәт мәсьәләсендә бер адәм заты да антында тормаган, нигә мин генә тормыш законын бозарга тиеш әле?
Алинә. Димәк, ант мәсьәләсендә дә ышанычсыз.
Низам. Ант белән антның аермасы бар.
Алинә. Минемчә, юк.
Низам. Бәхәсләшмик, Алинә, юк өчен. Конкрет сөйләшик: сез минем белән очрашырга ризамы? Калганы минем эш.
Алинә. Болай да очрашып торабыз ич.
Низам. Мондый очрашу нәрсә ул!