Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
өчен аның җанын суыралар. Чит ил клиникасында гына тапаласы-туналасы иде. Ә ул шушы тишеккә ашкынды. Кеше туганына да болай өмет багламас, хатын исә: «Коткарса, карчык кына коткара», – дип саташты.

      – Җәтрәк селкен, гөлкәем! Сиңа җиңги казык какты.

      – Нинди казык?

      – Әйдә башта капка төбенә чык!

      – Гамбәр әби уянсын әле.

      – Һи, көт! Таң зәрәсе белән каядыр олакты инде ул, гөлкәем! Бик иркенәймә, яме? Әбиең сине миңа беркетте. Миңсылу, ди, теге нәмәстәне кымтырат, бүксәсендә җиде май катламы үстермәсен, ди.

      Бер ишәккә ике хуҗа! Мондый дорфа сүзләргә үпкәләсә дә, Гөлҗиһан үз хокукын дауламаска тиеш иде. Аңа бары тик буйсынырга гына кала, чөнки ул хуҗаларның тансык кунагы түгел иде.

      Казык дигәнең егерме-утыз адымдагы озын таяк иде. Үгез котырткан кебек аның очына кызыл чүпрәк бәйләгәннәр, җитмәсә.

      – Агачка тотынма түлке, кулыңны селтәп атла. – Миңсылуның йөзендә тантана иде. – Яле, йә, ташбака көнләшсен! Кем ул анда мине уздыра, дисен. Яле, йә!

      Хатын бу юлы аяк табанын яндырган энәләрне санамады, иртән алар бихисап иде югыйсә. Ә хәзер әллә кимегәннәр, әллә тәне авыртуларга ияләнә башлады инде? Юлны башлаган гына иде шул. Әле ни уртасы, ни азагы! Казык гүя җанлы, – һаман артка «чигенә» иде.

      – Яле, йә, тизрәк! – дип кул чәбәкләде Миңсылу. Хәер, аның үзенә дә таякның юан башы эләкте. Җиһан тирләп-пешеп чоланга кереп утырганда карчык та кайтты. Ул көянтәсенә кавырсын чиләкләр элгән иде.

      – Уф, җиңги, тагын нәстә күтәрдең инде? – дип каршысында тыпырдаган каенсеңлесен:

      – Ник мунча якмадың? – дип битәрләде карчык.

      – И җиңги былбылым, хәзер генә калын катын белән әвәрә килдем. Казык кактым да берсәк тәпиләттем үзен!

      – Сиңа кем андый вәкаләт бирде?! – Карчык аяз көндә яшен яшьнәтте. – Аны ирексезләргә кем боерды? Ник минем эшемә катышасың? Раббымыз миңа турылаган бәндәмә берегез дә хан-солтан түгел! Бистәдә ызба саталар, дисеңме? Акча сандыкта, шунда күч, кем кыз!

      Миңсылу бирешмәде:

      – Әзрәк кул-аягын селкетсә, файдага бит инде, җиңги, – диде.

      – Нәстә файда, нәстә зарар – бер Аллаһ кына белә, кем кыз!

      – Бистә дия-дия тәки канымны эчәсең, җиңги. Әй, тартар теленнән табар, ди. Никләр ызба турысында сиңа белгерттем икән, җүләр.

      Бу ызгыш-талашның сәбәпчесе Гөлҗиһан иде. Аның аркасында ике карчык пыр тузыша. Әйтерсең дөнья җимерелгән! Көенеч артында сөенеч тә бар лабаса: хатын үз аягы белән казыкка хәтле теркелдәде. Димәк, авыртуын җиңде! Ул, Миңсылуны яклап, тәрәзәчектән генә кычкырмакчы иде, кәефе бозылган Гамбәр әби «төзәлеп» өлгерде:

      – Син, кем кыз, монау балчыкны такта өстенә җәй. Кояш җылысы сеңсә, дәвасы артыр, иншалла.

      – Абау, чи балчык! Авырлыгын күр син! Җилкәң уелгандыр, җиңги?

      – Барысы да Раббыбыз кодрәтендә. Кирәксә, ул авырын җиңеләйтер, җиңелен авырайтыр. Мунчада Гөлҗиһанның тәненә тозлы балчык сыларбыз, кем кыз.

      – Моңарчы сырхаулар белән болай ук кайнашмый идең, җиңги.

      – Һәркайсының үз шифасы, кем кыз.

      – И җиңги,