Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
шул сәбәптән, СССРны агрессиядә гаепләп, Кубаны диңгез флотлары белән камап алганнар. Бу инде хәрби блокада дигән сүз. Куба белән СССР арасында күпер салынган кебек, тәүлегенә утызар совет корабы, океан һәм диңгезләрне гизеп, кирәк-яракларны ташып йөри. Җитәкчеләребез СССР исеменнән: „Совет армиясенең җыр вә бию ансамбленнән гайре Кубада бер генә солдатыбыз юк!“ – дип, бөтен дөнья алдында ялган тараттылар һәм бу ялганны күп мәртәбә кабатладылар. Без көлештек кенә. Әйтерсең бөтен дөнья сукыр һәм чукрак! Ахырда АКШныкылар, Космостан төшереп алынган Кубадагы СССР ракеталарының фотосурәтләрен күрсәтеп, гәҗитләргә төшереп, ракета частьларының саннарын игълан итеп, СССРның ялганын фаш итәләр. Менә ничек бөек дәүләтнең абруен төшерәләр! Шаярырга урын калмый. АКШ чын-чынлап, ультиматум куеп, безгә каршы сугыш ачарга җыена башлады. Ә СССРның стратегик ракеталары әле сугышчан әзерлеккә баса гына. Алар әле әз. Ә Н. Хрущёвның шапырынуы буенча, бездә ул ракеталар конвеердан „сарделькалар“ кебек төшеп кенә торалар ди…

      Дивизия махсус бүлегенең полковник-офицерларының җыенында иярченнәрдән алынган зур фотосурәтләрне күрсәттеләр. Берсендә – Пентагон алдында бихисап җиңел машиналар җыелган. Икенчесендә – ак йортлары янында шундый ук хәл. Димәк, хәрби һәм сәясәт киңәшмәләре бара. Өченчесендә – Куба утравы тирәсендә АКШның хәрби кораблары. Кайбер сурәтләрдә АКШ һавасында очып барган очкычларның борт саннарына хәтле күренә! Фотоательеларда төшерә белмәгәндә, галәм күгеннән төшереп үрнәк күрсәтәләр!

      Бераз тарткалашып-карышып маташканнан соң, безнекеләр каракларча яшереп керткән гаскәр һәм ракеталарны, хурга төшеп, кире кайтарырга мәҗбүр булдылар. Д. Кеннеди үзенекендә нык торды. Әйтерсең дөнья алдында СССРның яңагына чәпәде. Нәкъ урыслар үзләре әйткәнчә булды: „Пошли за шерстью – вернулись стрижеными!“ Сәләтең булмагач, әтәчләнеп көчәнеп маташмыйлар аны!

      Үпкәләгән һәм СССРга ышанычын югалта башлаган Фидельны тынычландырырга һәм үгетләргә Микоянга баралар. Ул анда Фидельдан аерылмый байтак торды, үлем түшәгендә яткан хатыны янына бәхилләшергә дә кайта алмады, чөнки Куба белән дуслык бозылыр хәлгә җиткән иде. Кызык бит, СССРның бөтен дөньяны кочаклыйсы килә. Бөтен дөньяга социализмны иңдермәкче булып маташа, ә үз халкы суган суы суырырга җитешкән!

      Ракета гаскәрләрен дә бик кызык керткәнбез. Аннан кире кайткан офицерларны төрле частьларга тараттылар, һәм аларның маҗараларын үз колакларым белән ишеттем.

      Офицерларны һәм солдатларны Одессада һәм Балтыйк портларының пакгаузларында үзләренә ошаган граждан киемнәренә киендереп, пароходларга утыртып алып киткәннәр. Андый тәҗрибә бар инде. 1935–1936 елларда да шулай яшерен рәвештә Испаниягә СССР гаскәрләренең кергәннәре бар.

      Солдатларны трюмнарда урнаштыралар. Аларга палубаларга көндез чыгарга катгый тыела. Солдатлар тын алырга эчке күлмәктән төнлә генә чыгалар, чөнки бирелгән граждан костюмнарын „дембель“