Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
диде. – Бисмилләһ! – Һәм көйләп-көйләп такмаклады. – И җир-күкләрнең кодрәтле хуҗасы! Мин – синең колың, тын сулыклардан җитмеш җиде бөҗәк сөздем. Вәләкин синең рәхмәтеңнән башка аларның һич файдасы тимәс. Телемдә – дога, бармак очларымда – им-том, яңгылышсам кичерә күр, Аллаһым! Изгелек җиһанда нурланып балкыса, яманлык карадан кара болыт сыйфатында асылынып тормыштыр. Соңгысы, тән-җаныбызны былчыратып, өстебезгә яумасын, Газизем! Үзеңә тапшырылдым, Әхәдем… – Ул иелеп хатынның әче камыр кебек күпергән корсагына баскалады. – Үзеңә тапшырылдым, үзеңә… Синнән килдем җир йөзләренә, сиңа әйләнеп кайтам, и бер Аллам. Син, кем, канәтем… – Монысы Гөлҗиһанга атала иде. – …бавырың иләмсез зурайган. Ат солы ашаган кебек, син дә гелән дару чәйнәгәнсең. Агу эчәсез кана!

      – Нишләтим инде! Дарусыз үләм бит мин, Гамбәр әби.

      – Талагыңда шеш бар. Борчак тиклем.

      – Юк-юк, минем эчке әгъзаларым сау-сәламәт!

      Карчык өнәмәсә дә, Җиһан үз сүзен кыстырды. Күңел могҗиза көтә дигәч тә, төрле уйдырмаларга ышанмас бит инде! Ике атна элек кенә клиникадан аппаратурасын төяп килеп ике тапкыр тикшергән баш табиб: «Сезнең организмда бик аз гына тайпылышлар күзәтелә, тик зарарсыз. Кыска гына дәвалау курсы үтәрсез», – дигән иде. Әгәр ул шеш-фәлән тапса, ай-ваеңа карамыйча, шунда ук вип-палатасына ябар иде. Ул дарулар гына язып өлгермәде, хатын сәфәргә җыенган иде…

      Гаҗәп, белекче аның белән бәхәсләшмәде, өстен юка ситсы белән генә бәйләгән савыттан сөлек алды. Җиһан чытырдатып күзен йомды. Карчык «бисмилләһ» дигән саен, ул эченнән генә санап барды: бер, ике, өч… сигез… ун… Хәшәрәтләр тәненә кадалгач та, әрнүеннән үрле-кырлы сикерер кебек иде, баксаң, чебен болардан катырак тешли икән. Ләкин барыбер җирәнүдән күңел болганды.

      – Чәбәләнмә, – диде кортка. – Начар каныңны суыргач, үзләре кубар. Миңсылу, син нәмә эш кырасың әле? Солы белән кәҗә сөте кайнаттыңмы? Иншалла, җылы төнәтмә эчсәң, тыныч йокларсың, канәтем. Сөлектән соң йокы кирәк, тирән йокы.

      – Мин сезгә хезмәтегез өчен түләрмен, Гамбәр әби. – Олы башын кече итеп, икәүләшеп аны тәрбияләгән җиңги белән каенсеңелне ул уны-йөзе белән бәхилләтәчәк иде.

      Белекче сагайды:

      – Нәстә белән түләрсең икән?

      Хатын гадәти нәрсә әйткән кебек:

      – Акча белән, билгеле, – диде. – Мин саран түгел, Гамбәр әби.

      – Ярабби, кыягаз кисәге белән түләргә исәбе! Баедыгыз инде, хәрәм килешмәде генә!

      Шунда гына нинди ялгыш сүз ычкындырганын аңлады Гөлҗиһан. Тик соң иде инде, соң иде. Нишләп ул үзенең кемнәрнең йорт капкасына кунган кош икәнен исеннән чыгарды икән?

      Карчыкның ачу белән ялтыраган төймә күзендә рәхим-шәфкать юк кебек иде. Сөлекләр туенып берәм-берәм коелды, Миңсылу һәр ярага канлы үлән суы сөртте. Төнәтмә дә эчелде, әмма кортка «вәгъдә иткән» тирән йокы гына «сай» иде. Гәрчә башы уйдан авырайса да, хатын, иртән торгач ниндидер бер җиңеллек тоеп, ятагыннан җәһәт кенә калкынып утырды, хәтта ки бүрәнә аякларын да идәнгә тидерде. Сузып-сузып кычкырган әтәчнең тавышын ишетүе