Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
пычагыма сиңа дөрес тел?!» – дип чәпчегән анасына ул серле генә елмайды.

      – Кыз бала, буй тартса, киләчәген уйлар, Үлмәс!

      – Уйламаган кая! Мин урман күрәм. Тоташ урман, анам.

      Хыялыннан әсәренгән Үлмәс кисәк кенә ишеккә ташланды. Тояк тавышыннан дала яңгырый кебек иде. Киләләр! Олуг Тәңрем, ияләрең җыйнаулашып миңа ярдәм итсен! Җил, каршы ис, давыл, кылганнарны төбе-тамыры белән куптарып, Мукайның йөзенә сыла! Сукырайт аны, сукырайт!

      Кунаклар озаклады, көтә-көтә көтек булган Хөсәен йорты кич белән кеше аркылы белеште: пар атлар, кисәк кенә дулап, Котлыбәк угланны тарантастан мәтәлдергән, имеш. Кыз ярәшү иртәгә кадәр кичектерелә, имеш. Үлмәс шат иде. Иртәгәсен өйдәгеләр әүвәлгесеннән дә мулрак ризык хәстәрләде, әмма сәкедә аяк бөкләп утырып майлы куй ите кимерәсе агай-эне тагын бәлагә тарыган: углан, ат өстеннән егылып, кул-аягын каймыктырган, имеш. Үлмәснең ничек сөенгәннәре бер Тәңрегә генә мәгълүм иде.

      Гәрчә «исем анасы» дәрәҗәсе аны күтәрсә дә, имче тора-бара кызны күралмый башлады. Йә, Күкләр хуҗасы, Сайрәбинең тирә-юньдә оста белекче дигән даны таралгач кына, ник ул баланың сизем-тоемын да, кул шифасын да артыграк итәсең?! Яшь көндәштән котылу юлын ап-ачык «сызды» имче: Котлыбәк оланына ярәшергә! Ул ерткыч нәселдә кыз-катынга сан юк! Анда эт тормышы! Камчы белән сыдырган саен, Үлмәснең дәвалау сәләте югалыр!

      Сайрәби имче, киң ыштан балакларын җилфердәтеп, Котлыбәкләргә чапты. Камзул кесәсендәге чүпрәген Мукайның учына сонып:

      – Шушы нәстә белән авыз-борынын томала, тыны буылгач, ат сыртына салып апкайт! Урла! – диде.

      Шадра йөзле, әрекмән колаклы килбәтсез егет төенчекне чишеп иснәде.

      – Фу, сасы!

      – Уылган тилебәрән үләне, җегет! Сиңа ярдәмем тисен. Узгынчы юлчыдан апкалганыем, им-томга дип, – диде ялагай карчык, кеткелдәп.

      – Синең ярдәмеңә кем мохтаҗ ди, кәкре сыйрак! Мин, дала күкрәген изгән баһадир Мукай, бер чәчбине генә үзем дә буйсындырам! Шыл моннан! – дип, егет үлән онын карчыкның битенә сипте. Имченең авызы чалшайды; ул кулы белән йөзен җилләтеп мыгырданды:

      – Һы, буйсындыра ди! Ике тапкыр юлыгыздан борды. Өстегезгә болыт иштерде, чаптарларыгызга каршы җил истерде. Өченче мәртәбә муеныгызны сындыртыр!

      Көнләшүеннән кара көйгән карчык аларга да сугылды. Аңа ничек тә уй-ниятен тормышка ашырырга кирәк иде, югыйсә җаны тынычланмаячак.

      – Син, тамырларыңда татар каны аккан Хөсәен, безнең аймакта төпләндең, безнең гореф-гадәтләргә күндең, абзар, дала, җил ияләрен санладың, су бабасын, су анасын хөрмәтләдең, дөнҗалыктан арынып күк-җир падишаһы Тәңребез катына ашасыңны белдең, хәзер мине тыңлап бак, – диде ул, куактагы тәтелдек кош сыман тиз-тиз сөйләп. – Йә гайрәтле нәсел белән туганлашып дәүләтеңне арттырасың, йә алардан зыян-зәүрәт күрәсең. Соңгысы яхшыга илтмәс, Хөсәен. Кызыңны төнгелеккә келәткә яп, иртән таң зәрәсендә Котлыбәк углан апкитәр үзен. Башбирмәс Үлмәсеңне шулай гына җиңәрсең, Хөсәен.

      Имченең өздереп-өздереп сайраганын кыз ишетте, ләкин ачуын тыйды: монда бары тик хәйлә