Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
язучы, ау белгече Арсеньев яшәгән, край китапханәсендә мемориал тактасы бар. Аның „Дерсу Узала“ сын укымаган кешеләр әздер дип беләм. Япон Акиро Курасава төсле киносын да төшергән иде. Бу якларда Иван Арамилев та булган. Аның „Солёная падь“ хикәясен, бик яратып, „Яңа дөнья“ журналында укыган идем.

      Без шундый инде, үзебезнекеләрне юньләп белмәсәк тә, ятларны ярыйсы беләбез.

      Монда байтак кызык кешеләр яшәгән һәм яши. Хәтта атаман Семёновның якын дусты язучы Васильевны да гөнаһларын кичереп кайтардылар!.. Харбинда яшәгән булган. Ә ул „Харбин“ дигәннәре хәрбиләр сүзенә туры килә бугай…

      Возжаевкадан һәм Ледянаядан соң әкияти дөньяга кергән күк тоелды. Бузули – „боз иле“ түгел инде. Сулуларыбыз иркенәеп китте. Шәһәр безгә ошады. Монда яшәргә була! Ләкин безнең яңа торыр урыныбыз арырак – урман эчендә, чебен-черкиләр дөньясында. Ул дөньяда   – Коры Этәдә яшәгәнем бар, күнегәсе түгел… Әлегә канатланып, читлектән ычкынып котылган кошлар сыман, берничә көн булса да, рәхәтләнеп, ирекле кешеләр арасында яшибез. Шулай, кайчакта дөнья безгә дә елмаеп куя. Күңелләребез гел юньле калада яшәргә омтыла. Шәйләгәнегезчә, замана чиреннән икебез дә азат түгел. Кайчан булса да, бәлки, теләкләребезгә ирешербез әле. Өметебезне өзмик. Өметсез – шайтан, диләр.

      Берничә тәүлектән соң телефон аша хезмәт итәсе урыннан машина чакырттым. Ике сәгатьтән соң УАЗ-450 машинасы белән полк медпунктының начальнигы капитан Гарновский безне алырга килеп җитте. Таныштык һәм, утырып, шәһәрдән вокзал яныннан борылып чыгып киттек. „9нчы“ чакрымнан (элемтә полкы урнашкан җир), Кара елганы, Князе Волконканы (сөрелгән декабрист утары) һәм Апастасьевка авылын узып, „51нче“ чакрымга килеп төштек. Калкулык сыртында селикат кирпечтән дүрт кенә биш катлы йортлар салынган, астарак бишенчесе төзелеп бара. Фатир җитмәгәнлектән, байтак офицерларның гаиләләре әле Хабаровск кырыендагы бер баракта яшиләр. Инешнең аръягында – стройбат шәһәрчеге. Салына башлаган йорттан түбәнрәк бер чакрым узсаң – округның элемтәчеләр ротасы, алардан арырак шактый зур күл һәм аннан да арырак Амур борылышы. Анда – балыкчы нанайлар авылы. Тирә-юньдә – урманлы калкулыклар. Ул калкулыкларны монда „сопкалар“ диләр. Вакытлыча урнашырга бишенче катта буш бер бүлмәле фатир тәкъдим иттеләр.

      Беренче катта ике бүлмәле фатирдан майор Сёмин топчан менгезде. Анда – гаиләләр өчен медпункт кебек нәрсә, һәм шунда хатыны табибә булып эшли. Алар икесе дә дивизия штатыннан. Дивизия штабыбыз Биробиджанда урнашкан. Ире – монда дивизия ОКС бүлегенең махсус күзәтүчесе, стройбатка тиешле биналар эшләтә. Санинструкторлар урындыклар һәм утын керттеләр. Фатир мичле, ә ванна бүлмәсендә су җылытырга титан куелган. Аны да ягып җылытасы. Мәрзия беренче катта ике бүлмәле фатирда урнашкан кибеткә азык алырга керде. Ә мине Горновский командир һәм табиблар белән танышырга алып китте. Ул Ленинградның Беренче медицина институтының хәрби факультетын