Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
араларында байтак латыйфалар сөйләнелә. Берсе мондый. Картаеп барган генералның хатыны, имеш, бала таба. Бу, куанып, хатыны янына хәл белергә адъютантын юллый. Теге барып килә: генерал, түземсезлек белән: „Йә, күрдеңме, нинди?“ Адъютант: „Нәкъ үзегезгә охшаган, иптәш генерал!“ Генерал: „Кит инде!..“ Адъютант: „Әйе, үзе пеләш, үзе чөгендер кебек кып-кызыл, үзе яман акыра!“ Безнең главком андый түгел. Тыныч кешегә охшый. Стройбат клубында офицерларны җыйдыртып, „киңәшмә“ үткәрде. Каравылларны мөмкин кадәр кыскартырга, сакчыларның санын мөмкин хәтле киметеп, алар урынына тиешле җирләрдә электр челтәрләрен тарттырып куярга һәм мина кырларын, төрле сигнализация әсбапларын булдырырга кушты. Әгәр дә берәр җирдә сигнал була калса, кизү торучы укчыларны җиңел машина яки вертолёт белән шунда ук җибәрергә һәм тиешле чарасын күрергә! Акыллы карар. Тәрәккыять заманында нигә искегә ябышып ятарга һәм хәрбиләр санын арттырырга ди? Тәнәфестә ул ял итеп утырганда, без – берничә яшь офицер – янына ук килеп бастык. Маршалны көн дә күрмисең бит! Ул, безне аңлагандай, аны-моны әйтмәде, елмайды гына. Тужуркасында алтын йөгертелгән тугралы төймәләрен, Генштаб академия ромбигын һәм маршал тамгаларын, укалы, чигелгән погоннарын да җентекләп карадык. Крылов хакында мондый сүз йөри иде. Имеш, аның элегрәк язылган аттестатына Хәрби министр – Советлар Союзы маршалы Малиновский болай язган: „Академии не оканчивал и в иных не нуждается!“ Күрәсең, соңрак, ничек булса да, генштаб академиясен тәмамлаган!

      Шәһәрчегебездә кунакханә төзелмәгән иде әле. Ул килүгә, торакның бер подъездында өч бүлмәле фатирда аңарга кунакханә булдырдылар. Пинчук хатыны һәм башка командирлар хатыннары анда келәмнәр, пианино, кәнәфиләр һәм пәрдәләр кертеп, чәчәкләр җыеп җиһазладылар. Һәм маршалны шунда ашатып-эчертеп йөрделәр. Маршал белән Перхушководан ЛОР белгече килгән иде. Аның тагылып йөрүенең сере мондый икән. Ватан сугышында булачак маршал дошман снаряды шартлаганда контузияләнгән. Шул мәлне аның колак пәрдәләре ертылып канаганнар. Яралардан соң колак пәрдәләрендә җөйләр барлыкка килгән, һәм алар саңгырауланганнар. ЛОР белгече исә, шул колак пәрдәләрен кокаин белән майлап, көн дә пневмомассаж („по Воячеку“) ясый икән. Маршал кокаинга ияләшкән булса кирәк…

      Шул киңәшмәдә гарнизон һәм стройбат командирлары маршалга: „Безгә ДВО командующие бер дә булышмый!“   – дип белдергәннәр. Маршал киткәннән соң, көннәрнең берсендә биредәге тормыш хәл-әхвәлләре белән танышырга ДВО командующие генерал-полковник Крейзер килде. Килми хәле юк, чөнки Крылов – хәрби министрның урынбасары һәм ВС депутаты! Крейзер – каратутлы гына бер яһүд шунда. Аның махсус пассажир вагонын тупикка кертеп куйдылар. Ул үзенең пешекчесе, табибы, адъютанты һәм сакчылары белән йөри икән. Аның белән бер төркем өлкән офицерлар да килгән иде. Янәсе, сезгә нинди ярдәм кирәк? Дивизия округ җирләрендә булгач, аның иминлеге өчен ДВО штабы да җаваплы. Бигрәк оборона өчен һәм азык-төлек белән тәэмин итү өчен. РВ Крейзерга