Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ринат Мухаммадиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02432-7
Скачать книгу
күн итек. Кәгазь төргәге кысып тоткан уң кулын болгый-болгый, нотык сөйли. Онытылып, мавыгып сөйләгәнгәдер, сүзләре йөгерек, теле телгә йокмый үзенең. Аның аермачык булып ишетелгән беренче җөмләсе үк Мирсәетнең колагын үрә торгызды:

      «Кеше җир йөзен буяп, былчыратып бетерде, табигатьнең ямен, җүнен җибәрде. Җир йөзендә көн күрүче кешеләрнең хәзер бәясе сукыр бер тиен. – Оратор, фикерен расларга теләгәндәй, аяк астына лач итеп төкереп куйды һәм гимнастёрка якасының ике төймәсен ычкындырды. – Якты дөньяда яшим дип йөрүчеләр – ике аяклы паразитлар – язмыш корбаннары гына. Күптән җир йотарга тиеш үзләрен…»

      Очраклы рәвештә генә әлеге төркемгә килеп кушылган Мирсәет калтыранып, чирканып куйды. Үзе кебек бирегә очраклы рәвештә килеп эләккән, поезд көтеп торган авыл агайларын, шәһәргә катык-сөт сатарга килгән җирләреннән үтеп барышлый тукталырга мәҗбүр булган сала карчыкларын кызганды ул. Алар бит моны: «Сөйләгәч – дөресен сөйли торгандыр… Дөнья күргән ир уртасы кеше юкны сөйләмәс», – ди-ди тыңлыйлар һәм, авылга кайткач, һичшиксез, күргән-ишеткәннәрен туган-тумача, күрше-күләнгә җиткерәчәкләр.

      Тыңлап торган җирдән үзенең ничек чәчрәп чыгып сорау биргәнлеген дә абайламый калды Мирсәет:

      – Син кем?.. Мәсләгең ни?! Һәм дә үзең нәрсә тәкъдим итәсең?..

      Әйләнә уртасында басып торган гайрәтле оратор сүзен бүлдерергә җөрьәт итүчегә маңгай аша, куе чем-кара кашлар астыннан сөзеп карады.

      – Мин – анархист, – диде, аннары, бер горурлык белән гәүдәсен турайта төшеп. – Син әле капка астыннан йөргәндә, без инде Питерның үзендә Бишенче ел революциясен ясадык, энекәш. Ирек, азатлык яулап кан түктек… Бүлдермәгез мине! Сүземә тыгылганны өнәмим мин!

      Шактый ук тәкәббер һәм кызу кеше булып чыкты бит әле оратор. Мирсәет хәтта уңайсызланып куйды. Нигә бүлдерәсең инде, энекәш, дигән сыман, бөтенесе аңарга карады… Ә шулай да ул китеп барырга ашыкмады, үзен кызыксындырган сорауга җавап ишетәсе килә иде. Ул үҗәтләнеп соравын кабатлады:

      – Анархист ни-нәмәрсә тәкъдим итә инде?..

      – Бары бер юл белән генә тазарту мөмкин хәзер Җир шарын, – диде оратор. Сорау бирүчегә ачуы басыла төште булса кирәк. Уйланып җитди аһәң белән аңлатырга кереште: – Ысулы бер генә. Кичекмәстән, кешелекне төрле сырхаулардан азат итәргә кирәк. Бүгенге кешенең туксан тугыз проценты җир ашлаудан бүтән бернигә ярамый. Бары бер проценты гына рухи һәм физик камиллеккә ия. Кешелек нәселен шулар дәвам иткәндә генә, табигать үзенең беренче матурлыгына ирешәчәк… Әгәр дә мәгәр, – дип, анархист бер мәлгә уйга калган атлы булып торды, – аллалар кодрәтенә ия булсам, төймәгә басуга, бар планнарым тормышка аша торган тылсым уйлап табар идем…

      Анархистның тукталырга исәбендә дә юк иде. Тыңлап торучылар сафы гына сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. Мирсәет белән янәшә басып торган бер агайның аты-юлы белән сүгенеп китеп баруы кызык тоелды.

      – Киттек, энекәш, – диде ул, фикердәшенә дәшкән сыман, кулын Мирсәетнең җилкәсенә салып. –