Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04251-2
Скачать книгу
бар!

      Алинә. Барса ни. (Борылып китеп бара.)

      Гомәр (җиргә утырып). Уф! Йа Тәңрем, мең рәхмәт сиңа! Чибәрлекне өеп биргән үзенә.

      Алинә яңадан әйләнеп керә. Керә дә Гомәр каршына баса. Тораташ булып каткан Гомәр, телсез калып, Алинәгә карап тора.

      Алинә (чиләк-көянтәсен җиргә куеп, гамак янына килә. Андагы гитараны кулына ала). Бу ни? (Гомәр җавап бирмәгәч.) Бу ни?

      Пауза.

      Бу ни?

      Гомәр (чыгырыннан чыгып). Автомобиль!

      Алинә (гитараның кылларына чиртеп куя да кычкырып көлеп җибәрә. Көлеп туйгач). Йә, ни әйтергә теләгән идегез миңа, Гомәр абый Шәйхетдинов? Безнең авылда Культура йорты саласыз инде, шуннан ни? Шабашниклар инде сез. Шуннан ни? Шуны әйтер өчен туктаттыгызмы инде? Сөйләгез, тыңлыйм сезне, Гомәр абый Шәйхетдинов. Авыл кызын шаккатырырга уйладыгыз инде, ә? Гамак бәйләп куйдыгыз инде тирәккә? Гитара чиертә беләсез инде. Йә, чиртеп күрсәтегез, ничегрәк чиртәсез икән?

      Гомәр (ниһаять, исен җыеп). Сез… кем?

      Алинә. Авыл кызы. Исемем – Алинә, фамилиям – Шәйхетдинова.

      Гомәр. Ничек «Шәйхетдинова»? Мин – Шәйхетдинов.

      Алинә. Мин – Шәйхетдинова.

      Гомәр. Юк, мин – Шәйхетдинов.

      Алинә. Сез – Шәйхетдинов, мин – Шәйхетдинова. Шәйхетдин исемле кешеләр сезнең авылда гына түгел. Бәлки, сез миңа туган тиешледер? (Гитара уйнап, чит телдә бер җыр җырлап ала. Гитараны үз урынына куеп, көянтә-чиләкләрен алып китә башлый.)

      Гомәр (аның артыннан барып). Туктагыз әле!

      Алинә. Туктамаса ни?! (Чыгып китә.)

      Гомәр. Кем булды соң бу? Нәрсә булды соң бу?

      Чатыр ишегендә өч баш күренә.

      Ризван. Тешебезне кысып түздек, иптәш Шәйхетдинов.

      Низам. Һәрнәрсәнең чиге була, ялгыз булсаң да, коллективны хөрмәт итәргә кирәк.

      Ризван. Мәҗбүр итәрбез.

      Низам. Узган-барган кызга җүләрләр генә гитара чиртеп кала.

      Заһир. Гомәр, ә нигә син ул кызга кычкырдың? Авыл кызына кычкырып, безнең дәрәҗәне төшермә.

      Ризван. Кычкырасың килсә, палатка яныннан читкәрәк алып китеп кычкыр.

      Низам. Һәм, гомумән, кызлар белән сөйләшәсең килсә, басма өстендә сөйләш.

      Гомәр. Туктагыз әле, болай да башым әйләнгән.

      Өч егет өчесе дә чатыр эченнән чыгып, Гомәр каршына басалар.

      Ризван. Искитәрлек берни дә юк. Муен тотрыксыз булгач, баш әйләнә инде ул.

      Низам. Менә безнең башлар әйләнми.

      Гомәр. Кызы чибәр, әфәнделәр.

      Заһир. Чибәрләр күп булыр. Әйеме, Ризван?

      Ризван. Әйе. Иртәгә эш башлыйбыз. Кызлар турында уйларга түгел, йоклау ягын уйларга кирәк.

      Гомәр. Мин ант итмәдем.

      Низам. Алайса, безгә комачаулама.

      Гомәр. Юкка без сине бригадир иттек, Ризван, приказ биреп җаннарын алырсың инде. Начальник булырга бигрәк яратасың.

      Ризван. Юк-бар сүзләрне тыңламаска! Йокларга!

      Низам. Йокларга!

      Заһир. Йокларга!

      Гомәр. Карагыз әле безнең Тәнзиләгә, басма өстендә кем белән басып тора?

      Заһир (атылып, Гомәр янына килә). Кайда?

      Гомәр. Качтылар. Очты Тәнзилә.

      Ризван.