– Мин бүген төнлә язып бетерергә тиеш.
Җаваплы төне икән ләбаса, ә үзе һаман шәраб чөмерә.
Мирсәетнең уендагын ишеткән сыман, егет әйтеп куймасынмы шунда:
– Эчкәч шәбрәк тә язам мин. Шуңа эчәм… Бүген язып бетерәм дә, тагы ике көннән, шушы якшәмбедә, шәһәрдә сенсация булачак. Ә патшаны төшерәм дип йөргән Коба ничек итеп марҗасы өстеннән егылып төшкәнен дә сизми калачак… Ха-ха… Үз күзләренә үзе ышанмаячак…
– Теге грузиннар китергән рәсемдәге кешеме? – дип, фоторәсемнәргә ым какты Мирсәет. Югыйсә шулар китергәнне болай да белә иде.
– Әйе, шул!.. Әлеге меньшевиклар исемнәрен әйтмәделәр, адресларын да калдырмадылар.
Беткән баш беткән дигән сыман, бер тотынгач, Мирсәет кызыксынуын һаман дәвам итте, сәясәттә берни аңламаган кешегә ни сораса, шул килешә, янәсе.
– Меньшевиклар дигәне кем була тагы? Коба дигән адәмгә дошманмыни?
– Барысы да бериш. Дөньяны болгатучылар, – дип белдеклеләнеп җавап кайтарды егет. – Үзара власть бүлешәләр, ахырзаман дигәннәре шул буладыр – грузин грузинны сата башласын инде… Башкаларга ни кала!
Мирсәетнең утырасы, тагы да сораштырасы, төпченәсе килә иде әле. Әмма нинди генә сорау бирсә дә, җайсыз чыгар төсле, Арам тыңлар-тыңлар да: «Ә нәрсәгә кирәк булды әле сиңа болар?» – дип сорап куяр кебек. Шулай итеп, Мирсәет ашыгыч эше барлыгын аңлатты да – әле күзәтүне бетерәсе бар, аннары аны типографиягә төшереп тапшырасы – чыгу юлына юнәлде. Журналист егет, сөйләнә-сөйләнә, тустаганга шәраб коеп калды:
– Ә мин эчкәч шәбрәк язам… Кыюрак килеп чыга… Большевикларның чын йөзен ачам… Кобаның астын өскә китерәм әле мин…
Егерме-утыз минут чамасы вакыты калган иде Мирсәетнең. Ул яза башлаган күзәтүен тиз генә төгәлләде дә китәргә җыенды. Арам янына кереп торырга түгел иде исәбе. Икенче каттан төшә торган караңгы баскыч буйлап түбәнгә атлыйм дисә, ниндидер катыргы кисәгенә баскандай тоелды. Үрелеп алса – калын кәгазьдән ясалган конверт булып чыкты, эчендә ниндидер кәгазьләр… Янәшәдәге тәрәзәгә якынрак килеп, конверт эчендәге кәгазь кисәкләренә күз төшерим дисә, телсез-өнсез калды: сенсация ясарга тиешле фоторәсемнәр иде бу.
«Нишләргә?» дигән сорау китереп сукты чигәсенә. Куенга тыгып чыгып йөгерергәме? Хуҗасына, Арамның үзенә кертеп бирергәме? Ул кай арада монда чыгып өлгергән дә, ничек итеп фоторәсемнәр баскычта төшеп калган? Әллә теге фоторәсемнәрнең бөтенләй башка нөсхәләре микән бу? Әллә, югалткан атлы булып, Мирсәетне сынауларымы?
Ни булса, шул дип, кире борылырга, табылдыкны иясенә кайтарырга дигән фикергә килде Мирсәет, Арам утырган бүлмәгә таба атлап китте. Иң элек кеше булып калырга кирәк бит әле… Юкса каракларча урлап качу сыман була, дип аклады ул үзенең бу адымын.
Ә егеттән җилләр искән булып чыкты. Шәрабын эчеп бетергән дә, яза башлаган караламаларын, фоторәсемнәрне үзе белән алып, ашыгыч рәвештә каядыр юл тотуы булган, димәк.
Иртәгесен