Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
җиңги. Калын катынны юындырганда хәлдән тайсаң, миңа кычкыр. Моның бит аркасы да куна тактасы тиклем, хи-хи!

      Карчык, авыруны чишендереп саламга утырткач, чүмеченә тутырып алып, ташка су бөркеде. Түшәмгә ургылган көл катыш пар мизгел эчендә аска төште.

      – Ник мине газаплыйсыз? Мин чип-чиста, мин керләнмәдем, – диде парга тончыккан хатын. – Хезмәтчеләрем көн саен саунада юындырды, Үл… Әй, Гамбәр әби!..

      Үч иткәндәй, карчык тагын чуерташларны чыжлатты. Яңгыр коендырдымыни, Гөлҗиһанның тәненнән шыбыр-шыбыр тир акты.

      – Ясалма мунчаларыгыз белән мактанмагыз! Чир оясы алар, чир оясы. Шакшы кортлар мыжлый анда. – Ул пыяла савыттагы суган төнәтмәсен учлап-учлап мичкә сипте. – Авызыңны ачып, борын тишегеңне киереп, тирән сула. Суган суы эчтәге былчыракларны чистарта дияр иде Сабирҗан мулла. Адәмнең тәне берлә рухы да хасталанган була. – Карчык сүз белән бар дөньясын уңлы-суллы «яңакларга» тотынды. – Пычранасыз да духтырларга зарланасыз, чиремә дару килешмәде, дисез. Җан сырхавына тарган адәм баласы икеләтә бәхетсез. Мин андыйларны иллә күп күрдем үз гомеремдә. Үзе «бисмилла» дия, үзе хәмер лыкына, үзе дога кыла, үзе шайтан гамәле – гөнаһ эшли. Мондайлар ике битле, мондайлар аерата куркыныч. Алар да какты ишегемне, вәләкин бусагадан узалмады. Рәхим-шәфкать булмады безләрдән.

      Тел сөйләде, ә имән себерке, яфраклары тетелгәнче, шап та шоп хатынның аркасын «кыйнады». Каян иңде аңа көч-гайрәт? Бетерештем дигәндә генә, йә? Актыккы чырагы кабындымы? Шуның яктысында ул соңгы шифа-дәвасын башкарамы?

      Кортка чәйнектән үлән суы агызды:

      – Мә, йотымлап кына эч. Шешең кимер, иншалла…

      – Гамбәр әби, – дип пышылдады хатын. – Үлмәс кол кем иде соң ул? Син аңардан куркасың шикелле.

      Камыт энәсе белән тез астына чәнечтеләрмени, карчык әздән генә идәнгә чүгәләмәде. Нинди бетмәс шом бу, йа Аллам?! Ул аны тамчысына кадәр кан тамырларыннан сыкты кана. Шомнан яралган курку гүя каракош, очып китә дә, канаты белән бәрә-суга, кабат йөрәккә оялый иде. Югыйсә дала күкрәгендә чыбыркы шартлата-шартлата артыннан кумыйлар, югыйсә еллар кан дошманы белән ике арага җил дә үтмәслек вакыт кыясы бастырды. Сабирҗан мулла: «Исмең онытылу берлә курку куыгы да шиңәр», – дигән иде. «Җир астына яшеренсә дә, табып муенын чабабыз» дигән янаулардан соң әллә ниләр уйлата шул. Үзен кайгыртамыни, Аллам?! Баласының баласына үч камчысы белән сыдырмасыннар…

      Карчык идәндәге буш чиләкне тибеп аударды: аның эсседән комач төсле кызарган хатынга җавабы шул иде. Миңсылу кунакны җитәкләп өйгә илткәннән соң, ул юеш саламны кулы белән тырмалап чокырга түкте.

      Өйлә вакыты җиткән иде. Сарай артыннан урманга сузылган тар гына сукмак җәйге айларда җомга саен аны иске мәчеткә илтте. Әллә гадәтләнде, әллә күңел шулай теләде, карчыкка үзе кебек үк бөрешеп картайган «иман йорты» кырыенда намаз укуы рәхәт иде. Нигез туфрагы догалы иде шул. Аяк үзеннән-үзе шунда тартылды. Килгән саен әүвәл мәчет тирәсен чүп үләннән әрчи иде, бу юлы ашыкты, намазлыгын яшь кычытканнар өстенә үк җәйде. Ашыгуының сәбәбе, Аллаһка сыенып, куркудан качу иде.