Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
апага сузды:

      – Мә, Сәйдә, моннан соң чигәң сызламас. Марҗа кебек, пумала чәчеңне тузгытып йөрмә! Күк гөмбәзе синең башыңа ябынгыч түгел.

      Шуннан соң гына ул, Гөлҗиһанга игътибар итеп:

      – Анаң бик иртә шатлана, – диде. – Ул үзе яхшы катын, ерткыч тырнагыннан тырналып кына җәфалана, бахыр.

      Тимер акча кызның учын авырттырды. Куркудан ул аны бик каты кыскан иде.

      – Сәдакаңа картлар дога кылыр, мәчет тартмасына шудыр. Хәерсез хәбәргә укымыйм, – дигәч, кыз нәрсә дисен, тыңлады, билгеле. Аның өчен иске генә агач йорт дөньяның иң җылы почмагы кебек иде. Кайчакта алар шыпырт кына мәчеткә кереп утыралар, кансыз иреннән җик күргән, кыйналган-сугылган әнкәсенең монда ничектер сулышы иркенәеп, йөзендәге җыерчыклары языла иде. Кайчакта хуҗабикәнең үзен дә очраталар, тик ул түрдә оеган хәлдә була, ялгыш та артына борылмый, ә инде кыр казлары кебек тезелеп җомга намазына картлар килгәндә, гомумән, тәрәзә капкачына хәтле томалап, өй тоткынына әйләнә иде. Баксаң, аңа бабайлар күзенә чалынырга ярамый, гәрчә иман йортын юып-җыеп, ауганын-егылганын үз акчасына төзәтсә дә, тегеләр үзләре әйтмешли, «Заретдин катыны» н өнәми, аның им-томы «шайтаннан» дип тирги иде. Боларны кызга әнисе сөйли иде.

      – Аксакаллар бер дә гадел түгел, – дия иде ул. – Сәдака акчасын үзара бүлешәләр. Мәсҗедкә бер файдалары юк, бөтен чыгым Гамбәр әбидән. Дога укып өшкерүен гаепкә саныйлар бит әле.

      …Әнкәсе сандык актара иде.

      – Әбиең нәрсә ди, кызым?

      – Хәерсез хәбәргә укымыйм, ди, әни.

      – Ай Аллам, оекбаш бәйләп саткан хәләл акчамны Сәмикъныкы дип шикләнде микәнни?!

      – Анаң бик иртә шатлана, ди.

      – Ай Аллам, котылулар юк икән, алайса. Яңа күлмәгемне киярмен дигән идем. Юк икән, юк…

      Чынлап та, кич белән ата кеше кайтып та җитте. Аның һичбер кайчан кәефе булмас, ул өйдәгеләргә тиктомалдан акырыр-бакырыр иде, бу юлы исә Сәмигулла Җир шарындагы иң соңгы җанварны бугазлаган кебек шат кыяфәттә иде.

      – Минсара! – Моңарчы ямьсез итеп «катын» дип кенә эндәшкән иренең авызыннан беренче тапкыр үз исемен ишеткәч, әнкәсе «әстагым» диде. – Минсара! – Әтисенең тавышына кадәр үзгә иде. – Без яңа тормыш башлыйбыз, Минсара, аңгыра сарык! – Кушаматта да катылык сизелмәде, ул җөмлә йомшартыр өчен генә әйтелде. – Син хәтерлисеңме, әти, бабайның энесен кулак дип Себергә куганнар, дигән иде.

      – Эһе, нәрсәдер хәтерлим, Сәмигулла.

      – Пычагым хәтерлисең, аңгыра сарык! Синнән ни йон, ни ит! Җә, бөрешмә, мин сине тукмамыйм. Бүгеннән Сәмигулла Насыйров примир симия башлыгы! Вәйт! Моны башыңа киртлә, Минсара. Кызым, каяле, син әнкәңнән ушлырак, мәптектә укуың да яхшы. Син дә колак сал. Вәт шул, бабайның энесе Себердә югалмый. Мал туплый, Арчиный улын да акча эшләргә өйрәтә, Арчиный, ызначит, үз чиратында малаен байлыкка чумдыра. Акчаның бер тәмен белгәч, улы да капчыкның авызын зур итеп «тегә». Шунсыз Мәскәүгә якын җибәрәләр димени аны! Безнең бырат үткен балта икән башкалада! Кирәк икән, муеннарын чаба