Бусы киңәшмәнең гадәттәгечә беренче өлеше булды. Әлегә көн тәртибе буенча фикер алышу булганы юк. Кодрачев кына сөйли, ул сөйләгәч, һәммәсе ачык, бәхәскә урын калмый.
Икенче мәсьәлә – оешма алдында торган бурычлар. Анысы өчен Мирсәет җаваплы. Ул, урыныннан торып, өязләрдәге хәл белән таныштырды. Татар һәм башкорт авылларына җибәрелгән миссионерларның нинди чаралар күреп, кай масштабларда эш җәелдерүен анализлап үтте. Халык массалары белән элемтә урнаштыруның көннән-көн кыенлаша баруы хакында сөйләде.
Аның сөйләп бетергәнлеген көтеп тормады Кодрачев, сорау белән бүлдерде. Ай-һай мавыгучан да кеше соң үзе! Һич кенә дә әрәмәлектә сөйләшеп утыралар димәссең, зур сарайларда уза торган Дәүләт думасыннан һич кайтыш түгелдер. Гәрәй Кодрачев уйнамый иде; кыланып та түгел, чын-чынлап шулай тиеш санап, инанып, рольгә кереп башкара иде ул һәр эшне.
– Иптәш Солтангалиев, – дип мөрәҗәгать итте ул аңарга, – шундый ситуациядә сез ни эшләргә тәкъдим итәсез?
– Киңәшергә кирәк, – диде Мирсәет һәм Раузага күз төшереп алды.
Рауза аңар, ихтыярсыздан елмая төшеп, ым кагып куйды. Йә, Мирсәет, күрсәт әле үзеңне, берәүдән дә ким түгеллегеңне исбат ит. Юкка гынамы мин шулкадәр ир-егет арасыннан сине сайлап алдым… Акла шул ышанычымны, дия иде сыман ул. Башкаларның да Раузага сүз катасы, шундый яшь, ут өермәседәй уйнап торган чибәр туташ белән аралашасы, дуслашасы килеп йөргәнлеген тоя, сизә иде ич Мирсәет. Бер мизгел эчендә шундый уйлар узып өлгерде аның башыннан.
Үч иткәндәй, Кодрачев ашыктыра тагы, аның мин-минлегендә уйный:
– Нәрсә, иптәш Солтангалиев, берни дә тәкъдим итә алмыйсызмы?
– Авыл халкына мөрәҗәгать кабул итәргә кирәк. Шул мөрәҗәгатьтә әлеге «денсез укытучы» ларның чын йөзен ачарга һәм авылдан сөрдерергә үзләрен.
Бермәл тынлык урнашып алды, һәммәсе уйга бирелеп җитдиләнеп калды.
– Шәп ич, шәп фикер, апаем, – дип, моңарчы тавыш-тынсыз утырган Уралбаев аваз салды иң элек. – Башкорт авылларына да җибәрәбез хатны. Ул ялагай мөртәтләрнең һәммәсен кудыртырга кирәк авылдан.
Мирсәетнең тәкъдиме бертавыштан кабул ителде. Урынына барып утыргач, Рауза, сизелер-сизелмәс кенә, аның иңсәсенә сыенып куйды, яратып, иркәләп, зәңгәр күзләрен сирпеп алды. «Мин сиңа ышанган идем. Син ышанычымны акладың», – дип әйтергә теләве иде бу аның.
Вәлиев белән Богданов атна-ун көн дигәндә листовкалар бастырып өлгерттеләр. Мөрәҗәгатьне Мирсәет белән Кодрачев язган иде. Татар һәм башкорт мужикларының колагын торгызырдай булсын дип яздылар. Тагы да шулай дәвам итсә, мәктәпләрдә балаларыгызны чукындыра башлаячаклар дип куркытып яздылар.
Мөрәҗәгать басылган листовкалар, конвертларга тыгылып, хат рәвешендә авыл мөгаллимнәренә, муллаларга таратылды.
Нәтиҗә көтелгәннән күп мәртәбәләр шәп килеп чыкты. Уфа губернасының төрле өязләрендә