Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ринат Мухаммадиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02432-7
Скачать книгу
ярдәм итәргә дә мөмкинлеге булмасын әле… Шул чарасызлыктан изаланып, үзенең көчсезлеген тоеп бәргәләнә иде йөрәк. Ике як яңагын яндырып, күзләреннән яшь тамчылары йөгереште аның. Үзенең елый башлаганын сизгәч тә, берни эшли алмады. Берәүдән дә качасы, яшерәсе юк. Башын артка ташлап, карашын йолдызлы зәңгәр күккә төбәп елады ул. Елады да елады… Гомерендә һичкайчан шулкадәрле онытылып, туарылып елаганы булмагандыр аның башка.

      Шул ук елны, әти-әнисе янына кунакка кайткач, ишегалдында утын ярган чакта, хикмәтле бер ачыш ясады ул. Бил язып алган арада, янәшәдә койма аша гына яшәгән күршеләренең ихатасына таба карап тора иде, болдырга, мышык-мышык борынын тартып, җиде-сигез яшьлек малай килеп чыкты. Мирсәет аңардан сорап куйды:

      – Күрше… Күрше, дим, нәрсә булды, ни өчен орыштылар үзеңне?

      Теге малай җиң очы белән җылык кына әллә күзен, әллә башка бер-бер төшен сыпырып алды да җитдиләнеп калды, өлкән кешегә сәлам бирде:

      – Исәнме, мөгаллим абый… Кунакка кайттыңмыни?

      – Әйе, – диде Мирсәет. – Менә булышып китим әле дидем…

      – Әйбәт булган, – ди теге. Бер дә малай-шалай димәссең, өлкәннәрдән болайрак сөйләшә.

      – Кем орышты үзеңне?

      – Әти.

      – Нәрсә өчен?

      – Танага су эчерергә онытылган, мөгаллим абый.

      – Ничек шуны онытырга мөмкин, – дигән булып, әтисе сүзен куәтләде Мирсәет.

      – Сыерга эчерелгән, бозауга эчерелгән үзе, ә менә тана онытылган. Ашарларына да салдым, асларын да чистарттым югыйсә… Уйнарга ашыгылган…

      Барысын, хәтта әти-әнисенең орышуын да дөрес аңлаган малай гаебен төзәтергә җил-җил китеп тә барды.

      Мирсәет уйлап куйды: менә шушы күршеләрне генә алыйк. Гомер буе эштән башлары чыкмый. Гаилә башлыгы җәй буена басудан кайтып керми. Йә урманга утынга куалый атын, йә болынга печәнгә төшеп чаба. Хатыны су ташый, җиде-сигез баланың керен юа, өс-башларын хәстәрли, ашарларына пешерә. Бакча һәм өй тирәсендәге тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләрендә кул астына керә башлаган уллары, кызлары да гел булышып кына тора. Гаиләләрендә бер дистәгә якын кеше, һәммәсе исән-сау, сәламәт. Ачлыктан да интекмиләр. Әмма бәхетле дип әйтеп буламы үзләрен?..

      Бер дә арткан җирләре юк, һаман нидер җитми, һаман нидер кирәк. Әле генә, кемнәндер сукранып, тавыкларын тирги-тирги, ишегалдында әниләре йөри иде. Кичә капка төбендә әтиләре дөньядан зарланып торды. Бүген әнә малайның кәефе киткән…

      Балтасын дәү тумранга чабып, өйгә йөгереп керде Мирсәет, кулына каләм алды һәм башына килгән фикерләрен ашыгып-кабаланып язарга кереште: «Кешеләрнең бәхетсезлеге, чарасызлыгы һәм фәкыйрьлеге нидән? Кеше ни өчен газап күрә, төрле түбәнлекләр һәм рәнҗетүләргә дучар ителә? Кеше нигә бер-берсенә яман эш кыла, бер-берен талый яисә үтерүгә барып җитә?.. Көчле нигә көчсезне рәнҗетә? Кешеләр генә түгел, ни сәбәпле илләр, дәүләтләр сугыша?.. Миңа калса, һәммәсенең сәбәбе уртак: кешеләр бер-береннән аерылган, үзе өчен генә яшәргә күнеккән.

      Әгәренки