Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
юу-ук! Кызыл кәгазеңне яшер! Әгәр әмерен үтәмәсәң, җиңги кызган табада биетә мине. Сине дә ызбадан очыра. Үтүт аннары таш калагызга! Чемчен әйдә! Җан кош йомыркасы кадәр генә, ди җиңги, ә бәрәңге аңардан зуррак. Җаның туяр…

      Нәрсә сатулашып утыра икән ул? Карчык йортына тамак түгел, чир китерде ләбаса! Хатын бәрәңге кабыгын әрчеде.

      – Тәмле микән? – диде. – Без балачакта, кырда учак ягып, көленә бәрәңге күмә идек. И исе иде, исе! Чакрымнарга таралыр иде.

      – «Без» дә «без» дисең. Син кайсы як кавеменнән соң, калын катын? Танып та танымыйм үзеңне. Шәһәрнеке анысы, авылныкылар болай иләмсез симерми.

      – Ә син кем, апа?

      – Койрыклы җен! Әбиеңнең каенсеңлесе мин, гөлкәем.

      – Син дә миңа таныш түгел, апа.

      – Икәү иренгә бал сылап чәй эчмәдек шул, калын катын. Элекке заманнарда синдәй чирләшкәләр бу йортта хәтсез сихәтләнгән. Дөнья читеннән, килгәннәр, җиңгине юллап. И-и, ул хикмәтләрне сөйләсәңме? Капка төбендә чирәм үстермәгәннәр, көтү-көтү халык чиратка тезелгән. Хәзер сирәк кеше җил капкага орына, сирәк кеше. Инде кирәкләре дә юк, җиңги картайды. Сине мунчада пакьлибез, әйдә, аяклан, гөлкәем.

      – Мин шушы килеш кенә үләм! – дип ыңгырашты хатын.

      Бәрәңге аңа чеметем генә дә көч өстәмәде, киресенчә, котыртты гына. Әнә ризык дип алданган ашказанын «усал эт» үтереп-үтереп талый. Кырлы стакандагы су да аңкауны гына чылатты. Коттедждагы утыз кеше сыярлык түгәрәк өстәлдәге сый-нигъмәтләрдән соң коры авыз чапылдату көлке хәл иде. Әкияттәге тылсымлы ашъяулыкны җәегез, җәй! Туйганчы ашап үлсен, ичмасам!

      Акыл дәрьясыннан саркыган бер аваз кисәк кенә айнытып җибәрде: «Яшә-ә!»

      Ул, арты белән идәнгә шуышып төшеп, ишеккә табан үрмәләде. Үзеңне күпме кызганырга була! «Адәм чирдән үлми… Чирдән үлми…» Карчык та үзгәргән: бетәшкән… Аны кабыкка салып буыннарын уган куллар йомшак иде, ә хәзер каты, бик каты… «Адәм гомере беткәч үлә…»

      Ишегалдын гүя томан сарган иде. Кара мунча якканнар… Бүрәнә ярыгыннан ургылган төтен күзне әчеттерә…

4

      «Һы, юл буе икеләнде. Янәмәсе, ләгънәт яудыра-яудыра куып җибәрәм! Явасылар яуды инде, балакай. Нәселегез корыды. Вәләкин минем каргыш түгел, Аллаһ җәзасы. Мин кодрәтемә ялваручы гына. Без – дөнҗа хуҗасы, ат итеп аның сыртына атландык дип кәпрәймәгез, Хисап көне һәркаюсыгызга тәгаенләнгән. Ни чәчсәгез, шуны урырсыз! Күңелегез басуындагы агулы орлыктан шыткан явызлыктан үзегез үк авыз итәрсез».

      Мунча өлгереп килә иде. Карчык, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, былтыргы имән себеркесен тозлы суда җебетте. Бөрешеп кипкән яфраклар яңа гына бөредән ачылган төсле җете яшел төскә «буялды». Аны кызган таш өстендә җилләткәч, агач ләгәнгә батырып куйды. Мич алдына тарттырылган күмер өемендә калай чәйнек быгыр-быгыр кайный иде, тоткасыннан эләктереп ләүкәгә күчергәч, киндер капчыктан бер уч үлән салды, төнәтмәне чырагач белән бутады. Бармакларының ибе юк шул. Былтыр гына җилдән җитез иде лә. Келәт диварындагы куакларга күч-күч аскан җитмеш җиде төрле дару үләнен ул берүзе җыеп киптерде. Каенсеңел ерак алан-болыннарга кадәр йөри алмады, шушы тирәләрдә генә кайнашты. Аның