Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
бала, дим. Башкаларны гына дәваларга димәгәндер! Кызганыч, шул якларда хезмәт итсәм дә, үземә „Океанск“ та ял итәргә туры килмәде. Шулай Тын Океан шифаханәсен татымый калдым. Гарнизоныбызда поликлиника булмагач, барысы да безнең өскә салыналар. Хатын-кызларга алтмыш чакрымдагы Хабаровскига суык кышларда, балаларын калдырып, автобуска утырып дәваланып йөрергә читен. Бу мине дә борчый, уйландыра башлады. Үзем гинекология фәнен академиядә яхшы өйрәнгән идем. Бескоровайный хирургия курсында укыган, ә Сёмина – эчке чирләр белгече. Шулай булгач, үзебезнең төп эшләребездән тыш, икешәр сәгать һәркайсыбыз аерым фән буенча хатын-кызларны медпунктта кабул итеп дәвалый алабыз. Шулай иттек тә. Үземнең өстемә гинеколог вазифасын һәм горздрав бүлегеннән бер шәфкать туташы штатын юллап алдым. Моңа аптека базасыннан дарулар да китереп сату вазифасын йөкләдем. Шулай аптекалы да булдык. Ул урынга бер офицерның элек акушерка булып эшләгән хатынын алдым. Шуннан соң беренче тапкыр хатыннарны кабул итәргә килдем. Ләкин башта алар миңа күренергә оялдылар.

      Ишек төбендә җыелып, керергә базмый, бер-берсен кыстап тордылар. Тик бүтән чара юк бит. Ахырда Кустовның хатыны: „Әй, кызлар, безнең ишеләрне күрмәгәнмени ул, ни булса, шул булыр!“ – дип, ишекне каерып керде. Мин, ишетсәм дә, аны-моны сиздермәдем инде. Карадым, шунда ук шәфкать туташына ничек эшлисен күрсәтеп бирдем. Әрсез Кустовадан соң хатыннар бер-бер артлы, кызарып, башларын күтәрми генә күренергә керә башладылар. Кулымнан килгәннәрен дәваларга монда калдырдым, ә калганнарын Хабаровскига юлладым. Менә шулай шәһәрчегебезнең тормышын шактый җиңеләйттек.

      Мәрзия шифаханәдән кайтканчы, йортлы булдым. Яңа гына төзелеп беткән йортның икенче катыннан ике бүлмәле фатир алдым. Фатир бик күркәм. Тәрәзәләре ике якка карый. Солдатларыбыз белән әйберләрне ташыдым. Күченгәндә йорт әйберләре күп булып күренә, эт булып арыдым. Күченгәнче, идәннәрен яңадан буяткан идем. Фатирның батареялары бар, суык су кертелгән, канализация үткәрелгән. Котельный җылыта башлады. Аш бүлмәсендә плитәле мич. Ванна бүлмәсендә суны титан белән җылытасы. Бәдрәф янәшәдә. Тагы нәрсә кирәк? Рәхәтләнеп яшәргә була. Ишек аша гына гаиләсе белән Пупков урнашты. Димәк, безнең белән аралашып яшисе килгән! Бу подъездга башкаларны да сайлап кына керткән. Дүртенче катта Горновскийлар, ә бишенчесендә лаборанткабыз Есько ире һәм кызы белән. Бездән түбәнрәк тагы бер йорт салына. Анысы төзелүгә, Хабаровскидан бөтен офицерларыбыз күчеп бетәчәк. Сигез сыйныфлы мәктәп беренче сентябрьдән үк эшли. Анда район аша медпункт ачарга булыштым. ПМП аптекасыннан үлчәү-мазар, бикс, шприц-стерилизаторлар һәм башка кирәкле әйберләр бирдерттем. Шәфкать туташы инде эшли башлады. Димәк, гарнизонның тормышы бу яктан да җайланды. Клуб, кунакханә, балалар бакчасы, кибет (клубтан гайре барысы да бер бинада) ачык диярлек. Шәһәрчегебез күз алдында матурлана. Офицерлар гаиләләре белән танышып, дуслашып киттеләр, бер-берсенә кунакка йөрешә башладылар. Яңа ел бәйрәмен, җыелып, Горновскийларда уздырдык.