Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
фикерләре белән Бериядән артык аерылып тормаган. Ә без сабый чакларыбызда, „Пионерская правда“ ны укып, Ворошилов һәм Будённый белән горурлана идек. Алар турында матур җырлар җырлый идек. Ә   алар исә бик күп күренекле хәрбиләрнең башларын сатканнар! Бермәлне РВ гаскәрләреннән егермеләп алдынгы солдат-сержантны, хезмәтләрен хуплап, Будённый белән очрашырга дачасына алып баралар. Ул, аларны аталарча кабул итеп, байтак сөйләшә, атына атланып, кылычын да айкап ала.

      Аннары телгә алынган атларын бүләк итеп өләшә. Солдатларга тәэсире тирән була. Частьларга кайтып, башкаларга да сөйлиләр. Андый тамашалар хәрбиләрне патриотик тәрбияләү максатыннан оештырыла да инде. Шул ук чорда РВ гарнизоннары буенча Главпурдан, махсус лектор вазифасын үтәп, үз вакытында бик данлы Соколов-Соколёнок фамилияле генерал йөри иде. Ул   – Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары каһарманы. Ниләр белән генә бүләкләнмәгән! Батырлыгы өчен яшь вакытында ук „Соколёнок“ кушаматын такканнар.

      Увольнениеләрдән дә мәхрүм ителгән солдат-сержантларның рухларын күтәрер өчен, андый очрашуларны еш оештыралар иде. Ул „51нче“ гарнизонда да булды. Шундый танылган кеше булса да, безгә моңарчы аның турында берни мәгълүм түгел иде. Дан дигән нәрсә тиз онытыла икән. Кем белә аны хәзер? Шулай булгач, дан артыннан куып йөрисе түгел. Кирәк икән, ул сине табар!..

      Пупковка мин ошадым булса кирәк, моны мин беренче минутлардан ук сиздем. Соңыннан да ул, миңа ышанып, һәрчакта ихтирамлы булды, бер ниятемне дә кире какмады. Командир белән бердәмлектә хезмәт итү бик мөһим нәрсә. Моны башкалар да күреп „мыекларына чорныйлар“. Хәзер инде Пупков – отставкадагы генерал. Ракета гаскәрләре илгә күп кенә генералларны үстереп бирде.

      Полкыбызда ике дивизия. Өченчесен оештырмаска булганнар. Дивизиядә урта ракеталар белән коралланган өч батарея. Алар АКШның Окинавадагы хәрби базаларына төбәлгәннәр. Билгеле, бу бик зур серне кайбер офицерлар гына белә һәм ул хакта сүз йөртмиләр. Дивизиянең штабы, клубы, казармалары, вакытлыча медпункты – стройбатлардан калган җыелма агач щитлардан. Ашаханә – кирпечтән. Ялгыз офицерларга медпункт һәм ике катлы тулай торак сала башлаганнар. Әлегә полк медпункты да дивизиянеке белән бергә. Штат белән шунда таныштым. Икенче дивизиянең табибы – минем курсташым лейтенант Александров, ә беренчесенеке – лейтенант Стецюк, кече табиб – лейтенант Глятман, РТБ табибы – капитан Бескоровайный. Ике фельдшерыбыз, аптека начальнигы, шәфкать туташлары, лаборантка һәм санинструкторыбыз бар. Теш табибының урыны буш. Менә кемнәр белән хезмәт итәсе. Өстәвенә өч санитар һәм йөк машинасы белән ДДАбыз бар. Димәк, хуҗалыгыбыз шактый зур.

      Полк штабы, складлар, автопарк, полк медпункты, клуб, кунакханә, балалар бакчасы сала башлаганнар. Сигезьеллык мәктәп булачак. Болар барысы да шәһәрчегебез кырыенда. Уңайлы.

      Стецюк – академиябезне яңа гына бетергән кеше, ниндидер совпартократлар улы.

      Бескоровайный