Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
шул, суыттым. Сез Заретдин абзый белән әчелешле идегез. Ул – урманда, син Айтуганда яшәдегез. Мин сине барыбер туганым саныйм, син рәтләмәсәң, аяк черегән иде инде. Оныгың да минем төсле ярата үзеңне. «Зур әни» генә ди. Карале, җиңги, – Миңсылу аның колагына пышылдады. – Карале син. Куып җибәр бу калын катынны, ә! Артык мәшәкать ул сиңа.

      Оныгың дигәч, кортканың ирен читенә татлы елмаю җәелгән иде, каенсеңел аны тиз сөрттерде. Кария:

      – Өйрәтмә! – дип, мүкәләп торып, сарай почмагындагы себеркегә ябышты. Җир себергәндәй, шуның белән уңлы-суллы селтәнгәч, кире урынына сөяде. Аннары, төбе ярылган чиләкне беләгенә асып, бакчага юнәлде. Койма кырыен сарган яшь кычытканнарны, яланкул черт-черт өзеп, чиләккә җыйды. Гаебен танып, артында Миңсылу мышный иде, ачуы сүрелгән карчык:

      – Табигать анабызда ак белән карадан гайре хәттин төс бар, кем кыз, кычыткан әнәгенәк яшел, тузганак чәчәге әнәгенәк сары, – диде.

      – Һи, җүләрмени! Анысын гына аерам ла!

      – Аермыйсыңдыр, кем кыз. Адәм күңеле табигать кебек – төрле төсләр белән бизәлгән. Сиңа нибары карасы гына күренә.

      – Үлеп яклыйсың бай катынны! Әллә инде акчасына кызыгасың, җиңги? – дип телләшкән каенсеңлесенең ул борылып итәгеннән тартты:

      – Көфер сүз сөйләмә, кем кыз! Чиләкне ал!

      – Нәмәстәгә бу кычыткан, ә? Тавыкларга тапаргамы?

      – Кайнар су белән пешекләп, вак-вак тура да киндер мае куш. Кунакка иртәнге ризык шул.

      – Хуп, үлән тамагыннан үтәр микән әле? Алар бит тамаксау халык, тәмледән-тәмле ашап бозылган.

      – Һәркаюсына бозылыр өчен бер сәбәп җиткерелә, кем кыз. Беребез дә фәрештә түгел. Әүвәле гөнаһ кыла-кыла кыек юлдан барабыз да соңра, Аллаһка кайтыр алдыннан, турысын эзлибез…

      Каенсеңел бакчадан чыккач та, кортка үз-үзе белән «гәпләште»:

      – Син соң, Мифтахетдин карт Гамбәр диеп колагыңа кычкырган кария, аклык-пакьлек өлгесеме? Сиңа чәнти бармакка сыланырлык та гөнаһ тузаны кунмаганмы? Һә-һә, мин гаепсез, алар нәселе миңа былчырак чәчрәтте, димсеңме? Бүген «Шакшы кыягазга буямакчылар» дип, тузынуларың давылга йодрык селкүдер, кария! Холыксыз син, холыксыз! Шушы башбирмәс холкың аркасында Заретдин җәфаланды, улың ана назы күрмәде. «Моннан ары тыныч кына яшәүләр юк» дигән ирең никах көнендә үк синнән бизгән иде… Даланыкылар, мөгаен, сез качкыннар артыннан ат чаптырмагандыр. Син, «без – энә», дидең, «табалмаслар», дидең, ә үзең йөрәгеңә курку уты үрләттең. Озак яндырды ул, озак… Гөнаһ кәсәсенә беренче тамчы әнә шулай тамды. Югыйсә Аллаһы Тәгалә ихтыярыннан башка адәмне черки дә тешләми! Иренең туган авылы Айтуганда ул, ниһаять, бөтен шик-шөбһәләреннән арынып, җан тынычлыгы белән гомер күперен азагына кадәр кичәргә тиеш иде. Күпердә әллә ничә кат абынды шул. Заретдин белән татулык бетеп, гаилә ике сыйнфый дошманга таркалды. Мәктәптә укытуын ташлаган мөгаллимне клуб мөдире итеп куйдылар. Беркөнне ул, кызыл кенәгәсен хатынының борын төбендә болгап:

      – Мин – коммунист! – диде. – Димәк ки, кем белән түшәк бүлешкәнеңне бел. Кисәтәм: әгәр авылны дин