Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
Кит аннан! Менә яңалык! Әни кеше баласына җеп кебек тагыла. Артыннан бер тотам калмый. Нишләп син шушы авылга беректең, дала чәчбие?! Туган илкәйләреңмени!

      «Ник мин урманга качыйм ди. Мин монда кешеләргә кирәк. Бәндәнең яхшысын догам белән сыйпармын, яманын каты кулым белән суктырырмын, вәләкин анысын да яратырмын», – дисә, Заретдин аю кебек үкерә-үкерә җир тырмар иде. Хатынның авыру-сырхауларны өшкерүенә катгый рәвештә каршы бит ул.

      Кешеләр, кешеләр… Кемнәр өчен ире белән улыннан ваз кичте икән ул, йә?

      …Гамбәр таң атканда гына аңына килде. Эт чиный-чиный аның битен ялый иде. Нишләп җирдә ята икән ул? Бу төндә яшәүдән киселеп торды микәнни? Әллә соң Бөек Кодрәт иясе, һушыннан яздырып, йөрәге ярылудан сакладымы? Чирәмдә капкага табан ярылган тәгәрмәч эзләре… Улын урлаган чыклы эз… Бигрәк мәрхәмәтсез икән син, Заретдин! Икеләтә хәсрәткә батырдың, тәкәббер ир! Мәчет тә ятим. И Аллаһым минем, авыл шулай азансыз гына уяныр микән инде?

      Хатын, вакыт белән узышкандай, сад-бакчага йөгерде. Сиртмәле коеның капкачын каерып атып, чиләген аска чумырды. Салкын су аны тәмам айнытты. Иртәгәсен картлар белән киңәшер, бүген үзе азан әйтә, үзе! Их, Заретдин, Заретдин! Кызыл кенәгәң белән Илаһ каршысына барасы чагың алда әле!

      Ни хикмәт, ашкынган хатын баскычтан менә алмады! Кисәк кенә тезләре сыгылды. Ниндидер билгесез көч аның хәлен суыра кебек иде. Идәнгә йөзе белән егылган Гамбәр сытылып-сытылып елады. Ул хатын-кыз иде, манара аны кабул итми иде…

8

      – Ай, берәвесе үлем йокысы белән исергән! Уян, патша кызы! Бәхетеңне йоклама тагы.

      Миңсылу аның өстендәге юрганын тартып төшерде.

      Гөлҗиһан аңгы-миңге сыман иде. Аны нишләттеләр икән? Шәһәрдә төннәр буе керфек тә какмый иде, ә монда гүя мәңгелек йокы бишегендә тирбәтәләр.

      – Бит-кулларыңны чылатмыйсыңмы? Хәзер ләгән белән комган апкерәм. Чистый хезмәтчең ясадың инде, гөлкәем, – дип сукранган каенсеңелне ул, бу «авыр хезмәт» еннән азат итеп:

      – Рәхмәт, мәшәкатьләнмә, мин тышта юынам, – диде.

      – Синең түшкәңне сөйрәргә бездә Алып батыр юк, гөлкәем.

      – Үзем чыгам, апа бәгърем.

      – Шулай шул, әзрәк кыймылдасаң, корсагың шиңәр иде. Алай да тамагыңа кап син, гөлкәем. Ату ач ятып җаның күкләргә ашмасын!

      Хатын, муенына сөлгесен урап, ишеккә табан китте. Әлеге дә баягы табанын йөзләгән энә чәнчи иде. Әмма бу авыртуның ләззәте дә бар. Ул бит җирдән шуышмый, ул атлый! Ходаем, берүк, адымнарын чикләмә! Сәгать саен арттыр! Офыкка кадәр йөгерсен Гөлҗиһан!

      Ишегалдындагы чирәмгә тавыклар сибелгән иде, алар дәррәү хатынга иярде. Мәхлук тавык, ишектә кем генә күренсә дә, җим теләнә. Әтәч исә алдатмады: читтән генә «бичәләре» н күзәтте, тегеләр хатынның кызылга буялган аяк тырнакларын шык-шык чукый башлагач, тамак төбен гыжлатып кычкырды: «Кикрикүк! Ахмаклар! Җиләк түгел, буяу бит! Кикрикүк!»

      Җиһан көлде:

      – Орышма, әй, әтәч. Тавыкларың, йөр, йөр, дип, мине үсендерә, ахры, – диде.

      Озынча такта өстендә чиләкләр тезелгән иде, изүенә су агыза-агыза юынды «чакырылмаган кунак». Аңа рәхәт иде, гәрчә бу халәт нибарысы мизгел