Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
регион түрә-генераллары Мәскәүгә омтылмыйлардыр.

      Ләкин Мәскәүнең икенче ягын, аның кемнәр хакына алай иркен яшәгәнен дә яхшы беләбез инде.

      Зәмһәрир суыклар узып, яз башлануга, шәһәрчегебезне кар суы басты. Тротуарлар әле салынмаган. Ләкин станциядән полк-дивизияләргә авыр машиналар күтәрерлек калын һәм киң бетон плитәләрдән юл салалар. Менә кайдан башлана ул Татарстанга һәм Рәсәйгә эләкми калган юллар! Инде тормыш җайланды диярлек. Хатын-кызлар мөмкинлек булган урыннарга эшкә урнаша башладылар. Мәрзия дә янәшәдәге төзүчеләр штабына машинистка эшенә ялланды. Ленинградта бераз стенографистка-машинисткалар курсында укып алган иде. Үзебезгә хәрби сәүдә кибетеннән бәләкәй язу машинкасын алдык. Кирәге чыкмагае… Эшли торган урыным моннан җиде чакрым гына. Үзебезнең автобусыбыз белән барып-кайтып йөрибез. Бик җайлы. Бер казармада медпункт һәм изолятор ачтым. Бөтен эшемне махсус кулланмалар һәм уставлар буенча кордым. Командование, офицерлар һәм дивизия табиблары белән яхшы мөнәсәбәттә. Бу яктан борчылырга урын юк. Тик күңелне бераз хезмәт мәсьәләсе кыбырсыта. Майор мәртәбәсен алыр өчен, олырак хезмәт урыны кирәк. Бу хакта, җаен табып, яһүд кешесе – корпус табибы полковник А. Наугадов белән сөйләшәсе бар. Комиссия белән бирегә Хабаровскидан килгәли. Еламаган баланы имезергә ашыкмыйлар бит. Армиядә, кагыйдә буларак, олы начальниклар белән үзеңнең киләчәк хезмәт хакында кайгырта башласаң: „Әле сиңа иртәрәк!“ – дип әйтергә яраталар. Ә аннары, вакытың җитеп уза башлагач: „Инде соңга калгансың, яшең үтеп бара!“ – диләр. Димәк, башта иртә, ә аннары соң! Аларны борчыма гына. Ә үзләре исә, этешеп-төртешеп, төрле хәйлә-җайларын табып, кайсын эчереп-сыйлап, кайсына ялагайланып   – тәлинкә тотып, аулар оештырып, гел өскә үрмәләргә тырышалар. Андыйларны байтак күргәнем бар. Шундый карьеристлар кеше өстеннән таптап үтәргә дә тартынып тормыйлар. Нәкъ менә шулар, түрә булгач, бүтән лаеклыларны үзләреннән алгарак уздырмаска көч куялар да инде. Мондый яклары белән илгә һәм Кораллы көчләребезгә нинди зыян китерүләре хакында язып торуым кирәк микән? Маршал Гречко – хәрбиләр министры, ә Брежнев СССР атасы булганда, кода-кодагыйлык аркасында, ришвәтләр биреп, фәхешлекләр кылып, халык муенына атланучылар әз булмады. Бу барыбызга да мәгълүмдер. Бу хакта матбугатта язылганы да җитәрлек. Дөньябызны шулар череттеләр дә инде.

      Кызганыч, азгынлык чире армиябезне дә читләп узмады. Бер илдә бит! Әйтик, Гречко чорында җыен яраксызлар гаскәр башлыклары булып беткәннәр иде. Кошевой, Третьяк кебекләрне искә төшерү дә җитә. Брежнев, Гречко һәм аларның якыннары үзләрен, назлы кызлар сыман иркәләтеп, уч төбендә генә сикертеп торырга омтылалар иде. Моны тиз белеп алган бәндәләр түрәләрнең йомшак яклары белән бик оста файдаланды. Ә гади халык нишләде соң? Барысын да күрде һәм наданлыкка, гафләткә батып, битарафлыкка бирелеп, күңеле кайтып, әкренләп эштән бизә башлады. Сәрхушлыкка, угрылыкка салынды. „Бөек“ җитәкчеләрнең хакимлекләренең нәтиҗәләре