Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ринат Мухаммадиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02432-7
Скачать книгу
– иртәрәк, каршысында басып торучы егетнең кем икәнлеген белми ич әле. Эттән алып эткә салгандай тиргәп атар иде үзен – бер ялгызы торып калачак. Яхшымы-яманмы, ничек кенә булмасын, моның бит әле үзе белән сөйләшергә нияте бар күренә.

      Кулындагы кәгазь төргәген, урталай бөкләп, куен кесәсенә тыгып куйды да, гел көтмәгәндә ачылып китеп, Мирсәеткә кулын сузды теге.

      – Беткән баш беткән, әйдә, танышыйк булмаса. Гәрәй Кодрачев.

      – Мирсәет Солтангалиев. Укытучы булам.

      Исем-фамилиясенә исе китмәде. Мирсәетнең кем булып эшләвен ишеткәч, яңа танышы җанлана төште кебек.

      – Бәй, туганым, – дип, авызын ерып көлеп җибәрде ул. Кочакларга җыенган кеше сыман, бер ихласлык белән, колачларын җилпеп алды. – Мин дә халык укытучысы… Син дә… Бер сукмактан йөрибез, ике чабата – бер кием икәнбез ләбаса…

      Билгеле, Мирсәет аның кочагына ташланырга ашыкмады. Мөмкин кадәр җитдилеген саклап җавап кайтарды:

      – Сукмаклар бер булса да, юллар аерым безнең. Тоткан мәсләкләребез төрле.

      Кодрачев та исәнләшкән-танышкандагы эчкерсез самимилегеннән арынырга мәҗбүр булды. Итекләрен итеккә сугып алды да гимнастёрка төймәләрен сәдәпләде. Күрәсең, бу – аның эче пошканда башкара торган гадәтедер.

      – Юллар аерым дисең инде, ә? – Тамак кырып куйды Гәрәй Кодрачев. – Әйдә, бераз йөреп киликме соң әллә булмаса… Кай тарафларга юл тотасың?.. Минем вакыт бар, озата барыйм бераз.

      Ике укытучы язгы урам буйлап янәшә атлап китеп бардылар. Күпне күргән Уфа вокзалы артта калды. Язмышлары шактый охшаш булса да, сүзләре сүзгә бәйләнә алмый аптыратты. Мәктәп, авыл һәм туган-үскән яклары турында хәбәрләшеп алдылар. Гәрәй Кодрачев та аның кебек үк күптән түгел генә Уфага килеп урнашкан икән, моңарчы Урал тау куенындагы бер башкорт авылында мөгаллимлек иткән. Ул да калага фикердәшләр, мәсләктәшләр табу уе белән килгән.

      Кодрачев, җай чыгуга ук, Мирсәеткә баядан ук бирергә җыенган соравы белән мөрәҗәгать итте.

      – Мине син тыңладың, – диде ул. – Инде сөйлә: үзең нинди мәсләктәсең?..

      Үзенең ни теләгәнен, максаты, хыялы нидән гыйбарәт икәнлеген яхшы белә Мирсәет. Бу хакта аның күп мәртәбәләр уйланганы бар. Ә менә ничек шул уй-хыялларны кыска гына итеп аңлатып бирергә… Бу җиңел эш түгел.

      – Мин, киресенчә, һәркемнең бәхетле булуын телим, – диде ул, үзенең кем белән янәшә атлап барганлыгын искә төшереп. – Кем булуына, кайсы милләт һәм нинди дәүләттән булуына карамастан, җир йөзендә яшәгән һәммә кеше бер дәрәҗәдә үк бәхеткә лаек…

      Гәрәй Кодрачевның ни рәвешле кабынып китүен күрүче булса икән шунда! Күрәсең, кешелек һәм дөнья хакында сөйләшү аның иң яраткан шөгыле, стихиясе иде булса кирәк. Мирсәетнең аңлатып бетергәнен дә көтеп тормастан элеп кенә алды:

      – Бәй, туганым, – диде, куанычы белән уртаклашырга ашыгып. – Максатларыбыз бер үк түгелме соң безнең?!

      – Түгел.

      – Ничек «түгел»?! Синең дә җир йөзен сафландырырга, кешеләрне бәхеткә тиендерергә исәп. Минем дә!.. Болай булгач, язмыш безне үзе очраштырган…

      – Юк, –