Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
көнбатышка барган саен, яз кыяфәте артканнан артты. Таныш Урал тукталышларын, Уфаны, укыган ФАШ мәктәп бинасын дулкынланып карап уздым. Монда да эзләрем калган… Инде вагон баскычына асылынып түгел, ә җиһазланган йомшак купеда утырып барам һәм, биредә каешланып кичергәннәремне исемә төшереп, йөрәк әрнүен көчкә тыям. Минем дә мондый көннәргә ирешүем бар икән! Берәр танышым, бергә укыган дусларым күрсәләр иде хәерче рәвешендә монда укып йөргән ач татар малаен! Очрасалар танырлар микән медицина капитанын? Юк шул, берсе дә күренмәде. Тормыш барысын да күптән тараткан…

      Украина җирләренә кергәндә, кар каралып эри башлаган иде. Юл буе саесканнар очрый. Менә юлыбыз тәмамлана. Одессада карның эзе дә юк. Олы, мәшһүр көньяк шәһәренең ничек ошаганын әйтеп торасы да түгел. Көн җылы, кояш нурларына күмелгән. Халык җәйге киемнән. Гүзәл биналар һәм матур һәйкәлләр… Күңел үсеп китте. Биредә һава торышы Амур өлкәсеннән нык аерыла икән шул.

      Шифаханәнең Уналтынчы Фонтан бинасында урнаштырдылар. Икебезгә дә ике агач сәкеле аерым бүлмә бирделәр. Балконы һәм тәрәзәсе диңгезгә карап тора. Боз бистәсеннән соң бу урынны оҗмах дисәң дә хак булыр. Янәшәдә Кара диңгез. Аны Мәрзия беренче мәртәбә күрә һәм шатланып елмая. Төкле аягың белән! Коену сезоны әле башланмаган. Ләкин яр буенда халык кызына. Трамвайга утырып, Тугызынчы Фонтан аша үзәк урамнарына йөрибез. „Фонтан“ исемле булсалар да, анда бернинди фонтаннар юк һәм беркайчан да булмагандыр. Элек шул тирәләрдә мичкәләп атлар белән халыкка су китерә торган урыннар булган. Кайберләрендә китергән суны тотарга таш „коелар“ да ясаганнар. Менә шуннан бирле „не фонтан“ әйтеме телгә керә дә инде. Берәр нәрсә килешмәсә, Одессада: „Не фонтан!“ – дип кенә җибәрәләр. Кала кибетләрендә азык-төлек мул. Каһарман вә курортлар каласы! Импорт шәраб-сыралар тезелеп тора. Без, кызыгып, кургаш башлы, озын шешәле „Сенатор“ исемле кара „бәрхет“ сыраны тартмасы белән авыз итәргә алдык. Бераз ияләшкәч, диңгез янына кызынырга йөри башладык, ахырда, батырланып, суга кереп чумгалый да башладык. Чыдарлык. Пляжда әле халык әз, иркен һәм рәхәт. Шунда фотосурәткә дә төштек. Бер истәлек булып калды. Хәзер шул сурәткә гаҗәпләнеп карыйм һәм яшьлегебезнең булганлыгына ышанып бетмим. Булды микән ул? Әллә төшемдә генә күренде микән? Ничек гомер тиз уза! Башта бетмәс-төкәнмәс кебек иде бит…

      Өйләдән соң шәһәргә, киноларга чыгабыз. Безгә трамвайларда утырып йөрүе дә тансык. Дерибасов урамында сокланып йөрибез. Опера театры данлы бинасы, Дюк Ришелье һәм Пушкин һәйкәлләре, Куприн тасвирлаган „Гамбринус“ шәраб подвалы, Потёмкин баскычы, кәстәнәле француз бульвары, ботаника бакчасы һәм Шевченко исемендәге парк – барысы да безгә кызык. Граф Потоцкий сараенда булдык. Анда – картиналар музее. Сарайның җир асты юлы диңгезгә чыга. Анда шәраб подвалы һәм шәраб фонтаны булган. Шунда кунак паннары күңел ачып, эчеп утырганнар. Кайберләрен үтереп диңгезгә дә агызганнар. Хәзер диңгез юлын тимер рәшәткә белән томалап япканнар.

      Диңгез