Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
укы, гөлкәем. Син – туксан яшьлек карчыкның авыртмаган башына тимер тарак. Сезнең ише имгәкләр белән интегә, бичарам. Намазлык өстендә генә утырасы юкса. Әнәгенәк миңа эш кушты да каядыр кыяклады. Капчыгында пыяла савытлар шылтырый. Мәйтәм, сөлеккә китте инде… И Ходайгынам, җәһәннәм читендә лә ул күл…

      Миңсылуның борчылуы аңа да күчте. Карчык Гөлҗиһанны мунчада юындырганда ук хәлсезләнгән иде. Урманда үле тынлык, әгәр Гамбәр әби егылса, эт белән табарлык та түгел. Хатын шушы тишектә алты ай азапланыр микән? Элемтә юк, кесә телефоны тотмый.

      – Миңсылу апа, син ярыйсы гына йөрештерәсең бугай. – Җылы суда Гөлҗиһанның аяклары туңа башлады. Курку кан тамырларын суыта иде.

      – Ташбака сымак әкрен генә кыштырдыйм, – диде тегесе. – Элгәре атна саен бистә кибетен әйләнеп күңелне хушландыра ием, быел әллә ни очындырмас: үкчә сызлый. Бәй, сиңа ниемә минем йөрештерүләрем? Ә-ә, сез шәһәр бичәләре тамаксау шул. Тәм-том кирәкме? Кемгә нәстә, кәҗәгә кәбестә инде. Һай, җиңги исән-сау микән?

      Әй, тамак ди сиңа! Алай-болай карчык кайтмаса, акырып кына үләсе лә.

      – Суынды төнәтмә. Чиләкне ал, – диде хатын, еламсырап.

      «Кем кызганыч: синме, белекчеме?» дип сорасалар, әлбәттә, Җиһан кызганыч иде. Кортка яшисен яшәгән, ә менә аның гомер йомгагы шулай бик тиз сүтелер микәнни?!

      Миңсылу шадра сөлге белән хатынның аягын корытты. Корытты да дәшми-тынмый гына чыгып китте. Шом тулы кара уй, карчыга төсле, йөрәккә һөҗүм итә иде. Ятагыңа кадакланып үлем көтеп ят инде! Ул шыр ялгыз… Гарип Миңсылу санга бар, исәпкә юк… Тураеп идәнгә басмакчы иде, аркан ауды. Башы шык итеп карават тимеренә бәрелде. Ыңгыраша-ыңгыраша чигәсен уганда гына Миңсылу тәрәзәгә шыкылдатты:

      – Җиңги исә-ә-ән!

      Авырту кисәк басылды. Бая гына «тишек» дип хурлаган чоланның диварлары киңәеп, күз аллары яктырды. Бу җанның бүтән халәте иде. Хәзер аңа оят, бик оят иде. Гомер – юрганмыни: хатын аны карчыктан тартып алып, үзенә япмакчы иде.

      Җиһан терсәге белән этенә-этенә, җайлап кына гәүдәсен ятагына «урнаштырганда», бусагада карчык күренде. Аркасында – киндер капчык. Менә ул:

      – Уй-мендәрегез сүрүсез, мамыгы дөнҗага оча, – дип битәрли-битәрли, пыяла савытлар бушатырга кереште. – Мин тере кана! Әллә нәстәләр юрамагыз! Син, кем кыз! – Кортка ишек төбендә басып-сураеп торган Миңсылуга акайды: – Нәмәстәгә кеше күңеленә шик саласың?

      – Ни-нәстә дидем соң әле ул кадәр, җиңги? Зарландымыни, и симез үрдәк!

      Карчык кулындагы чүпрәкне йомарлап каенсеңлесенә ыргытты:

      – Аның авызы йомык! Мин әйтәм! Коткы – шайтан гамәле. Түшәгемдә җан бирермен, иншалла! Түшәгемдә!

      Пыр тузынган кортканың «җиле» Гөлҗиһанны терелтте, ахрысы, ул ничек торып утырганын да сизмәде. Сулы савытта кап-кара суалчаннар кыймылдаша иде. Җирәнгеч иде алар, җитмәсә, карчык савытны кырынайта да, хәшәрәтләр иреккә чыкмак булып өскә үрмәлиләр…

      Миңсылу мышкылдаган борынын чүпрәккә сөртте:

      – Бәй, синең өчен кайгырдым ич, җиңги! Ник пырылдыйсың