Җәй көннәрендә миңа командировкага ешрак йөрергә туры килде. Яшәреп яңарган мохит куенында, хәрәкәтсез поезд эшелонында яшәргә күңелле булса да, чебен-черкиләрнең, озынборыннарның куерган кара болытлары күз-авызны ачарга ирек бирмиләр. Үтмәгән җирләре юк. Барысы да кан эчәргә маташа! Диметилорталат белән сөртенеп тә, тулысынча чагуларыннан котылып булмый. Кич җитүгә, урнашкан җиребездә, ДДТ шашкаларын кабызып, бераз канечкечләрне кыргалый идем. Ләкин бөтен тайга бөҗәкләрен алай ансат бетерә алмассың. ДДТ төтененең файдасы беразга гына тия. Солдатларны эшелон каршында чатырлар кордыртып урнаштырдык. Биредә кыр күгәрченнәре күп. Көн буе чырылдап-гөлдерәп мәш киләләр. Солдатлар аларны: „Жидовские кукушки!“ – дип атый. Башта мин дә нинди кошлар икәннәрен белми идем. Янут этләре дә очрый. Аларның кызык гадәтләре бар икән. Кешедән качып өлгермәсәләр, үлгән булып кыланалар.
Берсен шундый мәлдә солдат Ряполов тотып кайта, бәйләп куя һәм, читлек ясап, читлеккә утырта. Чыннан да, кара йонлы кечкенә эткә охшаган. Ул аны ашатып, бауга тагып ияртеп йөрткәләде. Ләкин янут бераздан читлеген кимереп качты. Ирекне һәркем ярата шул. Соңрак, мин „51нче“ дә хезмәт иткәндә, кышын бер сверхсрочник сукмактан „үле“ янут гәүдәсен тотып кайта, тиресен тунарга дип. Йомшарсын дип ванна астына сала. Ул аны катып үлгән дип белгән. Бермәлне, эшкәртергә дип керсә, хәйләкәр януттан җилләр искән! Хатыны чыгып-кереп йөргәндә, ул кинәт күтәрелеп тайган!..
Эч чирләре килеп чыкмагае дип, солдатлар белән нык шөгыльләнергә туры килә. Шул араларда РВ медицина бүлегеннән тикшерү максаты белән баш токсиколог-радиолог полковник Гыйрфанов килде. Ул йомшак фигыльле һәм ихтирамлы мөселман заты иде. Кай яклардан булгандыр, сорашырга базмадым. Артык әңгәмә корып утырырга туры килмәде. Көне эссе иде. Төш вакыты җитеп барган мәл. Сусаганын сизеп, чәй эчәргә тәкъдим иттем. Аш пешерүче солдатка чәй китерергә куштым. Мүк җиләгенең сыгынтысын да өстәлгә куйдырттым. Тиздән теге солдат алюминий чәйнеге белән чәй китерде. „Чәйне һәм шикәрне шунда салдым!“ – ди.
Тустаганнарга чәй агызабыз. Кипкән иреннәребез белән өрә-өрә эчә башлыйбыз. Кинәт күзләр акая, чү, нәрсә булды бу? Теге чукынган нәмәстә шикәр комы урынына чәйнеккә тоз тондырган! Ничек инде шулай шикәр кабын тоз кабы белән бутарга ди? Юри шулай эшләде микәнни соң? Булыр да!.. Кәеф бозылды. Нинди сөйләшү ди шуннан соң? Чәйнең яңасын китерттем. Шуннан соң Гыйрфанов абзый китте. Сүз уңаеннан бер истәлеккә кагылмый булмас. Әнинең авылында ярлырак ир заты яшәгән. Аңарга абруйлы, мөхтәрәм мулла абзыйга чәй эчертергә туры килгән. Шуннан соң авылдашлары белән берәр бәхәс чыга калса: „Сез беләсезме минем кем икәнне? Мин хаҗи Мусага чәй эчерткән егет!“ – дип,