Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
ә Мәрзиягә – җиңелләре. Ел буе җыйган акчаларыбызны туздырдык. Авызыңа эләккәнен йот дигәндәй, туры килгәнен алмый үтмәдек инде. Монда кирәкле әйберләрне һәм тансык ризыкларны алмый, аннары кайдан аласың ди? Военторг ул бит күбесенчә начальствоны гына тәэмин итәргә тырыша…

      Мәскәүдә эт булып арысак та, аякларыбыз өстерәлә башлаганчы йөрсәк тә, бай тәэсирләр алып, бик канәгать булып кайттык. Мәскәүнең мул, чәчәк аткан чагы иде. Кайтышлый Чиләбегә кагылдык, туганнарыбызны күреп, кунып, юлыбызны дәвам иттек. Барысы да исән-саулар иде.

      Омскины узганда, Мәрзия туган тиешле яшьтәше Рәзинә белән очрашты. Ул анда индустриаль институтта укый иде. Сөйләшүләре егерме минут кына булды. Алай да бер шешә шампан шешәсен бушатып, Мәскәү конфетларын авыз итеп өлгердек. Рәзинә иптәш кызы белән килгән иде. Шуннан соң, саубуллашып, сәяхәтебезне дәвам иттек. Кисловодскида эчкән нарзан һәм поездның бертуктаусыз селкетүе үзенекен итте: Мәрзияне бөер өянәге тотып, ташы төшә башлады. Киләсе станциядә аңарга атропин кадатып, көчкә фатирыбызга кайтып кердек.

      Кисловодск, шифаханә һәм Мәскәү истәлекләре байтакка сузылып, күңелләрне күтәреп тордылар. Йөри алганда йөр икән! Ялдан кайтканнан соң, озакламый йөк эшелонын китертеп, безне гаиләләребез белән яңа корылган шәһәрчеккә күчерергә керештеләр. Чегәннәр таборы кузгалдымы! Биредә кыскартылып, Барабанщиков полкы гына кала. Ул да соңрак Сарытау тирәсендәге Тейковога күчәчәк…

      Лазарет безнең белән күчә. Җыена башлагач, берәм-берәм алынып килгән йорт әйберләре байтак җыелган – яңа панцирьлы сәке, диван, сервант, комод, тумбочка, чемоданнар, савыт-саба, кием-салым, азык-төлек. Станциягә йорт әйбер-җиһазларын, офицерлар белән бергәләшеп, йөк машиналарына төяп ташыдык. Күмәкләшеп эшләгәндә җиңел һәм күңелле. Солдатлар казарма һәм штаб малларын ташыдылар. Караңгы төшкәч кенә эшләребез бетте һәм эшелонны озаттык. Эшелон артыннан төнге поезд белән үзебез дә киттек һәм Ледяная станциясенә таң атуга килеп төштек. Торган урыныбыз бушап калды. Белогорск, Возжаевкалар белән ара өзелде. Ләкин Кытай белән мөнәсәбәтләр дошманлашуга хәтле барып җиткәч, ул бушаган урыннарны, Туладан килеп, танк дивизиясе биләячәк әле!

      Яңа йорт („Хрущёвка“) фатирларының ачкычларын алдык. Миңа йортның башында, икенче катта бер бүлмәлесен („полуторка“) бирделәр. Фатирлар җылыткычлар белән җиһазланганнар, аш бүлмәләрендә плитәле мичләр салынган, бәдрәфләре, канализацияләре бар, ләкин ванналар әле куелмаган, һәм җылы кертелмәгән иде. Кательня өлгереп бетмәгән. Әйберләребез өйләдән соң гына килде. Тагы күмәкләшеп ташыдык. Урнаша башладык. Фатирыбыз якты, күркәм. Әле бер дә җылытылмаган салкын бүлмәдә төнне калтыранып көчкә уздырдык. Таң атуга, кар ерып, утын хәстәренә керештек. Мичне ягып җибәргәч һәм аш пешерә башлагач кына, тәннәргә җылы керде. Берничә көннән соң йортларга җылы бирә башладылар, ә язга таба ванналарын да китерделәр. Хатыннар, ирләре кайтканны көтми берләшеп, аларны фатирларына