Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
энем, кызмале. Биш усак аудардым инде. Ачкүз Гөлйөзем апагыз, яңа мунча төзе, башка төшкәрәк, ди, искесендә шомландыра, ди. Соң, дим, мунча салырга ниятләп урын билгеләү белән анда иң әүвәл искесендәге җен-пәри күченә, дим. Сезне ырым-шырым белән Гамбәр кортка гына бозды, әллә ниткән уйдырмалар белән, дим.

      – Изге китапта Аллаһы Тәгалә: «Җеннәрне һәм кешене Мин фәкать үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә яраттым», – дигән лә, Мирхәйдәр абзый. – Әнкәсе, хокуксыз бичара әнкәсе кунакны «аң-белемле» итмәкче иде дә, әтисенең маңгае җыерылып, кашлары тигезләште:

      – Ирләр янында бәкелдәмә, аңгыра сарык!

      – Үзең дә чәпчемә әле, Сәмигулла энем. Сүз кыстырмаса, кыз-катынның теле шешә. Хәзер сезгә тату гына яшәргә дә яшәргә, балалар. Синең арттан ук мине первый сикритар чакыртты, энем. Карендәшегез бар икән бит!

      Хуҗа ата каз кебек муенын сузып, горур гына:

      – Бар, бар! Иң якын туганым ул, – диде.

      – Туганнан битәр, дәрәҗәсе зур әле аның, Сәмигулла энем, дәрәҗәсе! Әттәгенәсе, егыл да үл, сәләмә генә аучының карендәшен дипутатка чөяләр. Аннан палитбүре әгъзасы итеп күтәрерләр! Уен-муен эшмени!

      – Син миңа чүбек чәйнәмә, блач дигәч тә! Кем сәләмәдер монда, – дип кабарынган атасы кисәк кенә шиңеп дәште: – Сикритар ни ди, җә?

      – Башта сиңа ни диләр теге җегетләр?

      – Упшым болай, ике әзмәвер үзәккә апкиткәндә котым очты, малай. Өтермәнгә илтәләр дип, малай. Ну болар сталавайга апкерде, лыкынганчы ашатты. Урысча чамалы бит инде безнең ишенең. Тылмач минекен дә, аларныкын да әйләндерде. Радий Арчиныч нәсел-нәсәбе белән бә-әк кызыксына икән.

      – Син артык очынма, Сәмигулла энем. Палитбүре әтрәк-әләмне үз бригатына җыйнамас. Кем улы, кем оныгы икән дип, җиде кат җир казып тикшерерләр. Тәртибен дә, әдәбен дә исәпләрләр.

      Ата кеше кара коелды.

      – Алайга китсә, казыйсы да юк, әммәсе дә өстә генә. Радий энекәш – кулак оныгы, мин – шуның туганы! Майт якасын, булмый икән, булмый!

      – Һай, Сәмигулла энем, синдә шул поши атарлык кына акыл бар. Ике ат, өч сыер асраган һәр крәстиәнне Себергә куганнар. Миндә бүген ун сарык, бер сыер, ну давай, сөрегез авылдан! Ту-ту, заманы бүтән!

      – Минекеләр көтүе белән урманда, – дип ыржайган хуҗаны Мирхәйдәр абзый, бүлдереп:

      – Моннан соң синекеләр дә сарай-абзарда мөгрәр, – диде. – Сикритар әмере бу, энем. Хуҗалыгыңны яңартасың. Ату адәм ыстырамы, каралты-кураң кыйшайган, мунчаңның түбәсе ишелгән, кетәклек хәтле генә ызбаңа әтәч кунса – тавык, тавык кунса – әтәч сыймый…

      – Блач дигәч тә, кеше хурлама, җәме! Типтек очырдык урындыктан! – Атасының түземлеге төкәнде. – Ни ди сикритар, дим сиңа?!

      – Тәки аңламыйсың! Ми савытың сай синең! Иске-москыдан арынасың, ди район башлыгы. Әгәр дипутат белән тиливизырдан, гәҗит-мәҗиттән кайтсалар, аларга чүп оясын күрсәтеп мактанасыңмы? Карендәшең оятыннан нишләр, ә? Син бит аның автарититын төшерәсең, сайлаучыларда нәселләре булдыксыз икән дигән фикер уятасың, энем!

      Әтисенең исә өмете бик-бик бәләкәй иде.

      – Автаритит кирәк икән, Мәскәвендә