Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04251-2
Скачать книгу
(як-ягына каранып). Мин әйтсәм, син мин әйткәнне Ризванга әйтмәссеңме? Без бит ант иттек.

      Тәнзилә. Алайса, антыңны бозма инде.

      Заһир. Бозмыйча да ярамый. Синең үзеңне генә кайчан күрәм әле. Әйтеп каласым килә. Мин сине яратам бит, Тәнзилә!

      Тәнзилә. Мин куркакларны яратмыйм шул, Заһир!

      Заһир. Юк, мин куркак түгел, Тәнзилә, оялчан гына.

      Тәнзилә. Мин оялчан түгел. Күрсәт миңа палаткагызның эчен. (Бауны атлап, палаткага таба китә.)

      Заһир. Тәнзилә… Тәнзилә, зинһар өчен, чык аннан!

      Тәнзилә. Курыктыңмыни?

      Заһир. Курыкмадым. Ләкин ант иттем бит.

      Тәнзилә. «Яратам» дип әйтеп антыңны боздың.

      Заһир. Әйе, боздым, анысын әйтми түзалмадым. Бусы бит… Зинһар өчен, чык инде аннан. Егетләрдән яхшы түгел. Ризван бит безнең әллә нинди.

      Тәнзилә. Алайса, Ризванга аңлат мәхәббәтеңне. Киттем, бәлеш ашарга килегез. (Китә башлый.)

      Заһир. Тәнзилә!..

      Тәнзилә. Иярмә. Мин ияреп йөрүчеләрне яратмыйм. Үземнең ияреп йөрисе килә.

      Заһир. Сиңа ияреп йөрү рәхәт миңа.

      Тәнзилә. Үзеңне бозау дип хис итәсеңме? (Чыгып китә.)

      Заһир. Тәнзилә!.. (Тәнзиләгә ияреп чыгып китә.)

      Алинә керә. Гомәрнең гитарасын алып чирткәли. Ризван керә.

      Алинә. Исәнмесез! Хәерле кич!

      Ризван. Нигә кешенең гитарасын рөхсәтсез алдыгыз? Куегыз урынына. Һәм, гомумән…

      Алинә. Гомумән, сез сәламгә каршы сәлам бирмәдегез.

      Ризван. Исәнмесез! Сез үзегезне ямьсез тотасыз.

      Алинә (чиртүдән туктап). Гафу итегез, ничек ул «ямьсез»?

      Ризван. Мин әйттем, калганын үзегез аңлагыз.

      Алинә. Гафу итегез, аңлый алмыйм. Сез ямьсез сүз әйттегез, анысын аңладым, ни өчен әйттегез – аңламадым.

      Ризван. Сез нишләп әле бу тирәдә чуаласыз? Монда килеп йөрергә миннән сезгә рөхсәт юк!

      Алинә. Гафу итегез, мин бу авылда эшлим, әнә шул өйдә фатирда торам, чишмәгә – суга, елгага су керергә төшәм, сукмак сезнең палатка яныннан үтә.

      Ризван. Беләм. Сез клуб мөдире булып эшлисез, клубта утырыгыз. Сукмактан үткәндә туктап тормагыз.

      Алинә. Шулай укмыни? (Бауны атлап керә.)

      Ризван. Бауның теге ягына чыгуыгызны үтенәм.

      Алинә. Әгәр чыкмасам?..

      Ризван. Кабатлап әйтәм, үзегезне ямьсез тотасыз. (Чатыр эченә кереп китә.)

      Алинә. Гафу итегез! (Гитараны чиртеп, җырлап җибәрә.)

      Үзегез дә белми, сизми генә

      Күңел кылларыма чирттегез:

      Күңелемдә яңа бер көй туды –

      Гафу итегез!

      Чәнечкеле сүзләрегез белән

      Йөрәгемә чәнчеп үттегез;

      Яраланган йөрәк дәва көтә –

      Гафу итегез!

      Ризван (чатырдан чыгып). Тагын бер кат әйтәм, сез үзегезне ямьсез тотасыз. Әгәр дә шаярырга телисез икән, бауның теге ягына чыгыгыз да Гомәр кайтканын көтегез. Шаярырга ул ярата.

      Алинә. Ә миңа Гомәр белән шаяруы күңелсез.

      Ризван. Һәм, гомумән, безнең Низамны тынычлыкта калдырыгыз.

      Алинә. Низамның ни катнашы бар?

      Ризван. Мин беләм, мин күрдем. Сезне күргәч, Низам үзгәрде, һәм сез, шуңардан файдаланып, Низам белән берничә тапкыр сөйләштегез, елгада бергә йөздегез.

      Алинә.