Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
– дигән булган иде. Ләкин мин, бер дә исем китми: „Ярар, алайса, авыруларыгызны ашыгыч рәвештә госпитальгә илтергә үзегезнең җиңел машинагызны бирерсез!“ – дигәч, алмашка урынбасарларының машинасын бирергә һәм УАЗны кичекми автозаводка төзәтергә озатырга мәҗбүр булды.

      Шунда Бескоровайныйны үз санитар машинасына хуҗа була белмәгәне өчен сүктем. Өченчедән, икенче дивизия машинасын төзәтергә җибәрүен, яңа УАЗга вә покрышкаларга заявкалар юллавын сорадым. Кешенең гомере кыл астында булганда, машинаң ватылып юлда тукталса нишләрсең? Адәм гомере белән шаярырга ярамый бит! Дивизиядән покрышкаларны төрле сылтаулар табып бирмәскә маташканнар иде. Алар анда яңаларын, ялагайланып, начальствоның „газикларына“ куярга тырышалар, вакытлары чыкмаса да.

      Хәрби округның „Суворовский натиск“ (без аны „Суворовский нажим“ дип атый идек. Редакторы яһүд Шапа иде) гәҗитенә усал мәкалә язгач, Биробиджаннан дивизиянең авто-трактор бүлеге начальнигы көпчәк резиннарын, машинага төяп, үзе китермәсенме! Түрәләрнең дәрәҗәләренә карамый, хакны ярып дөрес кылсаң, барысы да хәл ителәчәк икән!

      Дүртенчедән, моңарчы монда булмаган хәлне – табибларның тәүлекләп график буенча кизү торуларын гамәлгә керттем. Анысын да Пупков хуплады. Үземнән башлап, һәр офицер (алты кеше) башта беренче дивизия медпунктында, ә соңыннан ПМБда тәүлекләп кизү тора башладык. Берең кизү торганда, калган бишебез төнлә тыныч йоклый. Йөкле хатыннарны бала табаргамы, берәрсенә ашыгыч операция ясатыргамы, кизү торучы табиб, карап, калага илтә. Мондый хәлләр, язылмаган кагыйдә буенча, күбесенчә төнлә була. Кайбер төнне округ госпиталенә (алтмыш чакрым) икешәр мәртәбә барырга туры килә. Шул сикәлтәле юлдан миңа башка йомышлар белән дә күп мәртәбә, буыннарымны какшатып бетергәнче йөрергә туры килде. Ә өлкән табибның йомышлары күп була. Госпиталь юлын да таптыйсың, округның медбүлегенә дә, корпус штабына да, өлкә сәламәтлек бүлегенә дә барасың. Әле мин килгәндә, полкыбызның бер өлеше елдан артык Князе Волконкада аерым хуҗалык булып яшәде. Аларга да байтак күз-колак булып йөрдем. Князе Волконка белән полк арасының юлын җәй вакытында миңа берничә мәртәбә командир аша грейдер белән тигезләтергә, ә кышын көртләрен кырдырырга туры килде. Ул юлның газабын байтак күрдем. Бер мәлне кыш уртасында Князе Волконкага җитәрәк бер бичара хатынга, „кендек әбисе“ булып, бала табарга булыштым. Төн уртасында беренче йортның ишеген кагып, баланы юып-биләп, анасына биреп, чәй эчертеп, юлыбызны дәвам иттек. Андый очракларга машинабызда аерым сандыкта бөтен кирәкле әйберләребез бар иде. Кышын һәр санитар машинага хәтта берәр бәйләм коры утын да салдырта идем! Юл хәлен алдан шәйләргә кирәк ич!

      Әлегә һаман бишенче катта яшибез. Багажыбыз да озак көттермәде. Әкренләп гарнизонда медицина эшләребез җайланды. Моны сизми калмаган кеше булмагандыр. Табиблар үзләре дә үзгәрешләр белән канәгать иделәр. Заводка озатылган машиналарыбыз да яңарып кайтты, беренче дивизиягә яңасын