Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04251-2
Скачать книгу
Әлмәндәрнең «Бырдый белән Шырды» е яңгырый.

      Пәрдә.

      Ак тәүбә, кара тәүбә

      (Ике пәрдәле, дүрт күренешле тамаша)

Катнашучылар:

      Ризван

      Низам

      Заһир –

      Гомәр.

      Тәнзилә.

      Студентлар.

      Алинә – авылда клуб мөдире.

      Нәҗми – гармунчы егет.

      Дамирә – Низамның сөйгән кызы, студентка.

      Беренче пәрдә

      Беренче күренеш

      Тар гына елганың яшел үләнле яры. Юан гына ике тирәк үсеп утыра. Елга аша басма салынган. Вакыт кич. Пәрдә ачылганда, Ризван, Низам, Заһир зур гына чатырның соңгы бавын казыкка бәйләп торалар. Гомәр бер читтәрәк, берүзе ике тирәк арасына гамак бәйләп маташа. Өч егет чатыр бавын бәйләп куялар да Гомәрнең азапланганын күзәтәләр.

      Ризван. Аерым хуҗалыкка дөнья көтүләре һәрвакытта да авыр булган.

      Низам. Коллективтан аерылганны аю ашаган.

      Заһир. Ялгыз башка кайда да бер –

      Таң ата да кич була.

      Гомәр эндәшми генә бәйләвен дәвам итә.

      Ризван. Һәрбер хуҗалык үзе өчен генә тырышканга, крестьян восстаниеләре җиңелүгә дучар булган.

      Низам. Бөтен коллектив – уң якка, ул берүзе – сул якка…

      Заһир. Ялгыз башың, түгелер яшең,

      Кемнәр булыр юлдашың?

      Гомәр гамакны бәйләп бетерә дә, гамак өстенә менеп, аякларын бөкләп утыра.

      Ризван. Тәхеткә үзе менеп утырган бер генә патшаның да уңышка ирешкәне булмаган.

      Низам. Гамак өстендә берүзең солтан булганчы, палатка эчендә коллективның олтаны бул.

      Заһир. Өскә менгән – егылып төшкән, толып төшеп башын тишкән.

      Гомәр (тирәк ботагында эленеп торган гитараны кулына алып, кылларын чиртә).

      Көлегез, көлегез,

      Файдасы юк – белегез.

      Ризван. Оппортунист!

      Низам. Ренегат!

      Заһир. Индивидуалист!

      Гомәр. Көнләшегез, туң күчәннәр!

      Низам. Бик исебез китте, әйеме, кызлар?

      Ризван. Вакытны уздырмыйк. Килегез, тезелегез!й

      Сәхнә алдына килеп басалар.

      Ризван. Антның текстын укыйбыз. «Без, Төзелеш академиясенең дүртенче курс студентлары, җәйге каникулыбыз вакытында, аерым бригада оештырып, авылда Культура сарае төзелешенә эшләргә килдек».

      Гомәр (гамак өстеннән). Ха-ха!

      Ризван

      Низам

      Заһир

      Шабашкага килдек.

      Ризван. Без шабашниклар түгел, намус белән акча эшләүчеләр. Без – Низамов Ризван, Рамазанов Низам, Закиров Заһир тантаналы рәвештә ант итәбез: эшләү чорында бөтен ихтыяр көчебезне бары тик эшкә генә тупларга, бары тик башкарылачак эш турында гына уйларга. Бу максаттан читкә тайпылуларга юл куймаска.

      Гомәр. Ха-ха!

      Өч егет (Гомәр ягына борылып). Нәрсә «ха-ха»?

      Гомәр. Бирелгән антыгыз ха-ха булачак!

      Ризван. Болай булмый. Әйдәгез, шул карганың оясын туздырабыз, очсын безнең яннан.

      Өчәүләп Гомәр янына баралар.

      Өч егет (берьюлы). Очып кит безнең яннан, эзең булмасын!

      Гомәр. Кая телим,