Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
үтә күренмәле гаилә пыяласы чатнамас та иде, Мифтахетдин карт тоткарлады. Аның энесендә гаме юк, йомыш килендә иде. Карт:

      – Кызым, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә олуг китап – Коръән иңдергән. Адәм мин кушканнарны үтәп, тыйганымнан тыелып яшәсен, дигән. Ислам гакыйдәсенең җиде нигезе бар, син шуларга төшенеп, һәммәсенә дә иман китерергә тиеш, кызым. Бистәдә Коръән-хафиз Сабирҗан мулла яши. Кизләү мәдрәсәсендә гыйлем эстәгән кари. Аңардан шыпырт кына дин сабаклары үрәнсәң иде, кызым. Бабаебызга блач тими, сукыр диләр дә куялар, – дигәч, яшь хатын тамчы да икеләнмәде:

      – Үрәнәм, үрәнәм! Заретдингә нәрсә дияргә соң, бабай? Аның авызында гел кызыл җөмләләр, – диде.

      – Иреңә белгертмик, кызым. Зәгыйфь картка йорт эшләрендә булышам, диярсең. Савап өчен, диярсең. Ил-көннән дә яшер, кызым. Аллам сакласын, мәчет манарасын аударып, «Аятел Көрси» ләрне яндырган мөртәтләр башыбызны өтермәндә черетер.

      Заретдин йомшак күңелле иде, әйдә, ярдәм ит, әллә кая ашыкмыйбыз бит, әни карчык бераз көтәр, диде. Бәлки, ул ашыктырыр да иде, аны бистә мәктәбенә укытырга чакырдылар. Гамбәр исә хәйлә капчыгын кат-кат кысып бәйләде: көнен көнгә, аен айга ваклап ярты ел узды, ул һаман сукыр картны «тәрбияләде». Дога-сүрәләрнең көч-кодрәтеннән тетрәнгән дала кызы, мөгаен, гыйлем коесын тагын да тирәнрәк казыр һәм остазы Сабирҗан мулланы да уздырыр иде, «кыңгыр эш» нең кыңгыравы чылтырады. Мифтахетдин килене дин белән халыкны агулый, дога белән өшкереп сырхауларны дәвалый икән, дип, «озын телләр» хакимнәргә әләкләгәч, яшьләр кара төндә бистәдән сыптыртты. Әмма «балыкчылар» Гамбәрне кармакка эләктергән иде инде: Заретдин йортына тентү керде. Идән такталарына кадәр куптарып, Коръән китабын эзләделәр, тик файдасыз – ул табылмады. Чөнки яшь хатын аны йөрәгенең иң ерак почмагына яшергән, кыскасы, һәр хәрефен, һәр иҗеген иман каләме белән күңеленә уя-уя ятлаган иде. Тентү бер хәер, ә менә ире Үзәк базарыннан ишетеп кайткан хәбәр бик яман иде. Имеш, кырыктартмачы Сәләхетдингә дала ягындагы таныш-белеше фатирга тукталган. Имеш, шул адәм Үлмәс кыз турында риваять сөйләгән. Имеш, аны Дала иясе, урлап, урман иленә качырган. Кызның ярәшелгән егете бу якларга шымчылар җибәртеп үч алмакчы, ди…

      – Дала иясе мин инде ул, – диде Заретдин. – Риваятьне әзрәк үзгәрткәннәр. Ул табак битләр иснәнә-иснәнә безнең эзгә басмагае тагы.

      Гамбәр ирен бүлдерде:

      – Без инде салам кибәнендәге энә төсле, Заретдин.

      – Кайчак инә ялтырап күзне чагылдыра. Авылда синең ят җирдән икәнең күрше этенә тикле мәгълүм!

      – Аның каравы элгәреге атымны белми күрше этегез. Мин – сезнеке, Заретдин. Төс-кыяфәтем – сезнеке, телем – сезнеке.

      – Анысы син безнең буяуга оста гына буялдың, җанкисәк. Безнең шивәне оттың, безнең ризыкны килештердең. – Ире аны үрти иде. – Моннан ары тыныч кына яшәүләр юк инде. Кайчан килеп үтерерләр дип ят хәзер! Их, далаңнан кузгатмаска иде сине, кыргый!

6

      …Кич белән аңа бер телем арыш ипие белән су гына бирделәр. Өстәлгә кем ризык куйгандыр, хатын күрмәде: мунча аның сөякләренә кадәр йомшарткан, һәм ул тоташ дүрт сәгать йоклаган иде.