Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ринат Мухаммадиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02432-7
Скачать книгу
хатын булып яши башлаган яшь пар – Мирсәет белән Рауза өчен дә 1914 елның кышы озын һәм салкын була.

      Рауза белән бер-берен аңлап, яратышып яшиләр. Кызлары туып, аңарга Рәсидә дип исем кушалар. Әмма гаилә иминлеге, гаилә бәхете белән генә канәгатьләнеп яши алмый Мирсәет, әле анда сугылырга, әле монда бәрелергә керешә һәм көннәрнең берендә, революцион эшчәнлеген дәвам итәргә өметләнеп, хатыны һәм кызыкаен ияртеп, Бакуга юл тота.

      Ул елларда Баку Кавказда гына түгел, Идел һәм Урал буйларына да үзенең революцион рухы, традицияләре белән мәгълүм кала булган. Мирсәет, килүгә үк, элемтәләр урнаштырырга, алдынгы карашлы кешеләр белән таныш-белешлеген булдырырга керешә. Әмма күпме генә омтылмасын, гаять тирән конспирация шартларында эшләгән Баку большевиклары оешмасына үтеп керү алай җиңел генә бирелми.

      Рауза миллионер Ташев тарафыннан әле генә ачылган Мөселман хатын-кызлар гимназиясенә укытучы булып урнаша. Әмма ул алган алтмыш тәңкәгә генә яшәү мөмкин булмый. Фатир өчен генә дә шуның яртысын түләп барырга туры килә. Гаилә дә кечкенә түгел – кызлары бар. Раузаның әнисе дә алар белән. Мирсәет исә үзенә кулай эш таба алмый иза чигә. Рус телендә чыккан «Каспий» газетасында урын булмый, мөселман журналистлары үзебездә дә буа буарлык, дип кенә җавап кайтаралар аңарга. Өч айга якын эш эзләп тәмам җәфаланып беткәч, Мирсәет Солтангалиев әрмән капиталистлары тарафыннан рус телендә чыгарыла торган «Баку» газетасына килеп юлыга. Әрмәннәр белән азәрбайҗаннар арасында ул елларда да татулык мактанырлык булмый. Шуңа күрә бу газетада җирле халыктан берәү дә эшләргә теләмәгәндер. Мирсәеткә Кавказ мөселманнары тормышыннан информацияләр әзерләү һәм азәрбайҗан телендә чыга торган газета-журналларга күзәтү ясау йөкләтелә. Димәк, берочтан ашыгыч рәвештә азәрбайҗан теленең нечкәлекләренә дә төшенергә туры килә.

      Эшен яратып, зур тырышлык белән башкара ул. Әмма, үзе дә абайламастан, гаять кыен хәлдә торып кала: җирле интеллигенция аңарга, «мөселманнарга хыянәт итүче» дип, кырын караса, әрмәннәр исә, «татар шпионы» түгел микән бу дип, шикләнү белдерәләр. Өстәвенә Россия белән Төркия арасындагы сугышның да кызган чагы.

      Кылдан атлап упкын аша үтүгә тиң була Мирсәетнең һәр көне. Кайбер таныш-белешләренең дә үзен читләп-урап уза башлаганын тоя ул. Берничә тапкыр «кисәтү ясыйлар» үзенә. Кисәтү дигәннәре болайрак була: төн уртасында фатир каршына килеп басалар да берьюлы әллә ничә кеше тәрәзә аша өйгә таш ыргытырга керешә. Шулай көтмәгәндә килеп чыгалар да, тәрәзәләреңне челпәрәмә ватып, өй эчен пыран-заран китереп, күздән дә югалалар. Ташларның берсенә нәни генә кәгазь кисәге – кисәтү беркетелгән була.

      Ике тапкыр кабатлана бу хәл. Бәхеткә, үзләренә ул-бу булмый, башлары исән кала. Тора-бара, Мирсәетнең газета материалларыннан чыгып нәтиҗә ясаганнармы, төнге «кунаклар» аның гаиләсен тынычта калдыралар. Чөнки ул, чорның нинди генә катлаулы булуына карамастан, вакыйгаларга объектив бәя биреп, теге яисә бу халыкның милли хисләренә бәрелмичә, аек акыл белән әзерли