– Соң, алайса, татар-башкорт социалистларының сугышчан оешмасы дияргә кирәктер.
Тәкъдимнең монысын туташлардан Рауза Чанышева кертә. Ул Кодрачев белән янәшә утырган. Әллә нигә бер кулындагы кәгазь кисәгенә язгалап та куя. Бу аның беркетмә алып баруы булган икән.
Рауза Чанышева беренче күрүдә үк Мирсәетнең игътибарын җәлеп иткән иде. Гәүдәгә җыйнак кына булса да, бар җире килешле һәм сылу үзенең. Бигрәк тә елмайган чакта, йөзләре балкып, яктырып китә аның. Ә зур зәңгәр күзләре (ай, ул күзләр!) берөзлексез уйнап, якты нурлар сирпеп, үзләренә тартып тора. Куе кара чәчләрен, ул чактагы татар туташларыннан аермалы буларак, бер генә толымга үргән дә иңбашы аша күкрәгенә салган. Үзе әледән-әле, көязләнеп, шул толымын хәстәрләп-барлап тора. Шул кызның сылулыгы, шул кызның күзләреннән сибелгән зәңгәрсу яктылыктан әсәрләнеп, фикер алышуга да катнаша алмый иза чиккән чагы иде Мирсәетнең.
– Туташ дөрес әйтә. Мин әнә Рауза туташ тәкъдименә кушылам, – дип әйтеп ташлаганын абайламый да калды.
Аның хуплау сүзен Рауза туташ та игътибарсыз калдырмады. Күзләрен тутырып карап куйды ул Мирсәеткә һәм ирен читләреннән серле генә елмаю юллады.
Әмма революцион оешманың исеме тирәсендәге бәхәс башкалар өчен тәмамланмаган иде әле.
– Бик озын бит, иптәшләр, – диде Гәрәй Кодрачев. – Революцион оешмаларның атамасы кыска, әмма тирән мәгънәгә ия булырга тиешле. «Анархистлар» дигән сыман, колакны үрә торгызырлык.
Вәлиев өлгерлек күрсәтте:
– Соң, «Милли социалистлар» гына диик, алайса. Кыска да, мәгънәле дә.
Монысы инде Уралбаевны канәгатьләндерми, ул чәчрәп чыга:
– Мин разый булмаем, иптәшләр. «Милли» дигән сүз генә җитми… Башкортларны да онытырга ярамай.
– Татар дигән сүз дә юк бит, – дип, үзенең якташын тынычландырырга ашыга Кодрачев.
Теге риза түгел, аның үз туксаны – туксан:
– Булмай, мин барыбер разый түгел, Гәрәй агай. Милли дигәч, татарныкы гына булып аңлашыла ул. Башкортларны да онытырга ярамай…
Алай чәпчү кирәкмәгәнлеген Гәрәй Кодрачев үзе аңлаткачтын гына килешергә мәҗбүр булды Уралбаев.
Бу программа-максимум иде. Оешманың эшен программа-минимумнан башларга туры киләчәк. Шуңа күрә көн кадагында торучы ашыгыч чаралар да билгеләнде:
1) Татар һәм башкорт крестьяннары, эшчеләре һәм интеллигентлары арасында агитация эшен җәелдерергә.
2) Шәкертләр арасына үтеп керергә.
3) Өязләрдә оешманың ячейкаларын булдырырга.
Һәр эш өчен махсус җаваплы кешеләр билгеләнде. Мирсәет белән Уралбаев һәм тагы ике туташка шәкертләр вә татар-башкорт крестьяннары белән эшләү йөкләтелде.
Губерна түрәләренең болай да татар-башкорт авылларына революцион элементлар үтеп керүенә хәвефләнгән, кайбер ашыгыч чаралар күрергә керешкән еллары иде бу. Күп кенә авылларга миссионерлар