Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
соң? Шунсыз ул мәсҗед булалмый берничек тә!

      «Булалмый, булалмый…» Гамбәрнең җанын шик корты кимерде. Әйе, Ярулла дөрес сукалый, дөрес. Манара кирәк! Хатын чыкканда өйалдындагы тимер әйбергә бәрелде. Сасы ис аңкыган тоткалы фляга иде ул, Гамбәр аңа җирәнеп бер генә карады, бер генә…

      Икенче көнне күрше хатыны ишек дөбердәтте.

      – Гамбәр, Гамбәр! Ярулла үлә!

      Ишегалдында яртылаш бөгелеп укшыган (әйтерсең тамагына очлы сөяк кадалган эт!) ирне ул җилкәсенә баскалап турайтты. Күзеннән яшь атылган Ярулла:

      – Кара, җиңеләйтте, – диде. – Атакайгынам, үзалдына ютәлләтә. Уф, коткардың, Заретдин катыны. Чуваш Әндриенә ашыгам әле. – Ир баскычтагы көмешкә савытын күтәргән генә иде, тагын буылды. – Фу, әкәмәт сасы!

      – Бу ис тончыктырмасын дисәң, хәрәм кәсебеңнән баш тарт! – Гамбәр сүзен кыска тотты. Ә җәнҗалның буе озын иде, аның ни-нәрсә турында «кисәтүе» иртән генә күршеләрен «уятты». Башта тавык-чебешләргә җим сипкән Гамбәрне нәҗескә «коендырдылар»: сыер тизәген көрәк белән койма аша гына алдылар-очырдылар, алдылар-очырдылар. Ярулла хатыны ярсый иде. Ул моның белән генә канәгатьләнмәде, теле белән дә «чыбыклады»:

      – Иремне әфсенләде, килмешәк! Яхшы гына акча эшләгәндә, җеннәреннән будыртты. Бездән көнләшә, килмешәк!

      Гамбәр тавыш-гауганы йөрәгенә кагылдырмыйча, тыныч кына уздырды, аның бөтен уе манара иде. Ул киңәш-табышка дип Мифтахетдин бабайларга китте. Карт әле көч-куәтендә, ат җигеп, еш кына Айтугандагы яшьтиләренә кунакка килә, кайчакта Гамбәрләргә дә кагыла иде. Ә бу юлысы аның чырае бик төксе иде. Ул:

      – Тәки ирең белән татулашмагансың икән, килен, – дигән иде, хатын коры гына:

      – Минем йомышым бүтән, Мифтахетдин абзый, – диде. – Авыл мәчетсез бүгенгесе көндә. Бездә халык җебегән! Әнәгенәк Чәтрәннәр көрәк-сәнәк белән иман йортын саклаган.

      – Без белмәгәнме бу хәлләрне, килен? Белгән, бик тә белгән! Шушымы йомышың?

      – И, үз йомышың белән вакланыр чакмыни, Мифтахетдин абзый. – Хатын сыкранды. – Әллә дим, иске йортыбызның түбәсенә манара бастырыйкмы? Адәм буе тикле генә. Блачлардан яшереп, ә? Бакчада бит ул, тирә-ягы агач-куак дигәндәй.

      Карт та ачылды.

      – Бәрәкалла! Заретдин урманчы дүрт агач егып тактага ярдыртса, ник бастырмаска ди?!

      – Заретдин дисең дә син… Энең ярты ел кайтмый әле.

      – Ту-ту, килен! Көлдергән дә катын, елаткан да катын. Ирең бизгән икән, гаеп – синдә!

      – Миндә, миндә, Мифтахетдин абзый.

      – Ту-ту, килен! Чәчегез озын, акылыгыз кыска. Заретдин булышмаса, аксакалларга эндәш. Ил төкерсә, күл була.

      Гамбәр монысын да яшермәде:

      – Бабайлар безнең капкадан йөрми. Иске йортка бакча артыннан сукмак салдылар. Алар мине үги итә, кушаматым да Килмешәк кана.

      – Тр-р, килен! Ата-баба ничәмә-ничә чакрымнардан кыз димләгән, вәләкин берсен дә рәнҗетмәгән. Синдә икенче мәсьәлә. Мәрхүм Сабирҗан кари тәртипкә өйрәтмәдемени? Кыз-катынның төп бурычы өй эчендәге җәмәгатен тәрбия кылу димәдемени? Син бит, килен, урамга ташыдың. Сораштырам мин синең хакта, әмма дә ярты кәлимә яхшы хәбәр ишеткәнем